Муниципальное Бюджетное Дошкольное Образовательное Учреждение «Илеберский детский сад «Умырзая» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Иләбәр “Умырзая” мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422075,РТ, Сабинский район, д.Илебер, ул.8Марта, д.53 |
| Телефон: | +7(843)-624-92-33 |
| E-Mail: | ileberskiy.detskiysad@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Илеберский детский сад «Умырзая» |
| Руководитель: | Нагимова Гульнур Муллахметовна |
| Год основания учреждения: | 2020 |
| У нас учатся: | 37 воспитанников |
| У нас учат: | 4 педагога |
Муниципальное Бюджетное Дошкольное Образовательное Учреждение «Илеберский детский сад «Умырзая» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Иләбәр “Умырзая” мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 61 62 ( 63 ) 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
Козге уныш! 05.09.2015

Буген балалар бакчасынын яшелчэ бакчасыннан кишер жыярга чыктык. Уныш мулдан булган!
-
Хикэя тозергэ ойрэнэбез. 03.09.2015

Балалар тырышып хикэя този.
-
Бэйрэм белэн сезне! 01.09.2015

Буген балалар кулларына чэчэклэр тотып бакчага килде. Мона беренчедэн, мэктэпкэ баручы апа, абыйлары сэбэпче булса, икенчедэн бакчада да яна уку елы башланып китте. Барыгызны да бэйрэмнэр белэн, унышлар Сезгэ!
-
Әти-әниләр, сезнең өчен! 11.08.2015

/upload/images/files/Инструкция родплата детский сад(67) (1)(2).docx
-
Чемпионат тәмам! 10.08.2015

2015 елның 24 июленнән 9 августына кадәр Казанда Россия тарихында беренче тапкыр иң кызыклы спорт чараларының берсе булган Су спорт төрләре буенча ФИНА дөнья чемпионаты узды. Спортчылар суга сикерү, йөзү, синхрон йөзү, су полосасы, ачык суда йөзү, хай-дайвинг төрләре буенча көч сынашты. Кытай Халык Республикасы җыелма командасы – җиңүче:аларның 35 медале бар. Икенче урында – АКШ командасы: 33 медаль. Россия командасы исә - өченче урында: спортчыларыбыз туплаган 17 медальнең 9ы – алтын, тагын көмеш һәм бронза медальләр – 4шәр. Бу ярышларны Иләбәр “Умырзая” балалар бакчасына йөрүче балалар һәм әти-әниләр дә күзәтеп барды. Уеннарны карар өчен Казанга баручы гаиләләр дә булды. Балаларны спорт төрләре белән таныштырып барган, спортны яратырга , спорт белән шөгыльләнергә өндәүче гаиләләргә рәхмәт белдерәбез.
-
Эх, сагынырбыз сине ямьле җәй! 08.08.2015

Быелгы җәйнең яңгырлары да аз булмады. Ә ямьле, җылы , кояшлы көннәрдә урамда бик рәхәт шул!
-
Бакча җимешләре. 06.08.2015

Кыяр, кишер, суган, чөгендерне без үзебезнең бакчадан ашыйбыз! Ә сез?
-
Бәрәңге чәчәге. 18.07.2015

Бүген балалар белән бергә кырда, басуда, бакчада үсүче чәчәкләрне искә төшердек. Алар арасында нинди генә исемдәгесе, нинди генә төстәгесе юк. Кемнең ничә чәчәк белүен дә барладык. Иң кызыгы, иң көтелмәгәне, балаларның күңеленә дә килмәгән чәчәк нинди булды дисезме? Әлбәттә , бәрәңге чәчәге! Фирзәр Мортазин җырындагыча, беркемгә дә бүләк ителми торган, игътибардан гел читтә калучы әлеге чәчәкне һәрбер бала тотып карады, матурлыгына сокланды.
-
Әвәлибез бергәләп. 10.07.2015

Урамда бүген көне буе яңгыр ява. Ә без кайгырмыйбыз. Безнең болай да эш күп. Беребезнең тәмле торт, икенчебезнең атынгыч, өченчебезнең каз сыны ясыйсы бар. Яратабыз да инде шушы пластилин белән уйнарга! Ә менә егетләр нәрсә ясарга хыяллана? Монысы, безнең өчен генә түгел, үзләре өчен дә хәрби сер булып калды !
-
Бакчада САБАНТУЙ! 14.06.2015

Җәй кояшы күңелләрне иркәләгәндә , саф һавада күңелле уеннар йөрәкләргә дәрт бирә. Ямьле җәйнең кояшлы бер көнендә бакчабызда кечкенә генә сабантуй бәйрәме ясап алдык. Анда аркан тартыш, сулы чиләк белән йөгерү, таяк тартыш , капчык киеп йөгерү кебек башка төрле кызыклы уеннар уйнадык. Ничек кенә бер-беребезне җиңәргә тырышсак та , дуслык җиңде.
Бәйрәм балаларның кулга-кул тотынып , түбәндәге җырны башкарулары белән тәмамланды.
Дуслар белән күңелле,
Яшәве рәхәт.
Дустым булганың өчен
Сиңа зур рәхмәт!
Син минем якын дустым,
Мин синең дустың.
Рәхәт һәрвакыт янда










