Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422077, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Юлбат, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-37-26;+7(843)-624-37-56 |
| E-Mail: | ulbatsaba@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Юлбатская ООШ" |
| Руководитель: | Хазиев Ильнар Ильдарович |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 89 учащихся |
| У нас учат: | 25 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << ( 161 ) 162 163 164 165 166 167 168 169 170 >>
-
Олимпиадалар башлана
14.11.2013
Мәктәбебездә зур оешканлык белән олимпиадага әзерлек эшләре алып барыла. 15 ноябрьдан беренче олимпиадалар башлана. Укучыларыбызга унышлар телибез!
-
Репетицион тестлар
12.11.2013
12-13 ноябрь көннәрендә 11 сыйныф укучылары Шәмәрдән лицее базасында, рус теле һәм математика фәннәреннән, ЕГЭ форматындагы репетицион тестларда катнашалар. Бу сынауларда чыгарылыш сыйныф укучыларына уңышлар телибез!
-
Быстрее, выше, сильнее 11.11.2013

9 ноября 2013 г. на базе Центра детского творчества проводилась интеллектуально-спортивная игра «Быстрее, выше, сильнее!». В игре принимали участие 11 сводных команд из 22 школ Сабинского муниципального района.
Все призеры были награждены памятными подарками и дипломами. Наша команда награждалась грамотой за активное участие.
-
Бадминтон ярышы
08.11.2013
8 ноябрь көнне Килдебәк урта мәктәбендә укытучыларның бадминтон ярышы үткәрелде. Мәктәп директоры Нигъматҗәнов Ф.Т., түгәрәк җитәкчесе Гәбделхәева Г.Р., китапханәче Мансурова Э.В., математика укытучысы Давлетшин Н.А. ярышта уңышлы гына чыгыш ясап кайттылар.
-
Шахмат, шашка ярышларында 08.11.2013

5 ноябрь көнне башлангыч сыйныф укучылары: Ибатуллина А.(2 класс), Фатхриева А. (3 класс), Хаҗиев Р.(3 класс), Әгъләметдинов Ә.(3 класс),Хуҗин А.(4 класс) Шәмәрдәндә шахмат ярышында уңышлы гына катнашып кайттылар.
2-7 ноябрь көннәрендә 9 нчы сыйныф укучысы Гүзәл Кәримова, Казанда Татарстан беренчелегенә үткәрелгән рус шашкасы ярышларында II урынга лаек булды.
Гүзәлгә алга таба да уңышлар телибез!
-
"Мини футбол"да җиңү
07.11.2013
5 нче октябрь көнне Юлбат урта мәктәбе укучылары Саба урта мәктәпләре арасында үткәрелгән «Мини –футбол»ның зональный турында җиңүгә ирешеп , финал турына үттеләр. 7 нче октябрь көнне кабаттан җиңүче командалар уйнадылар һәм безнең мәктәп укучылар командасы бу уеннарда да сынатмадылар. Район күләмендә 3 урынга лаек булдылар.Аларны җиңүләре белән котлыйбыз!
-
07.11.2013
9 сыйныф укучылары татар теленнән үткәрелгән консультациядән соң Саба бассейнында ял итеп кайттылар.
-
Боз сараенда 05.11.2013

4 ноябрькөнне көзге каникул кысаларында 5-6 нчы сыйныф укучылары Лесхоз боз сараена экскурсиягә бардылар. Экскурсия укучыларга бик ошады
-
Халыклар бердәмлеге көне
04.11.2013
4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне. Халыклар бердәмлеге көне белән чын күңелдән котлыйбыз! Исәнлек-саулык, иминлек, тынычлык һәм һәр өйгә бөтенлек телибез! Бу бәйрәм Татарстан һәм Россиянең үсеше һәм киләчәге хакына барыбызны да берләштерсен!
-
Укытучылар киңәшмәсе 01.11.2013

31 нче октябрь көнне мәктәбебездә "Укытуның актив формалары" темасына, 1 нче чирек нәтиҗәләре һәм каникул планнары буенча укытучылар киңәшмәсе үтте. Беренче чирекне 6 укучы гел “5” ле билгеләренә, 14 укучы “4” һәм “5” билгеләренә генә тәмамладылар. Фәннәрне үзләштерүдә өлгермәүче укучылар юк. Укучыларның, каникул көннәрендә яхшы ял итүләрен һәм икенче чиректә тагын да нәтиҗәлерәк укуларын телибез.










