Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Мичанская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района РТ"
Визитная карточка
| Адрес: | 422055, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Старый Мичан, ул. Школьная, д. 10 |
| Телефон: | +7(843)-624-23-22 |
| E-Mail: | mishansaba@yandex.ru Snmc.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Мичанская ООШ Сабинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Шайхлисламов Булат Фанитович |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 47 учащихся |
| У нас учат: | 18 учителя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Мичанская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района РТ" - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 ( 147 ) 148 149 150 >>
-
"Без биибез , биибез" 13.03.2014

13.03.2014. көнне Мичән урта мәктәбендә музыка айлыгы уңаеннан “Биибез, биибез, Иң яраткан көебез” дигән бәйрәм кичәсе уздырылды. Бәйрәм җыр, уен, биюләр б елән үрелеп барды һәм чәй өстәле артында тәмле сыйлар белән сыйланып тәмамланды. Укучылар бәйрәмнән күтәренке рухта, күп көчләр җыеп кайтып киттеләр.
-
Оешма җыены 12.03.2014
12 март көнне педагог – оештыручы Ахмадиева А.Р. 5 нче сыйныф укучылары белән оешма җыены үткәрде. “Бердәмлек” балалар оешмасында 6 укучы. 3 кыз, 3 малай. Җыен темасы “Толерантлык” дип аталды. Укучылар үзләрендә, классташларында булган уңай сыйфатларны ачтылар, практик эш вакытында бергәләп паровоз рәсемен җыйдылар, кечкенә сеңелләренә тәмле күчтәнәч ясадылар. Җыеннан толерант кеше булу өчен тырышачакларын әйтеп, кәнәгать булып таралыштылар. -
"Музыка" атналыгы 10.03.2014

-
Ягез әле, кызлар!
06.03.2014
Бүген педагог оештыручы Ахмадиева А.Р. 8-11 класс кызлары арасында “Ягез әле, кызлар!” бәйгесе үткәрелде. Бәйгедә кызлар иҗади сәләтләрен, аш- суга осталыкларын, спорттагы көчләрен күрсәттеләр. Бәйгедә катнашучы кызларга алга таба да уңышлар телибез!
-
Бәйрәм концерты 06.03.2014

Бүген мәктәптә бәйрәм алды чаралары үткәрелде. Укучы малайлар классташ кызларын, укытучы апаларны котлап концерт куйдылар.
-
Бәйрәм алдыннан 05.03.2014

Мәктәптә 8 Март- Халыкара хатын – кызлар көненә әзерлек бара. Укучы егетләр бик матур котлау открыткалаы ясады.
-
Профориентация һәм "хезмәттәш" МБ айлыгы 03.03.2014

1-30 мартта укучыларга һөнәри юнәлеш бирү, хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан Профориентация һәм "Хезмәттәш" МБ айлыгы игълан ителде. Айлык кысаларында ачык чаралар, очрашулар оештырырга планлаштырыла.
-
Ачык дәрес 03.03.2014

“Хезмәттәш” методик берләшмәсе айлыгы планы нигезендә технология укытучысы Гараева Сәрия Солтановна 4 нче класста “Оста куллар” (дәрестән тыш эшчәнлек) дәресендә ачык дәрес үткәрде. Укучылар әниләренә бик матур бүләк әзерләделәр.
-
"Хезмәттәш" айлыгы 01.03.2014

Мәктәпнең укыту планы буенча март ае- “Хезмәттәш” методик берләшмәсе айлыгы. Айлык кысаларында хезмәт тәрбиясе, һөнәри белем бирү юнәлешендәге чаралар планлаштырылган. Барлык укучылырны айлыкта актив катнашырга чакырабыз.
-
Котлыйбыз! 01.03.2014

1 март көнне Шытсу мәктәбендә М.Фәйзиев призына уздырылган көрәштә 9 нчы сыйныф укучылары Мубараков Айнур -3 нче урын, Мубаракшин Руслан – 2 нче урынны алдылар. Без сезне уңышларыгыз белән котлыйбыз. Алдагы ярышларда җиңүләр яулавыгызны телибез!










