Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Мичанская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района РТ"
Визитная карточка
| Адрес: | 422055, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Старый Мичан, ул. Школьная, д. 10 |
| Телефон: | +7(843)-624-23-22 |
| E-Mail: | mishansaba@yandex.ru Snmc.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Мичанская ООШ Сабинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Шайхлисламов Булат Фанитович |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 47 учащихся |
| У нас учат: | 18 учителя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Мичанская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района РТ" - новости
Страницы: << 141 ( 142 ) 143 144 145 146 147 148 149 150 >>
-
Лагерьның 5 нче көне 05.06.2014

Лагерьда сәламәтлек атнасы дәвам итә. Бүген линейкадан соң иртәнге зарядка үткәрелде. Илебездә барган спорт үсеше белән таныштыру, укучыларда сәламәт яшәүгә омтылыш булдыру максатыннан Мустафина Ф.М. “Олимпиада – 2014” темасына тәрбия дәресе үткәрде. Тәрбия чарасы укучыларда кызыксыну уятты, сораулар биреп, үзара фикерләшеп вакытны файдалы үткәрделәр.
“Саф һава, кояш, саф су – безнең иң якын дуслар“ темасына елга буенда уеннар оештырылды.
Төшке аштан соң “Универсиада- 2014” темасына тәрбия дәресе үтте.
-
лагерьның 4 нче көне
04.06.2014
Лагерьның 4 нче көне сәламәтлекне ныгытуга багышланды. Балалар белән спорт уеннары, йөгерү ярышлары оештырылды. Сәламәт яшәү, наркотикларга каршы темаларына рәсемнәр ясадылар. "Сәламәт булыйк" темасына стенгазета чыгардылар.
-
Лагерьның 3 нче көне
03.06.2014
Туган ягыбызның матурлыгын күрсәтү; булдыклы,талантлы шәхесләр белән таныштыру максатыннан лагерьда йөрүчеләр өчен Миңгәр авылына сәяхәт оештырылды. Авыл уртасындагы маур чишмәләр, Сабантуй урыннары, ял итү комплексы белән танышып, Миңгәр авылы кешеләренең булдыклылыгына инандылар. Якташыбыз Шәүкт Биктимировның туган нигезен күрделәр.
Экскурсия Тимершык мәктәбендә дәвам итте. Яңа мәктәптә ике мәктәп укучылары пионербол уйнап, көч сынаштылар.
Төшке аштан соң алган тәэсирләре белән уртаклаштылар һәм бергәләп уеннар уйнадылар.
-
Лагерьның 2 нче көне 02.06.2014

Кояшкай” лагерында ял итүчеләр өчен “Сәламәтлек атнасы” бара. Бүген план буенча хәрәкәтле уеннар, елга буена сәяхәт оештырылды. Алар саф һавада рәхәтләнеп уйнадылар һәм шат күңел белән таралыштылыр.
-
"Кояшкай" лагеры ачылды
01.06.2014
1 июнь көнне мәктәп каршында ял һәм сәламәтлек лагеры ачылды. “Кояшкай” лагерына 30 укучы йөри. Лагерьның флагын күтәрү уку алдынгысы Галимуллин Булатка тапшырылды. Лагерьда Балаларны яклау көне уңаеннан Сабантуй, асфальтка рәсем ясау чаралары оештырылды.
-
Соңгы кыңгырау 24.05.2014

Соңгы кыңгырау ул, урта мәктәпне тәмамлап, зур тормышка, олы дөньяга юлланган егетләр һәм кызларны алдагы көннәрнең гаҗәп
Соңгы кыңгырау - әнкәй догасы,
-
Гаилә көне
15.05.2014
15 май көнне мәктәптә гаилә көне уңаеннан чаралар үткәрелде. 3 нче сыйныф җитәкчесе Мифтахова Г.Р. Зариповлар гаиләсе белән таныштырды. 1 нче сыйныф укучылары өйдә авырып ятучы Байназарова Мәликәнең хәлен беләргә бардылар. 2 нче сыйныф та “Минем гаиләм” рәсем конкурсы оештырылды. 5- 6 нчы сыйныф укучылары әти- әниләр өчен “Бүләгебез булсын сезгә безнең йөрәк җырыбыз” әдәби- музыкаль кичә оештырдылар.
-
Бердәм экологик дәрес
12.05.2014
12 майда Бердәм экологик дәрес үткәрелде. Әлеге чарада барлык укучылар, укытучылар актив катнашты: кыр – ышыклау полосалары чүптән, иске, корган ботаклардан чистартылды. Тирә- ягыбыз матурланып калды.
-
Җиңү көне
08.05.2014
Бүген 8 май көнне Җиңүнең 69 еллыгын бәйрәм итү тантанасы булды. Бәйрәмгә сугыш ветераннары килә алмады. Алар исеменнән Сафиуллин Ислам Исламовичның улы Исламов Ринат Исламович чыгыш ясады, әтисенең истәлекләре белән уртаклашты.
-
Чишмәләрне чистарту 07.05.2014

Бүген варислар оешмасы членнары Ахмадиева А.Р. җитәкчелегендә Иске Мичән авылында "Таң" чишмасен чистарттылар. Чишмә яны матурланып, яктырып калды.










