Муниципальное Бюджетное Дошкольное Образовательное Учреждение «Илеберский детский сад «Умырзая» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Иләбәр “Умырзая” мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422075,РТ, Сабинский район, д.Илебер, ул.8Марта, д.53 |
| Телефон: | +7(843)-624-92-33 |
| E-Mail: | ileberskiy.detskiysad@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Илеберский детский сад «Умырзая» |
| Руководитель: | Нагимова Гульнур Муллахметовна |
| Год основания учреждения: | 2020 |
| У нас учатся: | 37 воспитанников |
| У нас учат: | 4 педагога |
Муниципальное Бюджетное Дошкольное Образовательное Учреждение «Илеберский детский сад «Умырзая» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Иләбәр “Умырзая” мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 61 62 63 64 ( 65 ) 66 67 68 69 70 >>
-
Кояш безне урамга дәшә. 04.05.2015

Май әле яз фасылына керсә дә , ул инде җәйгә якын. Майның җылы кояшы, иркәләп кенә исүче җиле, кошлар сайравы, агачларның бөреләнеп килүе безне урамга дәшә. Шундый матур көннәрдә ничек чыкмый түзәсең!!!
-
Безнең курчаклар. 03.05.2015

Бакчабызда “Туган җирем Татарстан” почмагын ясауда кече тәрбиячебез Валиева Резеданың өлеше зур булды. Оста куллы тегүчебез рус һәм татар курчакларына менә дигән күлмәкләр тегеп киертте. Алай гына да түгел без һәрвакыт аның ярдәмен тоеп яшибез. Рәхмәт сиңа Резеда!
-
Ах! Умырзаялар! 30.04.2015

-
Тукай-безнең күңелләрдә! 24.04.2015

Атна дәвамында балалар шагыйрьнең шигырьләре, әкиятләре белән танышты.Алар урмандагы Шүрәленең кысылган бармагын кызгандылар, Су анасының алтын тарагын эзләделәр, күбәләкләргә кушылып очтылар, Маэмайга ияреп төз утырырга өйрәнделәр. Су анасы алтын тарагын эзләп безнең балалар бакчасына да килгән иде. Әкияттәге кебек малай безнең бакчада булмагач, тарак табылмады. Су анасы ролен кече тәрбиячебез Резеда Валиева бик оста һәм яратып башкарды.
-
3 нче урын! 23.04.2015

9 май – Бөек җиңү көне. Бу уңайдан районыбызда мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында , әлеге теманы яктырткан открыткалар ясау конкурсы узды.Безнең балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар да әти- әниләре белән берлектә әлеге конкурста катнашу өчен открыткалар ясап алып килделәр. Дәүлетшина Диана конкурста 3 нче урынны алып , район мәгариф бүлегенең грамотасына ия булды.
-
Куркынычсызлык. Уттан саклан. 10.04.2015

Әлеге атна барышында балалар белән янгынга каршы куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшердек. Куркыныч туган очракта нинди телефон номерларына шалтыратырга, янгын килеп чыкса, аны ничек сүндерергә, дигән сорауларга җавап таптык. Конструкторлаштыру эшчәнлегендә балалар янгын сүндерү машинасын кисеп ябыштырдылар.
-
Балалар китабы көне. 02.04.2015

2 нче апрель - халыкара балалар китабы көне. Бу көнне, 1967 нче елдан алып, Ганс Христиан Андерсен туган көнне бөтен дөнья бәйрәм итә. Әлеге язучыны балалар үз итәләр, әкиятләрен яраталар.Җыелып әкият укыган вакыт- балаларның иң яраткан мизгелләре.
-
Безнең күзәтүләр. 01.04.2015

Бүген көннең матурлыгыннан файдаланып, табигатьне күзәтергә чыктык. Кояш нурларында карның ялтыравы да, йомшак карның катыга әйләнеп аякларның кар өстендә батмавы да, агач бөреләренең язга таба үзгәрүе дә, безнең өчен зур яңалык булды.
-
Китап атналыгы. 31.03.2015

Атналык барышында балалар татар һәм рус халык әкиятләре белән таныштылар.Барысының да яраткан "Шалкан" әкиятен рольләргә бүлеп уйнадылар. Үзләренең нинди китаплары барлыгын сөйләделәр. Китап,журналларны сакларга, аларны яңартырга өйрәнделәр.
-
Хәрәкәттә- бәрәкәт! 28.03.2015

Атна дәвамында балалар белән спорт һәм сәламәтлек турында сөйләшү булды. Көн саен спортның бер төре белән таныштылар, презентацияләр карадылар, күңелле стартлар оештырылды.










