Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422077, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Юлбат, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-37-26;+7(843)-624-37-56 |
| E-Mail: | ulbatsaba@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Юлбатская ООШ" |
| Руководитель: | Хазиев Ильнар Ильдарович |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 89 учащихся |
| У нас учат: | 25 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 156 157 158 159 ( 160 ) >>
-
Республикада шахмат чемпионатында җиңү 26.11.2013

Район шахматчыларының җыелма командасы 21-24 ноябрь көннәрендә Татарстан Республикасы шахмат Чемпионатында III урынга лаек булды. Команда составында мәктәбебезнең IX сыйныф укучысы Кәримова Гүзәл дә бар. Гүзәлнең чираттагы уңышына без бик шат. Аларны зур җиңүләре белән котлыйбыз, алга таба да район һәм республика данын югары йөртерләр дип ышанабыз.
-
«Көздә кунакта» 25.11.2013

Уку елы башында, 2 сыйныф укучылары белән, «Көздә кунакта» исемендә конкурс планлаштырылып, әзерлек эшләре башланган иде. Укучылар көз дәвамында табигатьне күзәттеләр,аңа сокландылар,рәсемнәр тупладылар,иншалар яздылар. Ә бүген-22 нче ноябрь көнне бу бәйгегә нәтиҗә ясадылар.Үзләре ясаган рәсемнәр турында сөйләделәр, иншаларын укып күрсәттеләр.
-
23.11.2013

22 ноябрь көнне мәктәбебездә Әниләр көненә карата әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Әлеге кичәгә 7-8 сыйныф укучыларының әниләре чакырылган иде. Кичә “Шатлык” һәм “Гүзәллек” командалары арасындагы кызыклы ярыш рәвешендә үрелеп барды. Әниләр дә, укучылар да үзләренең осталыкларын, җыр-моңга сәләтләрен кичә барышында оста итеп ачып бирделәр. Кичә мәктәп директоры Нигъмәтҗанов Фәргать Тәлгатовичның җылы котлавы белән тәмамланды.
-
Олимпиадада уңышлар 23.11.2013

Районыбызда фән олимпиадалары бара. Безнең укучыларыбызның да уңышлары бар: Рахимуллина Чулпан экологиядән II урын (укытучысы Әлфирә Рифкатовна), Гайфуллин Айдар физкультурадан III урын (укытучысы Айгиз Марселевич) алдылар. Без аларны чын күңелдән котлыйбыз. Алга таба да укуларында зур уңышларга ирешүләрен телибез.
-
Әниләр көне 21.11.2013

Ана –ул дөньяда иң бөек кеше. Бик күп күренекле шәхесләрне, галимнәрне, укытучылырны, табибларны ана тудырган. Әниләр безнең иң кадерле кешеләребез. 1 сыйныф укучылары үз әниләренә бик матур бүләкләр әзерләделәр. Аларның бу бүләкләрен күреп, әниләребез чын күңелдән сөенсеннәр иде.
-
Кит-компьютеры, информатика, технологии
20.11.2013
Мәктәбебезнең II-XI сыйныф укучылары “Кит-компьютеры, информатика, технологии” бөтенроссия конкурсында катнаштылар. Тест эшенә 45, 60 минут вакыт бирелде. Әлеге конкурста 30 укучы үзенең белемен һәм көчен сынады. Укучылар “Кит-компьютеры, информатика, технологии” конкурсының биремнәре мавыктыргыч һәм шул ук вакытта бик җиңел булмавын җиткезделәр. Нәтиҗәләр уңай булыр дип өметләнәбез.
-
Юбилеегыз белән! 19.11.2013

Юлбат урта мәктәбе коллективы, профсоюз оешмасы озак еллар мәктәбебездә хезмәт куючы ветеран укытучылар белән һәрдаим аралашып яши.15 ноябрь көнне ветеран укытучысы Нигъмәтҗанова Венера Хасановна үзенең 65 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Мәктәбебездә озак еллар рус теле һәм әдәбияты укытып лаеклы ялга киткәнгә инде шактый гомер узса да, укучылары аны һәрвакыт сагынып искә алалар.
Венера Хасановна! Сезне юбилеегыз белән чын күңелдән тәбриклибез. Сәламәтлек, тигез картлык , балалар куанычы, оныклар шатлыгы телибез!
Балаларга кылган изгелекләрегез үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын!
-
Татар көрәшендә җиңү
18.11.2013
17 ноябрь көнне Саба спорт комплексында татар көрәше буенча 2000- 2004 елгы укучылар арасында район беренчелеге булып узды. Безнең мәктәптән Хуҗин А., Агләметдинов Ә., Рахимуллин Т., Рахимов И. лар катнашты. 7 сыйныф укучысы Рахимов Илзат үз үлчәү авырлыгында өченче урынга лаек булды.
Аны уңышы белән котлыйбыз! Алга таба да зур үрләр яулавын теләп калабыз.
-
Олимпиадалар башланды
15.11.2013
15-16 ноябрь көнне физик культура фәненнән район олимпиадасы үткәрелә. Мәктәп турында җиңү яулап, анда безнең мәктәбебездән түбәндәге укучылыр катнаша: Рәхимуллина Резеда (10 сыйныф), Гайфуллин Айдар (10 сыйныф), Фәтхриев Ирек (9 сыйныф). Бу укучыларга уңышлар телибез һәм җиңүләр көтеп калабыз.
-
Русский медвежонок
14.11.2013
14 ноября прошел конкурс-игра «Русский медвежонок – языкознание для всех». Все 43 участника работали с интересом.










