Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422077, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Юлбат, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-37-26;+7(843)-624-37-56 |
| E-Mail: | ulbatsaba@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Юлбатская ООШ" |
| Руководитель: | Хазиев Ильнар Ильдарович |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 89 учащихся |
| У нас учат: | 25 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 161 162 163 ( 164 ) 165 166 167 168 169 170 >>
-
07.10.2013

1 сыйныф укучылары белән “Помоги первокласснику безопасно прийти в школу” акция-конкурсы кысаларында “Без җәяүлеләр” исеме астында класстан тыш чара, рәсемнәр конкурсы үткәрелде. Шул исемдәге конкурска презентация эшләнеп җибәрелде. Укытучылары Галимҗанова Л.Г.га һәм 1 сыйныф укучыларына уңышлар телибез!
-
Укытучылар көне белән! 05.10.2013

Кадерле укытучыларыбыз!
Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Сезгә сәламәтлек, иҗат һәм һөнәр уңышлары телибез.Рәхмәт сезнең сабырлыгыгыз, зирәклелелегез, рухи дөньяга китергән юлыгыз өчен.
-
04.10.2013

Мәктәбебездә «Наркотикларсыз тормыш» айлыгы дәвам итә. Шул уңайдан , 3нче октябрь көнне мәктәбебезнең өлкән сыйныф укучылыры алдында социаль педагог Зиннатуллина А.Ш.
чыгыш ясады.Аның чыгышы видеороликлар белән аралашып барды. Бу чара эчтәлекле һәм файдалы булды.Без укучыларыбызның сау- сәламәт булып яшәүләрен телибез.
-
Уңыш җыябыз 03.10.2013

Бүген укучылар мәктәп бакчасында җәй буе тырышып, тәрбияләп үстергән кишер һәм чөгендер уңышын җыйдылар. Уңыш чын дәрәҗәдә куанырлык. Эре-эре кишерләрне, түп-түгәрәк чөгендерләрне күргәч, күңел сөенә. Хезмәтнең яхшы нәтиҗәсен күрү күңелле шул. Афәрин, укучылар! Тырыш хезмәтегез өчен зур рәхмәт. Болай булгач табыннарыбыз тагын да бай булачак.
-
Стартовая диагностика учащихся 5-х классов 02.10.2013

В нашей школе в соответствии с письмом АНО «Институт проблем образовательной политики «Эврика» от 13.09.2013 г. №310 «О проведении мониторинга качества основного общего образования», в рамках мониторинга качества основного образования по заданию Минобрнауки России идет стартовая диагностика в пятых классах.
-
Өлкәннәр көне 01.10.2013

1 октябрь – өлкәннәр көне. Өлкәннәребезне чын күңелебездән бәйрәм белән котлыйбыз. Аларга ныклы сәламәтлек, шатлык – куанычлар, бәхетле картлык һәм хәерле озын гомерләр телибез. Өлкәннәр көне уңаеннан мәктәбебездә класс сәгатьләре кысаларында видеодәрес һәм әңгәмәләр үткәрелде. Озак еллар мәктәбебездә хезмәт куйган өлкәннәребезгә чәй табыны артында хөрмәт күрсәтелде.
-
Әти-әниләр мәктәптә...
30.09.2013
Бүген, 2 сыйныф укучыларының әти-әниләре өчен мәктәптә “Ачык ишекләр” көне уздырылды. Әти-әниләр татар теленнән “Яңгырау һәм саңгырау тартыклар “ темасына узган дәрес карадылар. Балаларның белем дәрәҗәсенә нәтиҗә ясалды. Туган проблемаларны бергәләп чишү юллары өйрәнелде.
-
"Ватан" конкурсында җиңү
28.09.2013
Республикакүләм “Ватан” конкурсы район турында катнашып, мәктәбебезнең V сыйныф укучысы Мансуров Райнур “Вокал” номинациясендә I урынга лаек булды (җитәкчесе Абубакиров Ф.Г.).
Аны чын күңелебездән котлыйбыз, алга таба да уңышлар телибез!
-
Авыл җыены 28.09.2013

27 сентябрьдә “Наркотикларсыз тормыш» айлыгы кысаларында район прокуроры Салахов Р.Ф., район үзәк шифаханәсеннән нарколог Муртазин И.Г., полиция бүлегеннән Назиров И.Ф.. район мәгариф бүлеге начальнигы Шакиров И.Ф.,Юлбат авыл җирлеге һәм Юлбат урта мәктәбе катнашында җыен узды. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Агелова Р.З. мәктәптә айлык кысасында оештырылган чаралар белән таныштырды. Өлкән сыйныф укучылары “Мин яшәргә телим” дигән әсәрдән өзекне театральләштереп тәкъдим иттеләр.
-
Түгәрәк эшчәнлеге
26.09.2013
Юлбат урта мәктәбендә түгәрәкләр тулы көченә эшли. Драма түгәрәгендә дә кызу эш кайный. Бүгенге көндә яшь “артистларыбыз” Ш.Фәхретдиновның “Алтын алма” дип аталган комедиясен сәхнәләштерү өстендә эшли. Октябрь ахырына яшь “артистларыбыз” сәхнәдә үз осталыкларын тәкъдим итәргә җыена.
Кечкенә төркемдә исә Ләбиб Леронның “Тәпәләй белән Чәпәләй” әсәре өйрәнелә.
Яшь “артистларыбыз” га уңышлар телибез!










