Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422077, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Юлбат, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-37-26;+7(843)-624-37-56 |
| E-Mail: | ulbatsaba@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Юлбатская ООШ" |
| Руководитель: | Хазиев Ильнар Ильдарович |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 89 учащихся |
| У нас учат: | 25 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 171 172 173 174 175 ( 176 ) 177 178 179 180 >>
-
Дәресләрдән соң чаңгыда 04.02.2013

Юлбат мәктәбе укучылары сыйныф җитәкчеләре белән берлектә үзләренең сәламәтлекләрен ныгыту максатыннан дәресләрдән соң чаңгыда шуарга чыга. Алар табигать кочагында үзләренә матур тәэсирләр алып кайта.
-
Гүзәл Татарстан чемпионы 02.02.2013

Юлбат урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Кәримова Гүзәл, 24-28 нче январь көннәрендә Казанда , Р.Нәҗметдинов исемендәге шахмат-шашка мәктәбендә үткәрелгән республикакүләм бәйгедә катнашты. 16 яшькә кадәр булган яшүсмерләр арасында үткәрелгән халыкара шашкада I урынны яулады. Зур җиңүе өчен кубок, медаль, диплом, акчалата премия белән бүләкләнде. Хәзер инде Гүзәл Мәскәүдә узачак тагы да зуррак, җаваплырак бәйгегә әзерләнә. Аңа Бөтенроссия күләмендәге ярышларда да уңышлар телибез!
-
Мәктәктәптә янгын куркынычсызлыгы буенча өйрәнүләр 01.02.2013

Юлбат урта гомуми белем бирү мәктәбендә техник персонал белән “Янгын куркынычы янаганда, ничек дөрес хәрәкәт итәргә?”, “Янгын сүндерү чараларын дөрес куллану” дигән темаларга әңгәмә һәм аңлату эшләре үткәрелде.
Укучылар, укытучылар һәм мәктәп хезмәткәрләре белән планнан тыш инструктаж үткәрелде.
31 январь көнне мәктәп күләмендә өйрәнү максатыннан эвакуация узды.
-
30.01.2013

Юлбат урта гомуми белем бирү мәктәбендә янгыннарны кисәтү, булдырмау һәм янгын вакытында дөрес хәрәкәт итү максатыннан директор яны киңәшмәсендә атналык план корылды, һәр тармак җитәкчесенә бурычлар йөкләнде. Шул максаттан һәр сыйныфта аңлату һәм практик эшләр алып барыла.Укучылар үзләренең белемнәрен һәм күнекмәләрен тагын бер кат тикшереп карадылар. 31 январь көнне мәктәп күләмендә эвакуация узачак.
-
28.01.2013

26 гыйнвар көнне, мәктәбебездә, чыгарылыш сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре катнашында җыелыш үткәрелде. Уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары Фәтхриева Р.Х. укучыларны һәм әти-әниләрне 2013 нче елда ГИА һәм ЕГЭ үткәрү буенча Мәгариф бүлегеннән килгән приказ һәм нигезләмәләр белән таныштырды, февраль һәм март айларында үтәчәк "репетицион тестирование" тәртипләрен аңлатты. Җыелышта мәктәп директоры Нигъмәтҗанов Ф.Т. катнашты. Фәргать Тәлгатович консультацияләр, имтихан эшенә таләпләр, укучыларның кич йөрү мәсьәләләренә тукталды.
-
“Саба дулкыннары” радиосында 25.01.2013

24 нче гыйнвар көнне “Саба дулкыннары” радиосында “Мәктәпләр тормышы” тапшыруында безнең мәктәп чыгыш ясады. Алып баручылар Әдилә Хәмитова һәм Илнар Халилов уку елының беренче яртыеллыгы нәрсәсе белән истә калды соң? – дип, яртыеллык нәтиҗәләре белән таныштырды.
-
“Дулкыннар” конкурсында 24.01.2013

24 нче гыйнвар көнне район балалар иҗат үзәгендә “Дулкыннар” конкурсы узды. Балалар берничә номинация буенча чыгыш ясадылар. Вокал номинациясе буенча Нәфкатъ Мубаракшин 2 нче, ансамбль номинациясе буена (чыгыш ясаучылар: Рахимуллин Тәбрис, Нигъмәтов Аяз, Сәйфуллина Ләйсән) 1 нче урын яулады.
-
23.01.2013

Мәктәбебезнең рус теле укытучысы Миләүшә Мидхатовна, Мәгариф министрлыгы тарафыннан уздырылган тренинг-семинарда булып кайтты. Семинарда күнекмәләр-тренингысын уңышлы үтеп сертификатка ия булды.
-
"Костер" лагерында 22.01.2013

4-11 гыйнвар көннәрендә “Галстуклы ил” республика балалар оешмасы активының профиль сменасы “Костер” лагерында узды. Монда республика районнарыннан иң актив һәм иң талантлы балалар килгән иде. Юлбат мәктәбеннән Рахимуллина Чулпан, Гайфуллина Гөлинә, Галләмова Фирүзә барды.
-
Шахмат буенча җыен 18.01.2013

Балаларның каникул көннәрендә Лесхоз бистәсенең “Ләйсән” балалар бакчасы базасында укучылар арасында шахмат буенча укыту-күнегү җыеннары узды. Анда районыбызның яшь шахматчылары бу спорт төрендә теоретик һәм практик әзерлеген ныгытты, уеннарда сыналды. Җыеннарда Юлбат урта мәктәбе укучылары да бик актив катнашты. Хафизов Хәйдәр һәм Рәхимов Ильзат актив катнашкан өчен грамота, ә Кәримова Гүзәл “Блиц-турнир”да призлы урынга, “Быстрые шахматы” уенында иң яхшылар булып дипломга ия булды.










