Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Мичанская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района РТ"
Визитная карточка
| Адрес: | 422055, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Старый Мичан, ул. Школьная, д. 10 |
| Телефон: | +7(843)-624-23-22 |
| E-Mail: | mishansaba@yandex.ru Snmc.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Мичанская ООШ Сабинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Шайхлисламов Булат Фанитович |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 47 учащихся |
| У нас учат: | 18 учителя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Мичанская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района РТ" - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 147 148 ( 149 ) 150 >>
-
Сәламәт балалар - сәламәт гаиләдә 11.02.2014

10 февральдә мәктәп күләмендә “Сәламәт балалар – сәламәт гаиләдә” темасына дәресләр булды. Дәресләрдә “сәламәт гаилә” төшенчәсе ачыкланды һәм балаларның сәламәтлеге нигезе өйрәнелде. Дәрескә Иске Мичән авылы фельдшеры Загидуллина М.И. чакырылды. Аның чыгышы укучыларда зур кызыксыну уятты.
-
Укытучылар да сынатмый 10.02.2014

Мәгариф хезмәткәрләре арасында кышкы спартакиаданың район этабында катнашкан укытучыларны уңышлары белән котлыйбыз: Адгамова А.И. – өстәл теннисы III урын, аркан тартуда Шайдуллин Р.М., Ибрагимов Р.З., Мустафин Р.С., Мифтахова Г.Р., Багавиева М.С. командасы II урынны алды. Алга таба да мәктәп данын яклауда актив катнашуыгызны телибез!
-
Ата - аналар җыелышы 10.02.2014

Бүген җыелышта чыгарылыш класс укучыларының ата- аналарына бердәм дәүләт имтиханнары һәм төп дәүләт имтиханнарын үткәрү локаль актлары , имтихан тәртибе, укучыларның әзерлеге турында сөйләшенде. Алда торган сынауларның тәртибе аңлатылды.
-
Чаңгы юлы - 2014 08.02.2014

Бүген мәктәп күләмендә “Чаңгы юлы -2014” чарасы оештырылды. Укучыларыбыз һәм укытучылар үзләренең сәламәт булуларын тагын бер кат сынап, тиешле аралыкны йөгереп уздылар.
-
Сезнең игътибарга
02.02.2014
Январь аенда булган чараларның фотоларын медиатекадан - январь2014 бүлегеннән карый аласыз.
-
Экологик турнир 30.01.2014
Экологик проблема- глобаль проблемаларның берсе. Бу турыда еш сөйләшәбез, ә чынбарлыкта ничек соң? Биология укытучысы Билалиева Г.Ф. 6 нчы сыйныф укучылары белән шул сорауга җавап эзләделәр. Ике төркемдә бәхәс кызу булды. Укучылар күп белем тупладылар һәм белемнәрен сынадылар. -
Данлы еллар , шомлы еллар 28.01.2014

27 нче гыйнвар – Ленинград блокадасы өзелгәнгә 70 ел тулган көн. 1941 нче елның 8 нче сентябреннән 1944 нче елның 27 нче гыйнварына кадәр шәһәр камалышта кала. 871 көн буе Ленинград фашистларга бирелмәс өчен көрәшә. Шәһәр эчендә туктаусыз бомбалар ява, ачлык, кая карама җимереклек. Бердәнбер тормыш юлы - Ладога күле аша уза торган юл. Мондый шартларда да рухын сындырмаган, бирешмәгән халкыбыз өчен горурлык хисләре уяна бездә.
Бүген, 28 нче гыйнварда, мәктәптә Ленинград блокадасы темасына багышланган сыйныф сәгатьләре үткәрелде. Сугыш чоры балалары язмышы турында сөйләгәндә, күбесенең күзендә яшь иде. Башка беркайчан да сугыш булмасын, илебездә тынычлык, иминлек булсын иде, дип тели балалар. -
Волейбол ярышы
27.01.2014
25 гыйнварда Мичән урта мәктәбе спортзалында укучылар командасы белән авылның иң оста ир- егетләре командасы арасында волейбол ярышы үткәрелде. Киеренке ярышта укучылар командасы җиңеп чыкты. Молодцы!
-
Беренче шытымнар 27.01.2014

18 гыйнварда теплица өчен кыяр орлыклары туфракка чәчелде. Озак та үтми 4 төрле сорттагы кыяр үсентеләре тишелеп чыкты. Кышкы салкыннардан курыкмыйча , матур гына өскә таба үрмәлиләр.
-
"Минем гаиләм" атналыгын йомгаклау 27.01.2014

Бу атнада “Минем гаиләм” атналыгында газеталарга, рәсемнәргә, шәҗәрәләргә конкурс оештырылды. Барлык эшләр тикшерелеп бәяләнде. Атналык линейкада катнашкан укучыларга грамоталар, рәхмәт хатлары тапшырылды.










