Муниципальное Бюджетное Дошкольное Образовательное Учреждение «Илеберский детский сад «Умырзая» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Иләбәр “Умырзая” мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422075,РТ, Сабинский район, д.Илебер, ул.8Марта, д.53 |
| Телефон: | +7(843)-624-92-33 |
| E-Mail: | ileberskiy.detskiysad@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Илеберский детский сад «Умырзая» |
| Руководитель: | Нагимова Гульнур Муллахметовна |
| Год основания учреждения: | 2020 |
| У нас учатся: | 37 воспитанников |
| У нас учат: | 4 педагога |
Муниципальное Бюджетное Дошкольное Образовательное Учреждение «Илеберский детский сад «Умырзая» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Иләбәр “Умырзая” мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 61 62 63 ( 64 ) 65 66 67 68 69 70 >>
-
Без - әкият геройлары! 10.06.2015

2, 3 нче июнь көннәрендә район балалар иҗат үзәгендә, балаларны яклау көне уңаеннан махсус конкурс булып узды. Районыбызның барлык балалар бакчалары да диярлек әлеге бәйгедә катнашып, матур-матур әкиятләрне сәхнәләштереп күрсәттеләр. Безнең балалар рус халык әкияте "Йомры икмәк" не уйнадылар һәм актив катнашкан өчен грамота белән бүләкләнделәр. Молодцы!
-
Бакчалар шау чәчәктә бүген! 05.06.2015

Балалар бакчасының ишегалды шау чәчәктә бүген. Ә бакча артында җәелеп киткән җир җиләге чәчәкләре. Җәен җиләк ашарга килегез!
-
Уңышлар сиңа, Зәлинә! 31.05.2015

30 нчы май көнне бакчабызда чыгарылыш иртәсе булып узды. Безнең иң акыллы, тырыш, тәртипле кызыбыз Гильманова Зәлинә Раушан кызы бакча белән саубуллашып, олы юлга- мәктәп юлына кузгалды. Бәйрәмгә әниләр, әбиләр, апалар да килгән иде. Изге теләкләр, җыр, бию, вальс, шарлар һәм бүләкләр күп булды бәйрәмдә. Чөнки Зәлинәнең бүген әле, бәйрәм өстенә бәйрәм дигәндәй, туган көне дә. Аңа укуында һәм тормышында уңышлар, әти- әнисен гел яхшы хәбәрләр белән куандырып торуын,иң мөһиме сәламәтлек телибез!
-
Безнең гөлләр. 29.05.2015

Бу безнең балалар белән карап, тәрбияләп үстергән гөлләрнең берсе.
-
Әкияттә кунакта. 28.05.2015

Балаларның иң яраткан минутлары : тәрбияче апалары әкият сөйли.
-
Безгә торналар килде! 26.05.2015

Бүген балаларны иртән саф һавада кабул иттек. Бу балалар өчен бер сөенеч булса, икенчесе- җылы яктан кайткан торналарның балалар бакчасы бинасы өстендә очып, биеп күрсәтүләре булды. Торналар әйләнгеч тә ясадылар, мәтәлчек тә аттылар. Озак кына безгә концерт куйганнан соң Мишә елгасына таба очып күздән югалдылар.
-
Тормыш яме. 25.05.2015

Бу көннәрдә бакчабыз үзгә бер матурлык кичерә. Ирис, ләлә, ландыш чәчәкләре бакчага керү юлында күзләрне иркәли. Әллә кайлардан сирин, шомырт чәчәкләре исе борынга килеп бәрелә.Шулар өстенә, уен мәйданчыгында балаларның чыр-чу килгән авазлары яңгырый. Тормыш яме шушы түгел мени?
-
Эмиль хирург булырга хыяллана! 14.05.2015

“Шифаханә”сюжетлы- ролле уены - балаларның иң яратып уйный торган уеннарының берсе. Һәрберсенең дә ак халат киясе, авыруны тыңлап карыйсы, бигрәк тә укол кадап карыйсы килә. Уен аларны аралашырга, үз-үзләрен тотарга, фикер йөртергә өйрәтә.
-
Рәхмәт Сезгә ветераннар! 08.05.2015

Җиңү көне- Ватаныбыз өчен чын мәгънәсендә бөек һәм иң кадерле бәйрәм, тарихыбызда әһәмиятен беркайчан да югалтмый торган изге көн. Фронтта һәм тылда Җиңү көнен якынайтуга үзеннән зур өлеш керткән һәр ветеран каршында без бурычлыбыз.
Хөрмәтле ветераннар! Сезне чын күңелебездән Җиңүнең 70 еллыгы белән котлыйбыз! Бөек бәйрәм көнендә Сезгә һәм якыннарыгызга җан тынычлыгы, йөрәк җылысы, сәламәтлек һәм иминлек телибез!
Картаймагыз әле ветераннар,
Картаймагыз, әй Сез тынмас җаннар!
Сезгә кирәк әле бик күп язлар,
Сезгә кирәк әле бик күп назлар.
Таң җилләре искән минутларда
Көн туганда якты нур булып,
Йөрәктәге җылы рәхмәтләр
Барып җитсен Сезгә җыр булып.
Бәйрәм уңаеннан, бүген балалар бакчасында, авылыбызның иң мөхтәрәм кешесе, хөрмәтле тыл ветераны Маһирә апа белән җылы эчтәлекле очрашу булып үтте. Маһирә апа балаларга авыр сугыш еллары, ачты- туклы тормышлары, кияргә матур күлмәкләре, ашарга 1 телем икмәкләре дә булмавы турында сөйләде. Балалар аның сөйләгәнен тын да алмый тыңлап утырдылар. Тыңламый мөмкин дә түгел. Инде 9 нчы дистәне ваклаган, шул ук вакытта оста итеп җырлап та җибәрүче, очып кына йөрүче Маһирә апа гомер буе укытучы булып эшләгән. Балалар аның белән бергә җырладылар, биеделәр, шигырьләрен сөйләделәр һәм Маһирә апага бәйрәм бүләге тапшырдылар.
-
Комплектование
05.05.2015
Комплектование детского сада на 2015/2016 учебный год
Уважаемые родители!
С 1 июня 2015 года начинается комплектование МБДОУ «Илеберский детский сад «Умырзая» Сабинского муниципального района РТ»
В период комплектования детского сада на 2015/2016 учебный год планируется набор детей в следующих возрастных группах:
младшая – с 1,2мес.- до 3х лет: 9 мест
старшая- с 3х-7 лет:15 мест
Дети направляются в детский сад через республиканскую систему АИС «Электронный детский сад».Необходимо отслеживать свою очередность на Портале государственных и муниципальных услуг РТ.
Массовое комплектование детского сада планируется завершить 30 августа 2015 года. При наличии свободных мест будет проводиться доукомплектование учреждения.
Комплектование учреждения детьми будет осуществляться через республиканскую систему АИС «Электронный детский сад». Напоминаем о необходимости отслеживания очередности ребенка на Портале государственных и муниципальных услуг РТ.
Разъяснения о работе АИС «Электронный детский сад», в том числе о движении электронной очередности ребенка, представлены на сайте нашего детского сада в разделе: Информация для родителей по приему заявлений в детский сад
В этом году в детском саду будет осуществлен выпуск воспитанников в количестве _1___ человек. В связи с этим, и вакантных мест 1.
Во исполнение Указа Президента Российской Федерации от 07.05.2012 №599 «О мерах по реализации государственной политики в области образования и науки», приказа Министерства образования и науки Республики Татарстан от 20.02.2015 №1051/15в приоритетном порядке в детский сад планируется направить детей в возрастной категории от 3 до 7 лет.










