Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422077, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Юлбат, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-37-26;+7(843)-624-37-56 |
| E-Mail: | ulbatsaba@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Юлбатская ООШ" |
| Руководитель: | Хазиев Ильнар Ильдарович |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 89 учащихся |
| У нас учат: | 25 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 166 167 168 169 ( 170 ) >>
-
"Хыял" лагере эшли башлады 01.06.2013

Балаларның төрле яклы үсешенә уңайлы шартлар тудыру, балаларның сәламәтлеген ныгыту, иҗади сәләтләрен үстерү максатыннан Юлбат урта мәктәбендә 2013 елның 1 июненнән "Хыял" ял һәм сәламәтләндерү лагере үзенең эшчәнлеген башлап җибәрде. Лагерның эш планы белән сайтның белдерүләр бүлегеннән таныша аласыз.
-
Халыкара балаларны яклау көне 30.05.2013

Бүген Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан мәктәптә кече Сабантуй уздырылды. Башта линейкада мәктәпнең флагы күтәрелде, уку елына йомгак ясалды, укучыларга Мактау грамоталары тапшырылды. Аннары Сабантуйга бирнә җыю, Сабантуй уеннары оештырылды. Җаваплы укытучылар капчык киеп йөгерү, кашыкка йомырка салып йөгерү, кашык белән су ташу, чүлмүк вату, "күңелле ураучы", аркан тартыш, йөгереш, велосипедчылар ярышы, туп ыргыту, футбол уеннары уйнаттылар. Һәр укучы бәйрәмнән көр күңел белән, бүләкләр белән таралышты.
-
Алда имтиханнар
27.05.2013
Мәктәпләрдә тулы көче белән Бердәм дәүләт имтиханнары һәм Дәүләт йомгаклау аттестациясе башланып китте. Юлбат урта мәктәбенең 9 сыйныфыннан 10 укучы, 11 сыйныфлардан 6 укучы әлеге имтиханнарны тапшыру хокукына ия булдылар.
Аларга әлеге сынауларда зур уңышлар телибез!
-
"Соңгы кыңгырау" 25.05.2013

25 май көнне мәктәбебездә күңелле дә, моңсу да булган "Соңгы кыңгырау" бәйрәме узды. Алты 11 сыйныф укучысы мәктәпне уңышлы тәмамлап, имтиханнарга кертелде.
-
Пионериягә - 90 ел 22.05.2013

18- 20 нче май көннәрендә Республика балаларны сәламәтлендерү- укыту үзәге "Костёр” базасында мәгариф оешмалары каршында эшләп килүче балалар оешмалары берлеге өчен пионериянең 90 еллыгына багышланган Республика слеты булып узды. Саба муниципаль районыннан безнең делегацияне тәкъдим итүчеләр: Габделхаева Гөлсинә Раяновна- пионер хәрәкәте ветераны, Вафина Эльвира Раисовна- Саба муниципаль районы балалар иҗат үзәгенең балалар оешмалары белән эшләү бүлеге мөдире, Галлямова Фирүзә- Юлбат урта мәктәбенең 8 нче сыйныйф укучысы.
-
Шигырь һәм поэма конкурсы
21.05.2013
20 май көнне Кукмара муниципаль районы Х.Вагапов исемендәге урта гомумбелем бирү мәктәбендә районыбызның 10 укучысы Раниф Шарипов исемендәге Беренче республикакүләм Ачык шигырь һәм поэмалар конкурсының икенче турында катнашып кайтты. Юлбат урта мәктәбеннән Хәлилов Илнар- II ( укытучысы Фәләхова Ф.Г.), Галявиев Рамазан, Фатхриев Ринат, Фәләхова Фәридә (Юлбат) актив катнашкан өчен свидетельстволарга ия булдылар.
-
Тарихтан конкурс 18.05.2013

Шушы көннәрдә мәктәбебездән Фәләхова Фәридә Татар халкы һәм Татарстан тарихы буенча укучыларның VI Республика күләм конкурсының II йомгаклау турында катнашып кайтты. Беренче өлештә ул үзенең фәнни эшен яклады, икенче өлештә БДИ форматында тест эшләде. Аерым секцияләрдә эшләү нәтиҗәләре буенча II урынга лаек булды. Гомуми нәтиҗәләр буенча Фән һәм мәгариф министрлыгының, Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге тарих институтының махсус дипломы белән бүләкләнде.
-
"Наркотикларга каршы десант"
18.05.2013
17 май Байлар Сабасына "Наркотикларга каршы десант" килде. Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту Федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе хезмәткәрләре район халкы өчен спорт һәм сәламәт яшәү рәвешенә багышланган бәйрәм оештырылды.
Саба районы хәкимиятендә наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту Федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Фаяз Шабаев һәм Саба районы башлыгы Рәис Миннеханов җитәкчелегендә наркотикларга каршы коммисия утырышы узды. Анда райондагы оператив вәзгыять һәм халыкны наркотиклардан кисәтүгә бәйле планнар каралды. Барлык теоритик дәресләрдән соң Байлар Сабасының үзәк мәйданында велосипедчылар ярышы узды.
-
"Куркынычсыз тәгәрмәч" 17.05.2013

15 нче май көнне "Куркынычсыз тәгәрмәч" район бәйгесе үткәрелде. Безнең Юлбат урта мәктәбеннән 3 укучы бу бәйгедә катнашып үзләренең көчләрен һәм осталыкларын сынадылар. Мондый бәйгеләр укучыларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү буенча үз белемнәрен, осталыкларын арттыруда нык ярдәм итә.
Безнең максат: укучыларның җәйге ялларын хәвеф-хәтәрсез үткәрүләрен тәэмин итү.
-
Пионериянең туган көне 17.05.2013

16 нчы май көнне район күләмендә Пионериянең туган көненә багышланган слет үтте. Ул быел да, табигать кочагында –Язлы Арташ авылы янындагы урман аланлыгында оештырылды.Тантанада мщктщбебездщн Педагог-оештыручы Гөлсинә Раяновна һәм активистлар: Гайфуллина Гөлинә, Рахимуллина Чулпан, Мубаракшин Нәфкать, Галләмова Алсу, Рахимов Илзат катнашты. Слет Мичән урта мәктәбе укучыларының чыгышы белән башланып китте. Тантана “Барабаны играют сбор” конкурсының пионер җырлары белән үрелеп барды, бәйге ахырында аларга нәтиҗәләр ясалды, бүләкләр тапшырылды.










