Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422077, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Юлбат, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-37-26;+7(843)-624-37-56 |
| E-Mail: | ulbatsaba@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Юлбатская ООШ" |
| Руководитель: | Хазиев Ильнар Ильдарович |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 89 учащихся |
| У нас учат: | 25 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 ( 166 ) 167 168 169 170 >>
-
14.09.2013

Сары төс-көз төсе ул.
Күрәсезме?! Әкрен генә Туган җиребезгә алтын көз килә! .
Шушы матур кояшлы көзге көнгә сокланмыйча һич мөмкин түгел икән бит.
Табигатькә тагын бер тапкыр күз сал әле, дустым. Ачык күк йөзендә һәр яфракның үз төсе, алтын сары, кара, соры, шәмәхә “сипкелләренә ” кадәр ялт итеп күренеп тора!
Без, 2 сыйныф укучылары, табигатьнең шушы матурлыгын, шушы шатлыклы мизгелен күреп, тоеп калырга дип ашыктык.
Бар икән чуарлык, бар икән хозурлык!
-
Гриппны кисәтү
13.09.2013
13 сентябрь көнне, мәктәбебездә авылыбыз фельдшеры Гайфуллина Венера Галимулла кызы "Гриппны кисәтү һәм профилактика чаралары" исемле тема белән укучылар алдында чыгыш ясады. Ул үз чыгышында гриппны дәвалагаганга караганда аны кисәтү күпкә мөһим һәм файдалырак икәненә басым ясады.
-
Көзге уңыш җыябыз 12.09.2013

Көз-уңышларны җыяр чак. Мәктәп яны тәҗрибә участогында да бу көннәрдә эшнең кызу вакыты. Укучылар дәрестән тыш вакытларда бакчабыздагы яшелчә һәм җиләк-җимешләрне җыярга чыгалар. Бүген дә югары сыйныф укучылары кабак, бәрәңге җыйдылар, ә кечерәк сыйныфлар балан җыйдылар. Ә уңыш, чыннан да куандырырлык. Көннәр аяз, матур торганда чәчми-түкми җыеп алырга кирәклеген һәр укучы да яхшы аңлый.
-
Балалар иминлеге айлыгында 11.09.2013

Бүген, 11 сентябрьда, Юлбат урта мәктәбендә Балалар иминлеге айлыгы кысаларында мәктәп куләм эвакуация үткәрелде. Эвакуациянең максаты: янгын куркынычы янаганда дөрес хәрәкәт итү күнекмәләрен үзләштерү, марля-мамык повязкаларны дөрес куллану иде. Өйрәнү оешкан төстә һәм төгәл вакыт аралыгында үтте. Соңыннан мәктәп директоры Нигмәтҗанов Ф.Т. уңай һәм кимчелекле якларны күрсәтеп нәтиҗә ясады.
-
Остазлар көне 09.09.2013

Һәр дүшәмбе көнне «Шатлык» балалар оешмасы остазлары үз отрядларында төрле чаралар үткәрәләр.Остазлар итеп югары класс укучылары билгеләнде : .1 класста – Гайфуллина Альбина ,Каюмова Ясминә 2 класста – Ганиева Ләйсән,Зәйнуллина Ләйсән, 3 класста – Каримова Гүзәл,Гайфуллина Гөлинә 4 класста – Рәхимуллина Чулпан, Идрисова Алия , 5 класста –Рәхимуллина Резеда ,Мансурова Лилия; 6 класста – Залялиева Алия белән Шакирҗанова Лөйлә.Бу укучылар үз вазифаларын җиренә җиткереп башкаралар.Шуңа да аларны көтеп алалар. Остазларга уңышлар телибез.
-
Финансистлар көне 07.09.2013

ООО СХП «Юлбат» җәмгыятендә эшләүче баш экономист Гөлсинә Корбангалиевна үзенең чыгышында укучыларны олы тормышка әзерләү максатыннан ничек табыш алу юлларын аңлатты. Мәсәлән, эшмәкәр ничек итеп аз чыгым тотып күп табыш алу юлларын булдыра ала.
-
Чираттагы уңыш 05.09.2013

Юлбат урта мәктәбенең IX сыйныф укучысы Гүзәл Кәримова шашка ярышларында чираттагы уңышына иреште. Бу юлы ул Казан командасы составында Самарада үткәрелгән “Волжские зори-2013” ачык өлкә беренчелегендә Россиянең төрле төбәкләреннән, Казахстаннан килгән көндәшләре арасында 2нче призлы нәтиҗә күрсәтте. Шулай ук шашкада тизлеккә уйнауда да 3нче урынны алды.
-
Россия Конституциясенә - 20 ел 03.09.2013

Быел 12 декабрьдә Россия Федерациясе Конституциясе кабул ителүгә 20 ел тула. Шушы истәлекле дата уңаеннан Россия Дәүләт Думасы һәм Мәгариф министрлыгы тәкъдиме белән 2сентябрьдә мәктәпләрдә ачык дәресләр үтте. Юлбат урта гомумбелем бирү мәктәбендә дә класс җитәкчеләре, тарих укытучылары белән берлектә "Россия Конституциясенә 20 ел" дигән темага сыйныф сәгатьләре үтте. Башлангыч сыйныфларда Дәүләт символлары булган флаг, герб, гимн турында сөйләнсә, югары сыйныфларда презентацияләр күрсәтелде.
-
1 сентябрь 01.09.2013

Бүген 1 сентябрь көнне мәктәптә белем Бәйрәме һәм яңа уку елы 2013-2014 аяк басабыз. Иртәге көннән мәктәптә укулар башлана. 5 укучыбыз 1 сыйныфка укырга килә. Төкле аягыгыз белән нәниләребез!
Барыгызны да яңа уку елы белән чын күңелебездән котлыйбыз! Сезгә озын гомер, сәламәтлек, укуыгызда һәм эшегездә зур уңышлар телибез.
-
"Зеленая Россия" 31.08.2013

Бүген "Зеленая Россия" акциясе буенча мәктәп территориясендә өмә оештырылды.










