Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422077, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Юлбат, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-37-26;+7(843)-624-37-56 |
| E-Mail: | ulbatsaba@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Юлбатская ООШ" |
| Руководитель: | Хазиев Ильнар Ильдарович |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 89 учащихся |
| У нас учат: | 25 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 161 162 163 164 ( 165 ) 166 167 168 169 170 >>
-
24.09.2013

"Наркотикларсыз тормыш" айлыгы кысаларында район вәкиле - ПДН инспекторы Закиев И.Т чакырылды. Ул "Жизнь без наркотиков","Твой день, твоя жизнь" - дигән темаларны яктыртып үтте. Укучыларны тәртипле булырга өндәде һәм аларны кызыксындырган җавапларга эчтәлекле һәм кирәкле хәбәрләр җиткерде. Укучылар һәм әти-әниләрнең нинди закон кысаларында эшләүләрен, нинди җинаять җаваплылыклары булырга мөмкин икәнен аңлатты. Саба районы буенча наркотикларга бәйле җинаять статистикасын җиткерде.
-
Тимурчылык эше 24.09.2013

Юлбат урта мәктәбе тимурчылары Юлбат авыл җирлегендә урнашкан Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларга куелган һәйкәлгә һәрдаим шефлык итәләр . 23 нче сентябрь көнне дә алар һәйкәл тирәсен чүп-чарлардан арындырып, тырмалап кайттылар.
-
"Көзге кросс"
23.09.2013
21 нче сентябрь көнне Сабаның «Олимп» стадионында укучылар арасында «Көзге кросс» ярышы уздырылды. Бу бәйгедә Юлбат урта гомумбелем бирү мәктәбе командасы да уңышлы чыгыш ясады. 200 м.га йөгерүдә 6 нчы сыйныф укучысы Гайфуллина Альбина 1 урын алды. Аны бу зур уңышы белән котлыйбыз.
-
Татарстан кроссы
22.09.2013
22 сентябрь көнне район буенча “ Кросс Татарстана” исеме астында йөгереш үткәрелә. Кросс түбәндәге максатларны үз эченә ала:
1.Укучыларны һәм хезмәткәрләрне спорт белән даими шөгелләнүгә этәрү.
2.Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.
3.Мәктәп күләмендә иң яхшы йөгерешчене билгеләү.
Бу йөгерештә безнең мәктәбебез дә актив катнашты. Укучылар, укытучылар һәм хезмәткәрләр дәресләрдән соң күмәк рәвештә кросска чыктылар.
1-4 сыйныф укучылары 500 метрга, 5-8 сыйныф укучылары 1 250 метрга, 9-11 сыйныф укучылары 1 250 метрга, укытучылар һәм хезмәткәрләр 1 250 метрга йөгерде. Һәр катнашучы йөгерештән күтәренке кәеф һәм эшкә, укуга яңа көч туплап кайтты.
-
“Укытучылар-спорт ярышларында”
20.09.2013
Укытучы Низамиева Фирая Фаруковна, Татарстан Республикасының Минзәлә шәһәрендә үткән VIII «Авыл Яшьләре» җәйге спорт уеннары ярышында катнашып, шашка буенча II урынны яулады. Хезмәттәшебезне чираттагы уңышы белән котлыйбыз!
-
Олимпиадаларга әзерлек башланды
20.09.2013
Укучыларның Республика олимпиадаларының муниципаль турына әзерлекләр башланып китте. Һәр укытучының олимпиадага әзерләү графигы булдырылды. Шушы графиклар нигезендә укытучы һәр укучы белән индивидуаль рәвештә шөгыльләнә.
-
«Образование России: новое правовое регулирование»
19.09.2013
“Россиядә белем бирү: яңа хокук көйләүләре” проектын тормышка ашыру буенча «Образование России: новое правовое регулирование» сайтында http://об-образовании.рф адресы буенча белем бирүдәге норматив көйләүләр, мәгариф турындагы яңа законның төп положениеләрен аңлатучы эксперт материаллары, шулай ук бу положениеләрне тормышка ашыру үзенчәлекләре һәм ресурстан файдаланучыларның сорауларына җаваплар бирелә.
-
“Наркотикларсыз тормыш” айлыгы
18.09.2013
16 сентябрьдән республикада “Наркотикларсыз тормыш” айлыгы башланды. Шушы уңайдан эш планнары төзелде, айлык чаралар билгеләнде. Айлык чорында оператив эш оештыру, аноним хәбәрләр кабул итү өчен почта әрҗәсе урнаштырылды.
-
"Саба дулкыннары"нда чыгыш 16.09.2013

15 нче сентябрь - Татарстан варислары туган көне уңаеннан “Саба дулкыннары” радиосында чыгыш булды. Анда мәктәбебездән Резеда Рахимуллина чыгыш ясады. Ул “Шатлык” балалар оешмасы эшчәнлегенә кыскача тукталды һәм “Сәләт-Саба” лагерында җәйге ялы турында сөйләде. Шулай ук тапшыруда Резеданың укытучыларга багышланган җыры да тәкъдим ителде.
-
"Варислар иле" 15.09.2013

Шимбә көнне мәктәбебездә зур бәйрәм – “Варислар иле” нә сәяхәт зур уены узды. Тынгысыз дөнья ул - варислар иле. Әгәр син анда эләккәнсең икән, димәк, тырышлыгың бушка китмәгән.Сине алда зур сынаулар, уңышлар көтә, дип башлап җибәрелде бәйрәм. Мәктәбебез балалар оешмасы тарихы да искә төшерелде. Аннан эзтабар һәм варислар маршрут кәгазләре уенча “Музыкальная разминка”, “Осенняя фантазия”, “Интеллектуальный ринг”, “Меткий стрелок”, “Артистичная “, “СНТ” станцияләре буйлап сәяхәт иттеләр. Бергәләп залга җыелганнан соң, 2нче һәм 5нче сыйныф укучылары тантаналы төстә вәгъдә биреп, эзтабарга һәм варисларга кабул ителде. Җыен түгәрәккә басып, “Безнең йөрәкләрдә кабынган очкын сүнмәсен, алдагы эшләребездә дәрт өстәп торсын!” дип, очкын җибәреп тәмамланды.










