Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422077, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Юлбат, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-37-26;+7(843)-624-37-56 |
| E-Mail: | ulbatsaba@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Юлбатская ООШ" |
| Руководитель: | Хазиев Ильнар Ильдарович |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 89 учащихся |
| У нас учат: | 25 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 171 ( 172 ) 173 174 175 176 177 178 179 180 >>
-
27.04.2013
Кәримова Гүзәл район буенча шахмат ярышының сайлап алу турында беренче урынны алды.
Акчалата премия һәм грамота белән бүләкләнде. 25- 30 нчы апрель көннәрендә Актанышта республика беренчелегенә үткәреләчәк шахмат ярышында катнашу хокукына ия булды.
Гүзәл бүгенгесе көндә ярышта.Аңа зур уңышлар телибез.
-
26.04.2013

24 апреля в г.Казани по инициативе Государственного Совета Республики Татарстан, Фракции КПРФ в ГС РТ, научной и творческой общественности РТ в рамках проведения мероприятий, посвященных 70-летию Победы советских войск под Сталинградом и Курском (1943-2013) и 68-й годовщине Победы советского народа в Великой Отечественной войне (1945-2013) прошла Региональная научно-практическая конференция «Вторая мировая война: 1943 год». В этой конференции выступил учитель истории нашей школы Сафин Ильдар Фатхуллович с докладом на тему «Вклад уроженцев Сабинского района в военных событиях 1943 года»
Во время конференции Ильдар Фатхуллович заведующим музеем Великой Отечественной войны в Казанском Кремле, лауреатом Государственной премии РТ, членом-корреспондентом АВИН РФ Черепановом Михаилом Валерьевичем.
-
“Сәләтле балачак - өметле киләчәк” 25.04.2013

15- 24 апрель көннәрендә Район Балалар иҗат үзәгендә “Сәләтле балачак - өметле киләчәк” 13 нче конкурс – фестивале шаулап узды. Безнең мәктәптән әлеге конкурска күп кенә укучыларыбыз катнашты. “Вокал” номинациясендә, аның төп максаты татар халык җырларын башкару иде, 2 нче сыйныф укучысы Вәлиев Илгизәр, 4 нче сыйныф укучысы Мансуров Райнур, 6 нчы сыйныф укучысы Мөбәрәкшин Нәфкать чыгыш ясап, 1нче һәм 2 нче урыннарны яуладылар. Алар дипломга һәм акчалата премиягә ия булдылар. “Уен кораллары ансамбле” номинациясендә 7 нче сыйныф укучылары курайда уйнап, 2 нче урынга лаек булдылар. Әлеге укучыларны бәйгегә өстәмә белем укытучыбыз Фәрит Гаптелмәҗитович әзерләде.
-
«Сәләтле балачак – өметле киләчәк» 25.04.2013

«Сәләтле балачак – өметле киләчәк» фестиваль-конкурсының «Хореография» номинациясендә өч яшь категориясе буенча 29 коллектив һәм ялгыз башкаручы катнашты. Гөлия Шамилевна җитәкчелегендә биюче кызларыбыз башкорт халык биюен тәкъдим иттеләр һәм 1нче урынны яуладылар.
-
Инглиз теленнән конкурста 24.04.2013

23 апрель көнне 10 нчы сыйныф укучысы, Хамитова Әдилә, КФУда инглиз теле буенча уздырылган “В гостиной профессора Хиггинса” дигән III Республика фонетик конкурсында катнашты. Ул анда XIX нчы гасырның танылган инглиз шагыйрәсе Джейн Тейлорның “Twinkle, twinkle little star” дигән шигыре белән уңышлы чыгыш ясады һәм сертификат алды. Конкурсантлар шулай ук үзләренең белемнәрен фонетик биремнәр эшләп тә сынадылар.
-
Район башлангыч сыйныф укытучылары семинары 24.04.2013

24 апрель көнне мәктәбебездә “Организация урочной и внеурочной деятельности в условиях реализации ФГОС нового поколения в Юлбатской средней общеобразовательной школе” дигән тема астында башлангыч сыйныф укытучыларының район семинары үтте. Семинар кысаларында 2класста “Кошлар. Кошлар тормышы язын” темасына әйләнә-тирә дөнья дәресе(укытучы Фатхриева Р.Х.) ,4 сыйныфта “Әйтелү максаты буенча җөмлә төрләре” темасына татар теленнән (укытучы Галимҗанова Л.Г.) ачык дәресләр, “Күңелле карандаш”,(укытучы Гомәрова Р.Т.), “Шахмат иленә сәяхәт” (укытучы Каримова Р.Р.), класстан тыш эшчәнлегеннән ачык чаралар һәм “Без табигать балалары ” (педагог – оештыручы Габделхаева Г.Р.)исеме астында класстан тыш чара күрсәтелде.Семинар бик тыгыз, эшлекле программа белән алып барылды.
-
23.04.2013
Юлбат урта гомумбелем бирү мәктәбендә, әти-әниләр җыелышында килешенгәнчә, консультацияләр 18.00-20.00 вакыт аралыгында үтә. Дәүләт йомгаклау аттестацияләренә укучылар белән әзерлек эшләре тулы көченә бара.
-
22.04.2013
Яз җитеп, җирләр кардан арынгач, күмәк төстә башкарыла торган эшләр дә башланды. Бездә дә 20 нче апрель көнне мәктәп күләмендә өмә үткәрелде. Әлеге өмәдә 1нче сыйныфтан алып 11 нче сыйныфлар һәм укытучылар актив катнаштылар. Мәктәпнең әйләнә-тирәсен чүпләрдән арындырдылар. Һәркем үзеннән күбрәк өлеш кертергә теләп, тырышып эшләде. Өмә нәтиҗәле үтте.
-
Зарница-2013 20.04.2013

17 нче апрель көнне Саба районы мәктәпләре арасында “Зарница-2013” зона ярышлары үтте. Безнең Юлбат урта мәктәбе укучылары Сабабаш төп мәктәбендә үткәрелгән кечкенәләр группасында чыгыш ясадылар. Барлык командалар да ныклы әзерлек белән килгән һәм җиңүгә омтылышлары көчле иде. Безнең мәктәптән Кәримова Гүзәл пневматик мылтыктан ату бәйгесендә 2 нче урын, Идрисов Рәдис турникта тартылуда 3 нче урын, Төхбәтуллин Фәннүр ОЗК һәм противогаз киюдә 3 нче урыннарны алдылар. Укучыларыбыз стройда йөрү күнекмәләрен башкаруда да сынатмадылар, 3 нче призлы урынга лаек булдылар. Мәктәп тормышын чагылдыручы стена газетасы да 3 нче дәрәҗә диплом белән бәяләнде.
-
Мәктәптә өмә!
13.04.2013
Табигатьтә яз! Шул уңайдан укучыларыбыз 12 апрель көнне, мәктәп тирәсен кардан чистарту уңаеннан, өмәгә чыктылар. Таратылган кар тиздән эреп юкка чыгачак һәм территориябез чиста булачак!










