Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422077, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Юлбат, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-37-26;+7(843)-624-37-56 |
| E-Mail: | ulbatsaba@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Юлбатская ООШ" |
| Руководитель: | Хазиев Ильнар Ильдарович |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 89 учащихся |
| У нас учат: | 25 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << ( 171 ) 172 173 174 175 176 177 178 179 180 >>
-
“Электр белән сак эш итик” 17.05.2013

Бүген, 17 май көнне мәктәбебездә электр куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтү максатыннан, Саба районы электр челтәреннән хезмәткәрләр башлангыч сыйныф укучылары алдында “Электр белән сак эш итик” темасына чара үткәрделәр.Бу чара барышында укучыларның белемнәре барланды, һәм гомумиләштерелде. Балалар табышмакларга җаваплар таптылар , сорауларга да бик теләп җавап бирделәр. Практик эшләр барышында актив булдылар.Чара азагында һәрбер укучыга бүләкләр дә тапшырылды. Бу тәрбияви чара , балаларның җәйге яллары алдыннан аеруча урынлы һәм кирәкле булды.
-
“Универсиада көне”
16.05.2013
Татарстан Республикасы фән һәм мәгариф Министрлыгы приказы нигезендә 2013 елның 15 мае Татарстанның барлык гомумбелем бирү учреждениеләрендә “Универсиада көне” итеп үткәрелә.
Бу уңайдан безнең мәктәптә дә 4 нче дәрес дәвамында Универсиада Дәресе үткәрелде. Барлык укучылар һәм укытучылар бердәм рәвештә мәктәп ишек алдына җыелды. Спорт- сәламәтләндерү чаралары ачык һавада башланып китте. Мәктәпнең физик тәрбия укытучысы Фәләхов З.Ф. Казанда уздырылачак җәйге универсиада турында сөйләде, аннары кросс уздырылды. Соңыннан уеннар “Күңелле стартлар” рәвешендә спортзалда дәвам итте.
-
Дәреслекләр буенча мәгълүмат 13.05.2013

ә 2013-2014 нче уку елына ата – аналар өчен дәреслекләр турында стенд булдырылды. Стендта Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының “кайнар линия” телефоны, мәктәпләрне китаплар белән тәэмин итү положениесы һәм мәктәпнең 2013-2014 нче уку елына дәреслекләр белән тәэмин ителү буенча мәгълүмат күрсәтелде.
-
Мәктәбебез иҗат-отчет концерты
09.05.2013
Авылыбыз мәдәният йортында 8 май көнне Юлбат урта гомумбелем бирү мәктәбе коллективының иҗат-отчет концерты булды. "Яратырга килдек без бу җиргә" дип исемләнгән концерт программасы Җиңүнең 68 еллыгына карата нәфис сүз, җырлар, биюләрне үз эченә алды. Чын профессиональ дәрәҗәдә оештырылган концерт авыл халкы тарафыннан яратып кабул ителде.
Әлеге чарада катнашкан укучыларыбызга, укытучыларыбызга, аеруча Фәрит Габделмәҗитовичка, Гөлия Шамилевнага зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
-
9 май бәйрәме белән! 08.05.2013

Хөрмәтле ветеранар!
Сезне чын күңелебездән 9 май- Бөек Җиңү көне белән котлыйбыз.
Ветераннарыбызга, тыл батырларына, сугыш чорының газаплы михнәтләрен үз җилкәләрендә күтәргәннәргә Аллаһы Тәгаләдән бары тик саулык, җан тынычлыгы һәм картлык көннәрендә кадер-хөрмәт телибез.
Алсу кояш чыгып таңнар ата,
Күкләр аяз, тыныч илебез.
Сугыш кырларында ятып калган,
Бабаларга башны иябез.Юлбат мәктәбе коллективы һәм укучылары.
-
"Посмотри в глаза своему ребенку"
07.05.2013
Апрель-май айларында узучы "За здоровье и безопасность наших детей" Бөтенроссия акциясе нигезендә Татарстан Республикасында "Посмотри в глаза своему ребенку" акциясе уза. Шушы акция кысаларында мәктәбебездә сыйныф сәгатьләре үткәрелде. Укучыларда наркотикларга , тәмәке куллануга тискәре караш формалаштырылды.
-
1 май белән! 01.05.2013

Хөрмәте укытучылар,укучылар һәм әти-әниләр!
1 май - Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлыйбыз! Эшегездә зур уңышлар, саулык-сәламәтлек, гаилә бәхете һәм тынычлык телибез.
-
Республика ярышы
30.04.2013
25-30 нчы апрель көннәрендә 8 нче сыйныф укучысы Гүзәл Кәримова район җыелма командасы составында Татарстан Республикасының IX шахмат спартакиадасында уңышлы гына катнашып кайтты. Уенда зз команда көч сынашкан. Өстәл теннисы буенча үткәрелгән ярышта Гүзәл II урынга лаек булды. Гүзәлне котлыйбыз, алга таба да аңа уңышлар телибез.
-
Технология буенча конкурс
29.04.2013
27 нче апрель көнне, 6 нчы сыйныф укучылары Галлямова Алсу һәм Гильманова Лилия Алабуга шәһәрендә, технология буенча үткәрелгән «Юная мастерица» конкурсында уңышлы катнаштылар. Үзләренең кул эшләрен презентацияләр белән яклап чыгыш ясадылар. Аларга алга таба да уңышлар телибез.
-
Тукай көне 27.04.2013

көнне, мәктәбебездә бөек шагыйребез – Г.Тукайның туган көне уңаеннан “Җырлы Тукай, моңлы Тукай...”дип аталган шигырь бәйрәме булды. Бәйрәм кичәсе һәркем күңеленә һуш килгәндер, мөгаен.. Кичәдә шагыйрьнең шигырьләре, дәртле җырлар яңгырады, әсәрләр сәхнәләштерелде. Тукай иҗатын яратучы, аның зурлыгын тоючы укучыларыбыз булуы - олы куаныч. Әдәбиятка, сәнгат










