Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422077, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Юлбат, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-37-26;+7(843)-624-37-56 |
| E-Mail: | ulbatsaba@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Юлбатская ООШ" |
| Руководитель: | Хазиев Ильнар Ильдарович |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 89 учащихся |
| У нас учат: | 25 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 166 ( 167 ) 168 169 170 >>
-
Укытучылар спартакиадасы
26.08.2013
26-27 август көннәрендә районыбызда Укытучылар спартакиадасы үткәрелә. Безнең укытучыларыбыз да барлык төр ярышларда да катнаша.
-
Август киңәшмәсе 23.08.2013

Бүген август киңәшмәсенең пленар өлеше. Бәйрәмдә күп еллар нәтиҗәле эшләгәннәре өчен Фатхриева Р.Х. Татарстан Республикасы, Хазиева А.Р. район мәгариф бүлеге Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр. Аларны чын күңелебездән котлыйбыз, алдагы эшләрендә дә зур уңышлар телибез!
-
Секция эшләре
20.08.2013
19-20 августта укытучыларның рус теле, информатика, физика, инглиз теле, татар теле һ.б предметлар буенча август киңәшмәсенең секция эшләре оештырылды. Татар теле укытучысы Галимуллина Д.Г. , технология укытучысы Каримова Р.Р. , химия укытучысы Хазиева А.Р. һәм физика укытучысы Хәсәнова М.М. докладлар белән чыгыш ясадылар.
-
Конкурста җиңү 19.08.2013

"Иң яхшы башлангыч сыйныф методик берләшмәсе" район конкурсында 2 сыйныф укытучысы Гумерова Р.Т. җиңү яулады. Аны чын күңелебездән уңышлары белән котлыйбыз! Алдагы эшләрендә зур уңышлар, саулык-сәламәтлек телибез.
-
Конкурска әзерләнәбез
15.08.2013
Бүгенге көндә Саба муниципаль районының өч мәктәбе: Юлбат, Эзмә, Килдебәк гомуми белем бирү мәктәпләренең башлангыч сыйныфлар методик берләшмәләре “Иң яхшы башлангыч сыйныф методик берләшмәсе” исемендәге район конкурсына әзерләнә.
-
Тәҗрибә участогында 13.08.2013

Укучыларыбыз мәктәп яны тәҗрибә участогында эшләүләрен дәвам итәләр. Хәзерге вакытта кыяр уңышын җыю һәм эшкәртү буенча эшчәнлек алып барыла. Укучылар үзләренең практик эшчәнлекләренә бик җаваплы карыйлар, чәчәк түтәлләре мәктәп территориясен аллы-гөлле төсләр белән бизәде, кишер, чөгендер кишәрлекләреннән алда мул уңыш алыныр.
-
01.08.2013
30 июль Шахматчылар көне уңаеннан Арчада республикакүләм ярыш уздырылды. Хатын-кызлар арасында үткәрелгән шахмат ярышында Юлбат урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Гүзәл Кәримова III призлы урынга лаек булды. Җиңүчеләргә истәлекле бүләк һәм грамоталар тапшырылды. Гүзәлне уңышлары белән котлыйбыз!
-
Укучыларны эш белән тәэмин итү
11.07.2013
Юлбат мәктәбендә июнь-июль айларында 22 укучыга ООО "СХП Юлбат", "Ромашка" балалар бакчасы, Юлбат мәдәният йорты һәм мәктәптән эш урыннары булдырылды. Укучыларыбыз үзләренә тапшырылган эшләрен җаваплы башкаралар. Укучыларыбызга хәвефсез-хәтәрсез эш көннәрен телибез!
-
Мәктәп бакчасында эш 06.07.2013

Мәктәп бакчасында укучыларның практикаларында су сибелә, укытучыларның бәрәңге, суган түтәлләре чүптән арындырыла.
-
Универсиада Уты бездә 28.06.2013

28 июнь көнне Универсиада Уты Саба муниципаль районына килеп җитте. Безнең мәктәптән дә шашка-шахмат ярышларында актив катнашучы Гүзәл Каримова Универсиада Утын Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Равил Гасыймовтан алып 100 метр ара узды һәм алдагы факелчыга тапшырды. Бу җаваплы эштә актив катнашканы өчен Гүзәлебезгә зур рәхмәт белдерәбез!










