Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Мичанская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района РТ"
Визитная карточка
| Адрес: | 422055, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Старый Мичан, ул. Школьная, д. 10 |
| Телефон: | +7(843)-624-23-22 |
| E-Mail: | mishansaba@yandex.ru Snmc.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Мичанская ООШ Сабинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Шайхлисламов Булат Фанитович |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 47 учащихся |
| У нас учат: | 18 учителя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Мичанская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района РТ" - новости
Страницы: << 141 142 143 144 ( 145 ) 146 147 148 149 150 >>
-
Котлыйбыз! 29.03.2014

28 мартта район мәктәпләре арасында район беренчелегенә үткәрелгән волейбол ярышында мәктәбебезнең егетләр командасы I урынны алды. Кызлар командасы IV урында. Без укучыларыбызны ,тренерлары Файзрахманов И.Х ны һәм физкультура укытучысы Мустафин Р.С.ны уңышлары белән котлыйбыз!
-
Тимурчылык эше 25.03.2014

Каникул вакытында тимурчылык эше туктап тормый. 9 нчы сыйныф укучылары Мубаракшин Р., Краснова В. Иске Мичәндә яшәүче өлкәннәргә ярдәм иттеләр.
-
Янгыннардан сак бул! 24.03.2014

Бүгеннән укучыларның язгы каникуллары башланды. Каникул күңелле үтсен, укучыларыбызның тормышы имин булсын дигән максат куеп, укучылар белән очрашуга Саба районы янгын күзәтү бүлегенең баш инспекторы Габдрахманов Раиль Васильевич килде. Янгыннар вакытында килеп туган психологик хәләт, беренче адымнар турында аңлатты һәм укучыларның белемнәрен тикшерде.
-
Ярышка әзерлек 24.03.2014

4 Апрель дә укучылар арасында “Аҗаган- 2014” хәрби – патриотик уены үткәреләчәк. ОБЖ укытучысы Ибрагимов Р.З. каникул вакытында укучыларны ярышка әзерли башлады
-
Беренче уңыш 24.03.2014

Теплицада кыярның беренче уңышы җыеп алынды.
-
Имтиханга әзерлек 24.03.2014

9 нчы сыйныф укучылары рус теленнән имтиханга әзерлек консультациясенә килделәр.
-
Волейбол ярышы 23.03.2014

23 март көнне “Нәүрүз” бәйрәме уңаеннан Мичән авыл җирлеге беренчелегенә волейбол ярышы уздырылды.. Уенда мәктәп укучылары (егетләр, кызлар), укытучылар (хатын-кыз, ир-ат), авыл яшьләре командалары катнашты.
-
Волейбол ярышы 22.03.2014

22 март көнне Тимершык урта мәктәбендә волейбол буенча укучылар арасында зона ярышы үтте. Мәктәбебез егет-кызлары беренчелекне алып кайттылар. Аларга районда узасы ярышта уңышлар телибез.
-
Нәүрүз бәйрәме 22.03.2014

22 март көнне гөрләп “Нәүрүз” бәйрәме узды. Укучыларыбыз бәйрәмнең тарихы белән таныштылар, язга багышланган җырлар, биюләр башкардылар. Төрле кызыклы уеннар уйнадылар. Ахырдан бергәләп карга боткасы һәм коймак белән сыйландылар. Бәйрәмнән шат күңел белән таралыштылар.
-
Самавыр бәйрәме 19.03.2014

Бүген мәктәптә иң күңелле көн булды! "Самавыр" бәйрәме матур җырлар, самавыр тарихы белән башланып китте. Һәр класс өстәлгә самавыр кайнатып куйды һәм татар халык ашларыннан ярминкә оештырды. Ярминкә дә бәйрәм дә барыбызга да ошады.










