Муниципальное Бюджетное Дошкольное Образовательное Учреждение «Илеберский детский сад «Умырзая» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Иләбәр “Умырзая” мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422075,РТ, Сабинский район, д.Илебер, ул.8Марта, д.53 |
| Телефон: | +7(843)-624-92-33 |
| E-Mail: | ileberskiy.detskiysad@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Илеберский детский сад «Умырзая» |
| Руководитель: | Нагимова Гульнур Муллахметовна |
| Год основания учреждения: | 2020 |
| У нас учатся: | 37 воспитанников |
| У нас учат: | 4 педагога |
Муниципальное Бюджетное Дошкольное Образовательное Учреждение «Илеберский детский сад «Умырзая» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Иләбәр “Умырзая” мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 67 68 ( 69 ) 70 >>
-
Китап киңәшчең синең! 25.11.2014

Агымдагы атна балалар бакчасында "Китап киңәшчең синең" дигән тема астында уза. Бүген балаларга, тәрбиячеләре Дамира Данировна китапның ничек ясалуы, нәрсәдән ясалуы, нинди өлешләрдән торуы турында сөйләде. Балалар үзләре дә китапчыклар ясадылар.
-
Почта яңа хәбәр китерде! 25.11.2014

Бүген балалар бакчасына почта шатлыклы хәбәр китерде. Россия күләмендә үткәрелгән "Мудрый совенок III" танып белү уен- конкурсында катнашып, ике тәрбиячебез дипломга һәм 11 балабыз сертификатларга лаек булдылар. Котлыйбыз аларны!
-
"Сөмбелә" бәйрәме. 17.10.2014

Бүген балалар бакчасында “Икмәк- яшәү терәге” дигән тема астында үткән атналыкны йомгаклап, “Сөмбелә” бәйрәме уздырылды. Бәйрәмгә әти- әниләрнең дә килүе ямь өстенә ямь булды. Бәйрәм “Безнең бакча ” дигән җыр белән башланып китте. Балалар кишер, чөгендер, помидор, суган һәм башка яшелчә һәм җиләк- җимешләр булып шигырьләр сөйләделәр. Көз турында җырлар башкардылар. Өлкәннәр төркеме ленталар белән яңа бию өйрәнсәләр, кечкенәләр “Без яулыклар юабыз” җырын сәхнәләштерделәр. Кинәт залга җырлый- җырлый "Көз кызы" килеп керде. Тәрбияче апаларын көтелмәгән образда күреп , балалар тавышыннан шаулап торган зал тынып калды. “Көз кызы ” аларны көзге табышмаклар, җитезлеккә , зирәклеккә төрле уеннар белән сынады.Ахырдан , кәрзин тутырып алып килгән күчтәнәч алмаларын балаларга өләште. Сүз уңаеннан , “Сөмбелә” һәм “Кабак” бәйрәмнәрендә актив катнашып , күргәзмәгә кулдан ясалган эшләнмәләр алып килгән әти-әниләргә рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Безнен тылсымлы куллар. 14.10.2014

Буген, конструкторлаштыру эшчэнлегендэ, балалар , табигый материалларны ак кэгазьгэ ябыштырып узлэре телэгэн темага рэсемнэр ясадылар.
-
Коз кучтэнэчлэре. 11.10.2014

Агымдагы атна балалар бакчасында “Коз кучтэнэчлэре” дигэн тема астында утте. Атналыкны тэмамлап, буген, эти-энилэр ярдэме белэн эзерлэнгэн козге уныштан кургэзмэ оештырылды.
-
Корбан ашы. 08.10.2014

Иләбәр “Умырзая” балалар бакчасында , бүген, Корбан ашы уздырылды. Иң беренче чиратта һәр балага Корбан итеннән өлеш чыгарган “Алтын Саба М ” җәмьгыятенә рәхмәтебезне белдерәбез. Авылыбыз мулласы хаҗ сәфәрендә булу сәбәпле, балалар бакчасына авылыбызның мөхтәрәм кешесе, Әхтәмов Тимершәех абый Әхтәмҗан улын чакырдык. Тимершәех абый 5 вакыт намазын калдырмый, һәр җомга мәчеткә йөри.Ислам дине аңа әтисеннән күчкән гыйлемлелек. Тормыш иптәше Әльфинур апа белән 2 кыз, 2 малай тәрбияләп үстергәннәр. Тимершәех абыйны балалар салават әйтеп каршы алдылар. Ә ул балаларга догалар укыды, изге теләкләрен җиткерде, күчтәнәч конфетларын өләште. Китәр алдыннан , әле ел ярым гына эшчәнлек алып барган Иләбәр “Умырзая ” балалар бакчасына уңышлар теләп, кыйблага карап Азан әйтте.
-
Эле дэ Сез бар,олкэннэр! 01.10.2014

Картаям, дип, һич тә борчылмагыз,
Өлкәннәрдә акыл - сабырлык.
Киңәш - ярдәм кирәк булган чакта,
Әле дә СЕЗ бар үрнәк алырлык.
1 нче октябрь – Өлкәннәр кӨне. Мәгариф Өлкэсендэ эшлэгэн хэм барлык лаеклы ялда булган Өлкэннэребезгэ буген исэнлек, сэламэтлек хэм бэхетле картлык телибез.
Илэбэр «Умырзая» балалар бакчасында тэрбиялэнуче балалар буген эби- бабайларына булэк ясады.
-
Урамда- Алтын коз! 30.09.2014

“Исәнме, Алтын көз !” атналыгы барышында , балалар бүген үзләре җыйган төрле яфракларны кызыл , сары, яшел төсле краскаларга манып, ак кагәзь битендә , көзге агачларны ясадылар.
-
Кабак бэйрэме! 27.09.2014

Бүген Байлар Сабасында урнашкан Спорткомплекста , “Саба дулкыннары ” ТРКсе оештырган “Кабак” бәйрәменең 10 еллыгы билгеләп үтелде. Эзмә муниципаль авыл җирлегенә кергән бюджет оешмалары элеге бәйгедә актив катнашып, “Кабактан иң тәмле пешерелгән ризык ” наминациясендә җиңү яулап кайтты.
-
Котлыйбыз! 26.09.2014

Киреләнеп , көйсезләнеп
Әнидән елап калсак.
Онытылып Әнием дип
Эндәшәм сина кайчак.
Тәрбиячем! рәхмәт сиңа,
Кылган гамәлең өчен.
Безнең белән “уйнарга”
Җитсен сабырлык көчең!
27 сентябрь- балалар бакчасы хезмәткәрләре, тәрбиячеләр көне. Районыбызның балалар бакчаларында эшләүче барлык хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез! Эшегездә уңышлар, сабырлык, сәламәтлек телибез!
26 сентябрь көнне , Иләбәр “Умырзая” балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар, тәрбияче апаларына үзләренең бар һөнәрләрен күрсәтеп, бәйрәм ясадылар.Кемдер оста җырчы, кемдер биюче, яисә шигырь сөйләүче икән. Ахырдан балалар үз куллары белән ясаган чәчәкләрне тәрбиячеләргә бүләк итте. Тәрбиячеләр өчен, үзләре тәрбияләгән балаларның үзләштергән осталыкларыннан да кадерле бүләк бармы соң?










