Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Лесхозский детский сад «Ляйсан» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422062, Республика Татарстан, Сабинский район, п. Лесхоз, ул.Минниханова, 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-42-34 |
| E-Mail: | lesxoz.dsad@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ - «Лесхозский детский сад «Ляйсан» |
| Руководитель: | Габдрахманова Гузель Файсаловна |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 60 |
| У нас учат: | 7 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Лесхозский детский сад «Ляйсан» Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 ( 86 ) 87 88 89 90 >>
-
Әтәчкәй - алтын кикрик
29.09.2015
Уртанчылар төркеме балалары белән саф һавада булдык. Агачлардан коелган кызыл, сары яфраклар, күркәләр җыйдык һәм шулардан әвәләү шөгылендә матур әтәч ясадык.
-
"Кросс нации" 26.09.2015

Сегодня дети старшей группы участвовали на "Кроссе нации",который проводился на физкультурной площадке СОШ.Среди мальчиков Грамоту получил Каримуллин Альмир,а среди девочек Газизуллина Миляуша. Молодцы,ребята!!! Поздравляем!!!
-
Бәйрәмегез белән! 25.09.2015

Уртанчылар төркеме балалары белән, бакчабыз хезмәткәрләре көне белән котлап, "Чәчәкләр аланы" ясап буләк иттек. Аларны чын куңелдән бәйрәм белән котлыйбыз, эшләрендә зур уңышлар, нык сәламәтлек теләп калабыз
-
Тәрбиячеләр көне. 25.09.2015

Зурлар төркеме балалары,бүген,атна темасын йомгаклап,"Тәрбиячеләр көне"нә багышланган "Бәйрәм иртәсе" күрсәттеләр.Чыгышлар җыр-бию, шигырь сөйләүләр белән үрелеп барды.Балалар тәрбияче апаларына изге теләкләр теләделәр.
-
"Кабак бәйрәме" 24.09.2015

Җәй буена бакчада тулышып пеште кабак.
Көзен бәйрәме буласын искә төшердек кабат.
Күп кенә сырхауларга дәва була алам мин,
Кабак үстерүчегә саулык теләп калам мин.
Кабак шулай диде дә,сүзен шунда туктатты.
Кабак бәйрәменә дип,мәйданга чыгып басты.
-
"Табигатькә сәяхәт" йомгаклау чарасы. 11.09.2015

Бүген уртанчылар төркеме балалары үзләренең тәрбияче апалары белән бистәбез буйлап сәяхәткә чыктылар.Алар "Нургали" мәчете, мәктәп бинасы, чишмә янында булдылар.Балаларга бу чара бик ошады.
-
Яшеллеккә күмелгән туган Лесхозым. 11.09.2015

Туган җиркәй..Ни аһәңле,назлы исем!
Сизәм анда болыннарның татлы исен,
Ишетәм анда каеннарның серле шавын,
Тау астында серле чишмә чылтыравын.
Бүген зурлар төркеме балалары туган төбәкне күбрәк өйрәнү максаты белән дендрология бакчасына бардылар.Төрле агач-куакларның төрләре,аларны үстерү ысуллары белән танышып кайттылар.
-
Туган төбәкнең истәлекле урыннары 11.09.2015

Күрәбез без мәчет манарасын.
Тыңлыйбыз аннан азан тавышын.
Горурланабыз синең белән Лесхоз!
Шунда үтәбез гомер агышын.
Сайрар кошлар китә Лесхозымнан
Мул уңышлар үсә кырында.
Язларын да Лесхоз ак чәчәктә,
Кушып җырлыйм шушы җырыма..... -
Агачлар иленә сәяхәт 09.09.2015

Көз килде.Үләннәр
Саргайды,шиңде.
Сап-сары яфраклар
Җиргә сибелде.
Көз көннәре килеп җитте.
Хушлашабыз җәй белән.
Бөтен җиргә яфраклардан
Алтын келәм җәелгән.
-
Яфраклар җыябыз 07.09.2015

Җиргә яфрак коелган,
Сап-сары келәм булган.
Яфракларны җыябыз.
Букет ясап куябыз.









