Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422077, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Юлбат, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-37-26;+7(843)-624-37-56 |
| E-Mail: | ulbatsaba@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Юлбатская ООШ" |
| Руководитель: | Хазиев Ильнар Ильдарович |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 89 учащихся |
| У нас учат: | 25 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << ( 151 ) 152 153 154 155 156 157 158 159 160 >>
-
Нәүрүз мөбәрәк булсын! 25.03.2014
Ач ишегең, керәбез,Нәүрүз әйтә киләбез,Хәер-дога кылабыз,Аш-сый көтеп торабыз,Нәүрүз мөбарәкбад.Каникуллар булуга карамастан бүген мәктәптә кызу эш бара. 9 сыйныф укучылары дәүләт имтиханнарына әзерләнә, сәләтле укучылар белән консультацияләр бара. Башлангычлар һәм 5-7,10 сыйныф укучылары белән берлектә бик матур итеп "Нәүрүз" бәйрәме үткәрелде. Укучылар төрле уеннарда катнашып бүләкләр алдылар, конфет җыйдылар һәм иң күңеллесе коймак белән сыйландылар. Ә аннары 6, 8 сыйныф укучылары боз сараена сәяхәткә китте.
-
25.03.2014

-
БДИ гә әзерлек
24.03.2014
21 март, 24 март көннәрендә 11 сыйныф укучылары рус теле һәм математикадан Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан үткәрелгән эшләп карау имтиханарын биреп кайттылар.
-
“Прикоснись к науке” 22.03.2014

20 март көнне Кукмара районында ГАОУ ДОД “Республиканың дәрестән тыш эшләр үзәге” МУ “Татарстан Республикасының Кукмара районы мәгариф бүлеге идарәсе”, МБОУ ДОД “Татарстан Ресубликасы Гуманитар һәм иҗади белем үзәге” сәләтле укучылар белән эш, аларны барлау максатыннан “Прикоснись к науке” III Ачык идеяләр фестивале булып узды. Республика күләмендә үткәрелгән фестивальдә мәктәбебезнең 9 нчы сыйныф укучысы Гүзәл Кәримова уңышлы гына чыгыш ясап кайтты. “Тарихларда безнең эзләр бар” дигән технологик эш күргәзмәдә куелды. Укучы Грамота һәм истәлекле бүләккә ия булды, җитәкчегә (Кәримова Р.Р.) Рәхмәт хаты тапшырылды.
-
“Көчсез звено” 21.03.2014

Бүген 21 март көнне 5-7 сыйныф укучылары катнашуында “Балалар китабы атналыгы” уңаеннан “Көчсез звено” уены үткәрелде. Укучылар бик теләп көч сынашты һәм белемнәрен ныгыттылар.
-
“Балалар китабы” 20.03.2014

17 марттан мәктәбебездә “Балалар китабы” атналыгы башланды.Атналык кысаларында күп эшләр планлаштырылды. Юбиляр китаплар һәм язучыларның юбиляр әсәрләре күргәзмәсе булдырылды. “ Күп укыган-күп белер ” исемендә табышмаклар, мәкальләр, шигырьләр һәм язучыларның әйткән сүзләреннән папка , “Китап докторы” акциясе-тузган китапларны төпләү, “Тәпәләй-чәпәләй” театраль күренеш белән Юлбат “Ромашка” балалар бакчасында кунакта булу да...
-
Әти-әниләр белән очрашу
18.03.2014
17 март көнне мәктәбебезгә 9-11 сыйныф укучыларының әти әниләре чакырылды. Җыелышта 9 - 11 сыйныф укучыларының сынау имтиханы нәтиҗәләренә анализ ясалды. Әти – әниләргә алда булачак имтиханнарның җаваплылыгы аңлатылды. Үз чиратында, алар РФ Мәгариф министрлыгы тарафыннан бирелгән күрсәтмәләр белән таныштырылдылар.
-
17.03.2014
Безнең мәктәптә 15 нче март көнне дәрестән тыш эшчәнлек буенча шөгыльләр үткәрелде. Башлангыч сыйныф укучыларының әти-әниләре мәктәпкә килеп түбәндәге шөгыльләрне карадылар:1 сыйныфта Галимҗанова Л.Г. -“Рисуем домики для сказочных животных”, Әмирова Г.Р. “Мои любимые животные”. 2 сыйныфта Гомәрова Р.Т.- “Су өйдә һәм табигатьтә”, Хәсәнова М.М. “Энергия приводит в движение” . 3 сыйныфта – Каримова Р.Р. “Шахматная страна”. 4 сыйныфта – Әмирова Г.Р. “Знатоки английского языка”, Фаляхов З.В.”Изучение подвижной игры -Лапта”. Әти –әниләр караган шөгыльләрдән канәгать калып таралыштылар.
-
Әлифба бәйрәме
15.03.2014
Әлифба, әлифба
Китәсең бит инде.
Җыр итеп җырлыйбыз
Иң соңгы битеңне.
14 нче мартта мәктәбебездә зур бәйрәм булды. Әле яңа гына мәктәп ишеген ачып кергән нәни дусларыбыз ,1 нче сыйныф укучылары, бүген зур җиңүләрен бәйрәм иттеләр. Алар Әлифба иле буйлап сәяхәттә булдылар. Җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, биремнәр чиштеләр, тизәйткечләр әйттеләр. Бәйрәмгә укучыларның әти-әниләре дә килгән иде. Алар да укучыларның уңышларына сөенеп утырдылар. Алга таба да без 1 сыйныф укучыларына укуларында зур уңышлар телибез.
-
Обучение по робототехнике 15.03.2014

14-16 марта 2014 года на базе компьютерного лагеря «Байтик» состоялось обучение педагогов для участия в республиканском этапе всемирной олимпиады по робототехнике, обучение проводили специалисты АНО «Университет Иннополис». Олимпиада представляет собой соревнования LEGO-роботов трех разных категорий: основной, творческой и свободной. Основная и творческая категории, в свою очередь, делятся по возрастам: на младшую, среднюю и старшие категории, свободная категория – на младшую и старшую группы. Из Сабинского муниципального района направили педагогов дополнительного образования: Габдулманову А.И., Гарифуллина Р.М., Давлетшина Н.И., Нурисламова Р.Р.










