Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422077, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Юлбат, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-37-26;+7(843)-624-37-56 |
| E-Mail: | ulbatsaba@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Юлбатская ООШ" |
| Руководитель: | Хазиев Ильнар Ильдарович |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 89 учащихся |
| У нас учат: | 25 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 166 167 168 ( 169 ) 170 >>
-
Балыкчылар көне 13.06.2013

Бүген лагерьда Балыкчылар көне. Иртәнге физик күнегүләрдән соң, балалар башта мәктәп Гимнының сүзләрен өйрәнделәр, аннары балык тотарга киттеләр. “Иң беренче балык тотучы”, “Иң зур балык тотучы”, “Иң күп балык тотучы” номинацияләре буенча җиңүчеләр билгеләнде. Балаларга көндезге аштан соң оештырылган “Тамчы шоу” уены да бик ошады.
-
Тукай Кырлайга сәяхәт 12.06.2013

"Хыял" лагере балалары бүген Тукай Кырлайга Арча районына юл тотты. Монда Габдулла Тукай исемендәге музей белән таныштылар. Бөек шагыйрьнең истәлекләрен, Тукайның балачактагы йортының нинди булганын, аның каләмдәшләре, аның иҗаты белән таныштылар. Балалар сәяхәттән бай мәгълүмат белән кайттылар.
-
Лагерьда 9 нчы көн 11.06.2013

Көндәгечә балаларны кабул итү, иртәнге линейка, сәламәтлек минуты, отрядларга оештыру эшен башкарганнан соң, лагерь тәрбиячеләре иртәнге якта “Һөнәрләр иленә сәяхәт” дип аталган музыкаль кичә оештырдылар.
Укучылар бигрәк тә район территориясе буенча сәяхәт итәргә яраталар. Бүген шуларның берсе Лесхоз бистәсе “Нарат ”боз сараена бардылар. Алар аннан күтәренке күңел белән шатланып кайттылар. Аннары “Оста куллар” түгәрәге җитәкчесе Хәсәнова М.М. “Сәйләннән каен агачы ” ясау серләренә өйрәтте. Чарада балаларның фантазияләрен үстерү, кул белән эшләү күнекмәләре булдыру, матурлыкка омтылыш тәрбияләү максатлары куелды. Бергәләп бик матур каен ясауга ирештеләр. Һәм әлбәттә саф һавада хәрәкәтле уеннар да читтә калмады.
-
Лагерьда сигезенче көн 10.06.2013

Сабантуйларында алган күңелле кичерешләре белән балалар бүген янә лагерьга җыелдылар. Отрядларда оештыру эшләреннән соң тәрбиячеләр тарафыннан инстуктаж үткәрелеп авылыбыз чишмәләренә сәяхәт оештырылды. Юлбат чишмәләренең тарихы белән таныштырылды. Төшке аштан соң командаларга бүленеп “Күңелле стартлар” уены башланып китте. Төрле спорт ярышларыннан торган әлеге уен лагерь балаларын тагын да берләштерде. Ә аннары мәдәният йортында “Могҗизалар кыры” дип аталган интеллектуаль уен иң зирәк балаларны ачыкларга ярдәм итте.
-
Сабантуе мөбарәк булсын! 07.06.2013

Лагерьның җиденче көнендә түбәндәге чаралар оештырылды: “Хыял”лагере җитәкчесе Агелова Р.З. балаларны “Туган як тарихы” белән таныштырды һәм һәр укучы үз авылы турында инша язды. Иң матур эчтәлекле сочинениеләрне Каюмова Ясминә, Нигматов Аяз, Гайфуллина Альбина, Мубаракзянов Айрат һәм Хуҗина Гөлфинә иҗат иттеләр. Лагерь тәрбичеләре “Экибанно –панно конкурсы” оештырып, бүләкләр өләштеләр. “Татар язучылары – балалар өчен!” дигән тема кысаларында китапханәче Хаҗиева Кадрия апа балалар белән әңгәмә үткәрде.
8, 9 июнь көннәрендә район һәм авылларда Сабантуйлары. Барлык укучыларыбызны, укытучыларыбызны, мәктәп белән тыгыз элемтәдә эшләүче барлык оешма, мәгариф бүлеге җитәкчеләрен һәм дә хезмәткәрләрен, авылдашларыбызны чын күңелебездән бәйрәм белән котлыйбыз.
Сабантуйлары мөбарәк булсын!
-
Универсиаданы каршылап... 06.06.2013

Бүген лагерьда Универсиаданы каршылап төрле чаралар оештырылды. Балалар Юни ясау буенча көч сынаштылар. Лагерь тәрбиячеләре Универсиадага багышлап презентация күрсәттеләр. Универсиаданың төп максатларын, бурычларын кабат аңлаттылар.
-
Лагерьның бишенче көне 05.06.2013

Бүген лагерьнең бишенче көнендә балалар өчен кызыклы чаралар “Кече олимпия уеннары. “Кроссвордлар иленә сәяхәт” тәрбиячеләр, Амирова Г.Р. тарафыннан һәм “Казан нинди телдә сөйләшер? Хикмәтле дә ,бизәкле дә Туган тел!” Галимуллина Д.Г. тарафыннан оештырылды. Аннары “Сәламәтлек рекламасы” - плакатлар, реклама кәгазьләре иҗат ителде. Әлбәттә күңелле уеннар да читтә калмады.
-
Сәламәтлек көне 04.06.2013

Балаларны кабул итеп иртәнге линейка үткәргәннән соң, Фаляхов З.В. ”Бер,ике, өч – бездә бөтен көч!” дигән сәламәтлек минуты үткәреп балаларның кәефләрен күтәреп җибәрде. Лагерь тәрбиячесе Фатхриева Р.Х. “Начар гадәтләр һәм алардан котылу” дип аталган әңгәмә үткәрде. Аннары авыл фельдшере Гайфуллина В.Г. белән ”Сәламәт бул – нәни дустым!” дигән очрашу оештырылды. Балаларны тәмәке тарту, аракы эчү, начар сүзләр әйтү һәм башка тискәре гадәтләр булдырмаска өндәделәр һәм аларның кеше организмына зыянын аңлаттылар. Шулай ук уңай гадәтләр булдыру зарурлыгы да ассызыкланды.
Барлык балаларыбызга таза-сау, сәламәт, озын гомерле, бәхетле кешеләр булып үсүләрен һәм яшәүләрен теләп калабыз!
-
Лагерьның өченче көне 03.06.2013

Бүген көндәгечә лагерьда эшчәнлек иртәнге линейка һәм сәламәтлек минуты белән башланып китте. Аннары Мубаракзянов Р.Р. тарафыннан “Без булачак сәяхәтчеләр!” дип аталган чара оештырылды. Монда балалар поход серләре,палатка кору,аны дөрес итеп урнаштыру алымнары һәм кагыйдәләренә өйрәнделәр. Лагерь тәрбиячеләре белән “Чәчәкле җәй” дигән исем астында отрядларда чәчәкләр ясалды. Лагерь эшчәнлеге саф һавада хәрәкәтле уеннар белән тәмамланды.
-
Лагерьда икенче көн 02.06.2013

Ял көне булуга карамастан мәктәптә лагерьның эшчәнлеге дәвам итә. Көн төрле кызыклы чаралар ярышлар белән үрелеп барды. Халыкара балаларны яклау көнен дәвам итеп асфальтта төрле рәсемнәр ясалды, Универсиаданы каршылап "Илебез яшьләре Казанда" дигән программа нигезендә өлкән вожатый Рәйхана Хәнәфияовна тарафыннан презентация тәкъдим ителде. "Кара урманнар чакыра" - "Джунглида кунакта" дип исемләнгән спорт ярышын тәрбиячеләр белән берлектә Гөлсинә Раяновна үткәрде. Барлык балаларга бүләкләр тапшырылды. Өченче көнгә план каралды.










