Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422077, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Юлбат, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-37-26;+7(843)-624-37-56 |
| E-Mail: | ulbatsaba@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Юлбатская ООШ" |
| Руководитель: | Хазиев Ильнар Ильдарович |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 89 учащихся |
| У нас учат: | 25 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 171 172 173 174 175 176 177 178 179 ( 180 ) >>
-
Алабугада конкурста
29.10.2012
27 нче октябрь көнне мәктәбебезнең ике укучысы Гайфуллина Альбина һәм Кәримова Гүзәл Алабуга шәһәрендә технология буенча үткәрелгән IV регионара конкурста катнаштылар.
Аларга алга таба да уңышлар телибез.
-
Парламент дәресләре 26.10.2012

Татарстан Мәгариф һәм фән министры приказы нигезендә Юлбат урта гомумбелем бирү мәктәбендә 22-27 октябрь көннәрендә 1-11 сыйныфларда гражданнарның хокуклары һәм бурычлары дигән темага сыйныф житәкчеләре тарафыннан Парламент дәресләре үткәрелде. Дәресләрне укучыларның яшь үзенчәлекләренә карап сыйныф җитәкчеләре интернет- матбугат материалларына таянып, презентацияләр кулланып үткәрделәр.
-
Универсиада-2013 24.10.2012

Саба муниципаль районының гомуми белем бирү учреждениеләрендә 8 октябрьдән 10 октябрьгә кадәр әлеге проект кысаларында мәктәпара сайлап алу этабы узды. Әлеге проектта Саба районыннан 23 мәктәп командасы катнашты.
Мәктәбебез укучылары бик матур чыгыш ясап район мәгариф бүлегенең Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.
-
20.10.2012
10 сыйныф укучысы Фәләхова Фәридә Татарстан һәм татар халкы тарихы буенча укучылар арасында үткәрелә торган VII Республика конкурсына үзенең фәнни-эзләнү эшен җибәде.
Аңа уңышлар телибез!
-
"Оста куллар" түгәрәге эшчәнлеге 17.10.2012

"Оста куллар" түгәрәгендә йөрүче укучыларыбыз үзләренең иҗатлары белән сөендерәләр. Аларның түгәрәктәге эшчәнлеге алга таба тормышларында файдалы күнекмәләр калдырыр дип ышанып калабыз. Әлегә укучылар төрле ысуллар белән аппликацияләр эшлиләр.
-
Юбилейлар белән, мәктәбем! 15.10.2012

Юлбат авылында башлангыч мәктәп бинасы төзелүгә быел 80 ел, сигезьеллык (1989 елдан урта мәктәп) мәктәп ачылуга 30 ел.
Фотографиядә: 1982 елның 1 сентябрендә символик ачкыч тапшыру
-
12.10.2012

5 нче сыйныф укучылары белән технология дәресләрендә, ”Агач –табигый төзелеш материалы” исемле тема өйрәнгән вакытта, укучылар көче белән әшләнгән “Агач төрләре” күрсәтмәлек стенды бик урынлы кулланыла.Ул укучыларга агачларны танырга, һәр агачның үзенә генә хас үзенчәлекләрен белергә ярдәм итә.
-
Универсиадага әзерлек 10.10.2012

8 нче октябрьдан 10 нчы октябрьга кадәр районның барлык мәктәпләрендә “Команда 2013” Республика проектының мәктәп этабы үтте. Жюри тарафыннан Юлбат урта мәктәбенең презентациясе яхшы дип бәяләнде һәм алар район турында чыгыш ясаячак 10 мәктәп арасына керде.
-
БДИга әзерлек бара 08.10.2012

Юлбат урта мәктәбенең 11 сыйныф укучылары бик тырышып БДИга хәзерлек эшләре башладылар. Рус теле укытучысы Сафина Р.Г. һәм математика укытучысы Шакирҗанова Ф.Г.лар консультацияләрне вакытында һәм файдалы итеп уздыралар. Сайлап алу фәннәре буенча укучылар җәмгыять фәнен сайладылар. Укучыларга һәм укытучыларга уңышлар, яхшы нәтиҗәләр телибез.
-
Укытучылар көне белән! 05.10.2012

Хөрмәтле укытучылар! Барыгызны да бәйрәм белән котлыйбыз!
Бүген мәктәптә Укытучылар көне билгеләп үтелде. Кеше нинди генә һөнәр иясе булса да, һәммәсенең тормыш юлында төп урынны укытучы били. Бәйрәм иртәсендә укучыларыбыз һәрбер укытучыны чәчәк бәйләмнәре белән каршы алдылар. Укучыларның мөгаллимнәргә багышланган җырлары, дәртле биюләре, шигырьләре бәйрәмне ямьләндерде.










