Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422077, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Юлбат, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-37-26;+7(843)-624-37-56 |
| E-Mail: | ulbatsaba@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Юлбатская ООШ" |
| Руководитель: | Хазиев Ильнар Ильдарович |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 89 учащихся |
| У нас учат: | 25 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 151 ( 152 ) 153 154 155 156 157 158 159 160 >>
-
Санкт-Петербургта ярышта... 13.03.2014

Мәктәбебезнең 9 нчы сыйныф укучысы Гүзәл Кәримова Татарстан җыелма командасы составында 1-11 март көннәрендә Санкт-Петербургта үткәрелгән шашка ярышларында уңышлы гына чыгыш ясап кайтты. Районыбыз, Татарстаныбыз данын яклап, Россия ярышларында катнашучы Гүзәлне чын күңелдән котлыйбыз! Алга таба да уңышлар телибез!
-
Хәтирәләрне яңарткан конференция 12.03.2014

Бөек Ватан сугышы тәмамлануга алты дистә елдан артык вакыт узса да, аның ачы кайтавазы еллар үткән саен көчлерәк яңгырый. Казан педагогия көллиятенең актлар залында 1944 елда барган сугыш вакыйгаларына, Ленинградны фашистлар чолганышыннан азат итүгә 70 ел, Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруга 25 ел тулуга багышланган фәнни- практик конференция булып узды. Аның эшендә сугыш һәм тыл ветераннары, КФУ галимнәре, көллият укытучылары, студентлар, Татарстанның Әлки, Кукмара, Чистай, Бөгелмә, Саба районнарыннан килгән укытучылар, укучылар катнашты. Безнең мәктәпнең тарих укытучысы Илдар Сафин да конференция эшендә катнашты.
-
Яз килә, яз күңелләргә керә... 11.03.2014

Көннәр җылы, күктә алсу
Нур сибеп кояш көлә.
Кыш айларын да яратам,
Әмма яз күңеллерәк.
Тышта яз кояшы балкуга карамастан, безнең укучыларыбыз тимераяка шууның кадерен, рәхәтен татып калырга ашыгалар.
-
“Әниләргә җырлыйк мәдхия”
07.03.2014
7 март көнне мәктәбебездә халыкара хатын-кызлар көне хөрмәтенә “Әниләргә җырлыйк мәдхия” дип исемләнгән кичә үткәрелде. Кичәгә укучыларның әниләре чакырылган иде. Әниләргә багышланган әлеге чара матур җырлар, шигырьләр, инсценировкалар белән үрелеп барды. Кичәнең икенче өлеше сыйныфларда дәвам итте. Укучылар әниләренә үзләренең матур теләкләрен җиткереп, үзләре әзерләгән бүләкләрен тапшырдылар. Бәйрәм чәй өстәле янында дәвам итте.
-
Котлыйбыз!
06.03.2014
«Иң яхшы укытучы - 2014» конкурсының район туры тәмамланды, җиңүчеләр һәм призерлар билгеле булды. Призерлар арасында безнең мәктәптән математика укытучысы Шакирҗанова Фәһимә Гәптелфатовна һәм химия-биология фәннәре укытучысы Хаҗиева Альфира Рифкатовна да бар. Аларны бу уңышлары белән котлыйбыз һәм киләчәктә эшләрендә тагын да зур күрсәткечләргә ирешүләрен телибез!
-
Өстәмә белем бирү педагогларына семинар 05.03.2014

5 март көнне мәктәбебездә “Өстәмә белем бирү процессында заманча алымнар һәм формалар” дигән темага өстәмә белем бирү педагогларының район киңәшмәсе булып узды. Семинар барышында “Вокал” түгәрәге җитәкчесе Аубакиров Ф.Г. “Музыкаль термин – секвенция», «Бумажные фантазии» түгәрәге җитәкчесе Габделхаева Г.Р. “Квиллинг техникасы. Фоторамка бизәү” дигән темага мастер класс әзерләде. Агелова Р.З. җитәкчелегендә “Аналарга җырлыйк мәдхия” дигән темага класстан тыш чара үткәрелде. Семинар бик эшлекле , тыгыз шартларда узды.
-
Каюм Насыйри укулары
04.03.2014
28 февраль көнне 10 нчы сыйныф укучысы Рәхимуллина Резеда һәм 11нче сыйныфтан Фәләхова Фәридә Яшел Үзән шәһәрендә үткәрелгән Каюм Насыйри исемендәге XII яшүсмерләр фәнни-тикшеренү укуларының төбәкара этабында катнашып кайттылар. Рәхимуллина Р. тарих секциясендә 3 призлы урынга лаек булды (укытучысы Сафин И.Ф.). Ә Фәләхова Фәридә татар филологиясендә актив катнашучы Грамотасына ия булды (укытучысы Фәләхова Ф.Г.). Аларны уңышлары белән котлыйбыз!
-
"Дулкыннар" конкурсы 03.03.2014

Мәктәбебез укучысы Мансуров Райнур, 1март көнне “Дулкыннар” конкурсының республика этабында “Вокал” номинациясендә катнашып, уңышлы чыгыш ясады. Моңлы тавышы, сәхнәдә үз-үзен тотышы белән ул күпләрне сокландырды. Афәрин, Райнур! Алга таба да җыр сәнгатендә зур уңышлар телибез.
-
01.03.2014
Мәктәбебезнең 9 нчы сыйныф укучысы, Гүзәл Кәримова Татарстан җыелма командасы составында рус шашкасы буенча Россия беренчелегенә Санкт-Петербургта үткәреләчәк ярышларга китте. Ул 3 төр буенча үзенең көчен сынаячак: классика, быстрая һәм молниеносная. Гүзәлгә зурдан-зур уңышлар телибез!
-
Фәнни-практик конференциядә 28.02.2014

Математика елы уңаеннан Юлбат урта мәктәбенең 3 сыйныф укучысы Хаҗиев Руслан һәм 9 сыйныф укучысы Кәримова Гүзәл Мамадышта академик К.А.Вәлиев исемндәге фәнни-практик конференциядә катнаштылар.Укучылар Кәримова Р.Р. җитәкчелегендә “Математика на шахматной доске” (3 класс, Хаҗиев Р.А.), “Легендарная личность Пифагора” (9 класс,Кәримова Г.Р.) дигән темаларга фәнни эш башкардылар.Укучылар Грамота һәм истәлекле бүләкләргә лаек булдылар.Аларны уңышлары белән котлыйбыз!
Шулай ук укытучылар: Кәримова Р.Р. һәм Мөбәрәкҗанов Р.Р. үзләре дә конференциядә чыгыш ясадылар.










