Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Мичанская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района РТ"
Визитная карточка
| Адрес: | 422055, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Старый Мичан, ул. Школьная, д. 10 |
| Телефон: | +7(843)-624-23-22 |
| E-Mail: | mishansaba@yandex.ru Snmc.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Мичанская ООШ Сабинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Шайхлисламов Булат Фанитович |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 47 учащихся |
| У нас учат: | 18 учителя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Мичанская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района РТ" - новости
Страницы: << ( 141 ) 142 143 144 145 146 147 148 149 150 >>
-
Лагерьның 15 нче көне
18.06.2014
Лагерьда "Экология аталыгы" бара. Туган якның табигате, аның тарихы, экономик һәм экологик торышы өйрәнелә. Бүгенге тәрбия дәресен тарих укытучысы Мингазова Н.Р. "Бабам эзләре" темасына үткәрде. Мичән җирлегендә туып - үскән кешеләрнең эшләре, матур тормышлары, авыр еллардагы бердәмлеге турында тыңлау кызыклы булды. Чараның дәвамы Мишә елгасы буенда үтте. Балалар елганың схемасын төзеделәр, тәҗрибә ясадылар. Көн буена алган тәэсирләре белән “Минем туган авылым” темасына иншада чагылдырдылар.
-
Лагерьның 14 нче көне
17.06.2014
Лагерь тормышын кызыклы һәм файдалы итеп үткәрү өчен ниләр генә уйлап тапмыйбыз. Бүгенге көн иң күңелле көн булгандыр, чөнки ике отряд арасында "Аҗаган" уены оештырылды. Уенны мавыктыргыч итеп оештыруда вожатыйлар һәм физруклар тырышты. Марш җырлап үтү, ориентлашу, флаг эзлзү, ярдәм итү, ераклыкка ату, граната ыргыту һ.б. уеннар нәтиҗәле үтте.
-
Лагерьның 13 нче көне
16.06.2014
Бүгенге көн лагерь күңелле уеннары, ярышлары белән истә калачак. Башлангыч сыйныф укытучысы Мифтахова Гөлсирин Расимовна "Татарстаныбыз даны" темасына чара үткәрде. Туган якның горурланырлык шәхесләре, уңышлары, яңарышлары турында сөйләде. Чара ахырында видеоролик карадылар.
-
Лагерьның 11 нче көне 13.06.2014

Лагерь тормышы "Математика һәм техник иҗат" темасы белән дәвам итә. Бүген информатика укытучысы Сабирзянова Ф.М. балаларны компьютер серләренә төшендерде. Саф һавада уйнап, табигатьтә экскурсиядә тәмле - тәмле каен җиләкләре белән сыйланып тәнгә- җанга көч тупладылар. Көн дәвамында футбол ярышы оештырылды.
-
Әтиләр көненә - футбол ярышы 13.06.2014

15 июнь - Әтиләр көне уңаеннан әтиләр һәм балалар кич белән футбол уйнадылар.Уен бик кызыклы һәм мавыктыргыч булды.
-
лагерьның 10 нчы көне
12.06.2014
Бәйрәм тантанасы 12 Июнь көнне иртәнге линейкада башланды. Укучылар дәүләт символлары турында белемнәрен күрсәттеләр. Туган ил,дуслык турында шигырьләр сөйләделәр.
Бүген иҗади бәйге үткәрелде. һәр укучы еатраль сәләтен ачты.
-
лагерьның 9 нчы көне
11.06.2014
11 нче июнь көнне тәрбия дәресе “12 нче июнь – Россия бердәмлеге көне” дип аталды. Дәрес Россия гимнын тыңлау белән башланып китте. Барысы да гимнны аягүрә басып тыңладылар. Вожатый Файзрахманова Р.Г. гимнны ни өчен басып тыңларга һәм аның кайсы вакытларда яңгыравын аңлатты. Һәр кеше гимнны белергә тиешлеген азсызыклады. Шулай ук аның язылу тарихына тукталды. Вожатый Зарипова Г. Россиянең башка символикалары турында презентация күрсәтте. Презентация барышында Россиянең мөстәкыйльлеге турында Декларация кабул ителүе, аның тарихи әһәмияте аңлатылды.
-
Лагерьның 8 нче көне 10.06.2014

Математика атналыгы һәм “Наркотикларсыз тормыш” айлыгы дәвам итә. Бүгенге көн темалары шуңа багышланды. “Космоска юл” темасына тәрбия сәате самолёт макеты ясау белән дәвам итте. 4 нче класс укучысы Сабирзянов Венер мастер – класс үткәрде. Укучылар МЧС хезмәткәрләренең эше белән танышты һәм үзләренең өлгерлекләрен сынап карадылар. Төшке аштан соң “Параллель дөнья” темасына наркоманиягә каршы рәсем конкурсы булды.
-
Лагерьның 7 нче көне 09.06.2014

Лагерьда яңа тематик атна башланды Математика һәм техник иҗат атнасы. Бүгенге чаралар шул юнәлеш буенча үткәрелде. 21 гасыр техникасы нинди булырга тиеш? Соравына укучылар шактый кызыклы җаваплар бирделәр, үзләренең бар фантазияләрен эшкә җиктеләр. “Кызыклы математика” балаларны математика иленең серләренә төшендерде. Машина – трактор паркына экскурсия барышында парк җитәкчесе Имамиев Зөлфәт “Мичән” филиалының заманча техника белән тәэмин ителешен һәм алар белән эшләү үзенчәлеген аңлатты. Бүгенге көн “Кояш, һава һәм су – безнең иң якын дуслар!” дигән чара белән тәмамланды.
-
Лагерьның 6 нчы көне 06.06.2014

Бүген лагерның 6 нчы көне. Бүгенге көн сәламәтле темасының дәвамы булды. Иртәнге зарядка, бадминтон ярышы, бию шөгыле, фельшер Зәйнетдинова Гөлшаһидә белән “Без начар гадәтләр белән дус түгел!” темасына очрашу, табигатькә экскурсия, саф һавада уеннар балаларның сәламәтлеген ныгыту, сәламәт яшәүне пропагандалау максатыннан оештырылды.










