Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422077, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Юлбат, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-37-26;+7(843)-624-37-56 |
| E-Mail: | ulbatsaba@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Юлбатская ООШ" |
| Руководитель: | Хазиев Ильнар Ильдарович |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 89 учащихся |
| У нас учат: | 25 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 171 172 ( 173 ) 174 175 176 177 178 179 180 >>
-
"Яшь программист" конкурсы
11.04.2013
10 апрельдә Саба гимназиясендә "Яшь программист" конкурсы оештырылды. Безнең мәктәптән бу бәйгедә Хәсәнова М.М. җитәкчелегендә 4 сыйныф укучысы Хәсәнов И.Р. "Preziда презентация" номинациясендә уңышлы чыгыш ясап Рәхмәт хатына лаек булды.
Ильшатны уңышлары белән котлыйбыз!
-
Юбилеең белән! 10.04.2013

9 апрель көнне хөрмәтле хезмәттәшебез Гасыймова Илгизә Зиннәтулловна үзенең 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ул 20 ел Йосыф-Алан авылы балаларына белем һәм тәрбия бирә. Тынгысыз, эзләнүчән, үз эшенә иҗади якын килеп эшәүче хезмәттәшебезгә сәламәтлек, гаилә бәхете, хезмәтендә уңышлар теләп калабыз.
Юлбат урта мәктәбе коллективы.
-
Бадминтон ярышында
08.04.2013
6 нчы апрель көнне, Килдебәк урта мәктәбе базасында, район мәктәпләре укучылары арасында бадминтон буенча ярыш үткәрелде. Бадминтон түгәрәгенә йөрүче укучылар арасында үткәрелгән бу ярышта безнең мәктәп укучылары да көч сынашты һәм уңышлы гына чыгыш ясадылар. Аларга алдагы ярышларда да уңышлар юлдаш булсын!
-
Саба районы беренчелеге 08.04.2013

7 нче апрель көнне район беренчелегенә шахмат ярышлары булып узды. Әлеге ярышларда безнең мәктәбебездән 8 нче сыйныф укучысы Гүзәл Кәримова катнашты. Команда "Шәмәрдән-Яшьлек"(Каюмов Фаннур, Каримова Гузель) 3 урынга лаек булды. Авыл җирлекләре арасында Миңгәр – Юлбат командасы (Вәлиуллин Альберт, Каримова Сиринә) 1 урын, шулай ук Кәримова Сиринә шәхси 3 урынга лаек булды. Аларга алга таба да уңышлар телибез!
-
Гүзәл шашкада һәм шахматта беренче! 02.04.2013

Юлбат урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Гүзәл Кәримова Бөтенроссия “Орленок” лагеренда булып кайтты. Ул Татарстан данын яклап, спортның шашка һәм шахмат төрләрендә үзенең сәләтле икәнлеген тагын бер кат раслады. “Россия Вперед” дип аталган спорт фестивалендә шашка буенча кызлар арасында беренче урын һәм шахмат буенча да үз яшендәгеләр арасында беренче урынга лаек булды.
Уңышларың белән Гүзәл!
-
“Первые шаги в науку” 01.04.2013

Район күләмендә 3-4 сыйныф укучылары арасында үткән “Первые шаги в науку” конкурсында 4 нче сыйныф укучысы Хәсәнов Илшат (җитәкчесе Галимҗанова Л.Г.) “Нәселемдә укытучылар” дигән темага проект эше яклап III урынга лаек булып кайтты. Ул үзенең проект эшендә укытучы һөнәре белән кызыксыну әниемә каян килгән дигән сорауга җавап эзләде һәм бик кызыклы мәгълүматлар җыйды. Дәү әтисенең укытучы һөнәренә багышлап язган шигырьләрен туплады.
-
Язгы каникулларда 29.03.2013

Язгы каникулларда мәктәбебез гөрләп тора. Һәр көн укучыларның хореография, ансамбль, оста куллар, бадминтон түгәрәкләре белән үрелеп бара. Укучылар район күләмендә үткәреләчәк конкурсларга әзерләнә һәм катнаша. 9, 11 сыйныф укучылары өчен имтиханнарга ныклы әзерлек алып барыла. Укытучыларыбыз электрон белем бирү системасында булган яңалыклар белән таныштылар.
-
Репетицион тестларда
26.03.2013
25-26 март көннәрендә 9, 11 сыйныф укучылары рус теле һәм математика фәннәреннән репетицион тестлар эшләделәр. Бу җаваплы эшне оештыруда мәктәбебезнең 8 педагогик хезмәткәре дә катнашты. Укучыларыбызның яхшы нәтиҗәләр күрсәтүен телибез.
Каникул планы нигезендә 25-26 март көннәрендә 8 сыйныф укучылары өчен рус теле һәм математика фәннәреннән консультацияләр үткәрелде. Яңа формада Дәүләт йомгаклау аттестациясен уңышлы тапшыру өчен, укучылар барысы да консультациядә зур җаваплылык тоеп катнаштылар.
-
Зона ярышларында җиңү
23.03.2013
22 март көнне мәктәбебез укучыларының волейбол командасы Саба гимназиясендә үткәрелгән зона ярышларында катнашты. Малайлар командасы II призлы урынга лаек булып финал этабына үтте.
Аларны җиңүләре белән котлыйбыз һәм алга таба да зур уңышлар телибез!
-
“Табигать – тиңсез хәзинә” 21.03.2013

2012 елның 21 декабреннән 21 март – Халыкара урманнар көне дип игълан ителде. Шул уңайдан мәктәбебездә урманнар торышына багышланган класс сәгатьләре үткәрелде. Урманнарның әһәмиятен, хәзерге вакытта күзәтелгән экологик проблемалар, урман байлыклары, Саба урман-хуҗалыгы турында бай информация тупланган презентацияләр, мәгълүматлар укучыларга тәкъдим ителде. Габделхаева Г. Р. тарафыннан ,башлангыч сыйныфлар атналыгы кысаларында , “Табигать – тиңсез хәзинә” дигән темага экологик- танып белү уены үткәрелде.










