Муниципальное Бюджетное Дошкольное Образовательное Учреждение «Илеберский детский сад «Умырзая» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Иләбәр “Умырзая” мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422075,РТ, Сабинский район, д.Илебер, ул.8Марта, д.53 |
| Телефон: | +7(843)-624-92-33 |
| E-Mail: | ileberskiy.detskiysad@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Илеберский детский сад «Умырзая» |
| Руководитель: | Нагимова Гульнур Муллахметовна |
| Год основания учреждения: | 2020 |
| У нас учатся: | 37 воспитанников |
| У нас учат: | 4 педагога |
Муниципальное Бюджетное Дошкольное Образовательное Учреждение «Илеберский детский сад «Умырзая» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Иләбәр “Умырзая” мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 ( 67 ) 68 69 70 >>
-
23 нче февраль белән сезне! 23.02.2015

Әлеге бәйрәм уңаеннан бакчабызда зур тантана булып узды. Эштән арып- талып кайткан әтиләрне кунакка чакырып, аларны бераз ял иттердек. Балалар аларга үзләренең һөнәрләрен күрсәтте.
Хөрмәтле ир-атларыбыз, кадерле әтиләр! Сезне Ватанны саклаучылар көне белән котлап исәнлек, саулык, эшләрегездә уңышлар, гаиләләрегездә иминлек теләп калабыз. Янәшәләрендә сезнең кебек әтиләр барында сабыйлар моңаймас, сезнең тәрбия аларны нык һәм батыр булырга өйрәтер.
Ә бәйрәмнән балалар, әтиләре белән бергә, үзләре ясаган самолетларга утырып кайтып киттеләр...
-
Яратып яшик. 14.02.2015

Ярату, хөрмәт итү хисләре белән сугарылган гашыйклар көнен без дә билгеләп үттек. Ярату бит ул күп төрле була. Мәсәлән, туган илеңне, әти-әниеңне, дусларыңны. Балаларга шушы төшенчәләр аңлатылып, чын йөрәктән яраткан кешеләренә дип йөрәкләр ясалды. Әлбәттә инде бу йөрәкләр иң кадерле кешеләренә- әниләренә бүләк ителде!
-
Бәйрәмгә әзерләнәбез. 13.02.2015

Тиздән әтиләребез бәйрәме якынлаша.Бакчада әлеге бәйрәмгә тулы көченә әзерлек чаралары бара.
-
Иртәнге гимнастика. 12.02.2015

Көн саен балалар иртәнге гимнастикага тезелә. Бүген сезгә бармаклар өчен гимнастикадан күренеш тәкъдим итәбез.
-
Кышның санаулы көннәре калып бара. 11.02.2015

Февраль ае безне җылы, матур көннәре белән сөендерә. Кышның кадерен белеп калыйк.
-
"Чаңгы юлы-2015" 07.02.2015

6 февраль- кышкы спорт төрләре көне иде. Ә 7-8нче февраль көннәрендә авыл, район һәм шәһәрләрдә "Чаңгы юлы- 2015" ярышлары узды. Эзмә муниципаль авыл җирлегендә узган ярышлардан без дә читтә калмадык.
-
Россия- зур дәүләт. 06.02.2015

Әлеге атна барышында балалар аппликация шөгылендә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы әләмнәрен кызыл, зәңгәр, яшел, ак чәчәкләрдән үзләре ясадылар.
-
Кышкы сөенеч! 05.02.2015

Үткән бураннар безгә зур шатлык алып килде. Балалар бакчасының артында уйнап туймаслык , менеп җитә алмаслык, шуып туктый алмаслык биек тау ясалган.Бу бзхеттән читтә калып буламы соң..?
-
Хезмәт төбе- хәзинә! 04.02.2015

Катнаш группаларда тәрбияләнүче балаларның бер өстенлеге бар. Алар кечкенәләрне тәрбияләргә булыша. Бу исә аларны өлкәннәргә дә , кечкенәләргә дә мәрхәмәтле, игътибарлы булырга, булышырга дигән кагыйдәгә өйрәтә.
-
Атнаны йомгаклап. 30.01.2015

Бу атнаны йомгаклау чарасы- җәмәгать урыннары белән танышуны дәвам итеп, Иләбәр авылы клубына экскурсия ясау иде. Бүген балалар клубта һәм китапханәдә булып, андагы концерт һәм тамашачылар залы, китапханәдәге китап, журналлар белән танышып кайттылар. Үз-үзләрен мондый урыннарда ничек тоту кагыйдәләрен ничек үзләштерүләрен күрсәттеләр.










