Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422077, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Юлбат, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-37-26;+7(843)-624-37-56 |
| E-Mail: | ulbatsaba@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Юлбатская ООШ" |
| Руководитель: | Хазиев Ильнар Ильдарович |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 89 учащихся |
| У нас учат: | 25 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 171 172 173 174 175 176 ( 177 ) 178 179 180 >>
-
Хокук бозуларны кисәтү 18.01.2013

«Хокук бозуларны кисәтү» айлыгы кысаларында бүген , 18 январь көнне, 5- 7 сыйныф укучылары белән ТИН укытучысы Мөбәрәкҗанов Р.Р. «Хокук бозуларны кисәтү һәм хокук бозулар өчен җаваплылык » дигән темага сыйныф сәгате үткәрде.
-
Хоккей мәйданчыгында 17.01.2013

16 гыйнвар көнне мәктәбебезнең хоккей мәйданчыгы укучыларның шат авазы белән яңгырап торды. Һава торышы да хоккейчылар өчен бик кулай иде. Чалт аяз кояшлы көн түгәрәккә йөрүче укучыларның кәефен күтәргән булса кирәк. Егетләр, ике командага бүленеп, ярышны башлап җибәрделәр. Уен кызганнан – кыза барды. Шома боз өстеннән алка әле бер, әле икенче капкага таба очты...
-
Чисталык дәресләре 16.01.2013

Бүген, 16 нчы январьда, мәктәбебездә барлык классларда да сыйныф сәгатьләрендә «Чисталык дәресләре» үткәрелде. Бу сыйныф сәгатьләрендә укчыларны табигатебезне яратырга һәм сакларга кирәклеге турында аңлатылды. Чөнки безнең сәламәтлегебез үзебезнең әйләнә–тирә мохиткә бәйле. Бигрәк тә сулыкларны чиста итеп сакларга.
-
Лесхозда чыршы бәйрәме 12.01.2013

12 гыйнвар көнне Лесхозда спорт мәдәният үзәгендә чыршы бәйрәме булып узды. Әлеге чарага төрле конкурсларда, олимпиадаларда җиңү яулаган, мәктәпләрнең иң алдынгы укучылары чакырылган иде. Безнең мәктәптән 4 укучы: Фәләхова Фәридә, Фәтхриев Ирек, Рахимуллина Чулпан һәм Мансуров Райнур бу чарада катнашты.
-
“Үткәннәргә кире кайтып” 09.01.2013

8 нче гыйнвар көнне “Вокал”, “Драма” түгәрәгә җитәкчеләре тарафыннан “Үткәннәргә кире кайтып” исеме астында балалар белән күңелле уеннар кичәсе үткәрелде. Балаларның сәламәтлеген үстерүне истә тотып , фикерләүгә, хәрәкәткә кызыклы уеннар уйнатылды. Балаларга “Күнегүләр утравында”, “Белмәмеш тукталышында”, “Ромашкалар аланында” булу бик ошады. Алар бирелгән биремнәрне бик тиз һәм җитез итеп башкарып чыктылар.
-
Зона баскетбол ярышлары
08.01.2013
Районда укытучылар коллективлары арасында зона баскетбол ярышлары узды, Юлбат мәктәбе коллективы да бу ярышта уңышлы гына катнашты.
-
Яңа ел белән! 30.12.2012

Башлангыч сыйныф укучыларының “Яңа елга кергәндә” бәйрәм кичәләре күңелле һәм мавыктыргыч үтте. Шүрәле белән убырлы карчыгының әзерләгән кызыклы уеннарында укучылар бик теләп катнашып, рәхәтләнеп күңел ачтылар. Кыш бабай белән кар кызына үзләренең җырга, биюгә, шигырь сөйләүгә осталыкларын күрсәттеләр. Укучылар яңа елның килүенә чын күңелдән сөенделәр.
-
Чаңгы ярышлары 29.12.2012

27 декабрь көнне мәкәбебездә чаңгы ярышлары узды. Укучыларыбыз ярышта актив катнаштылар, 7 сыйныф укучылары иң яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.
-
XXI гасыр шахматы 25.12.2012

20 -23 декабрь көннәрендә 8 нче сыйныф укучысы Кәримова Гүзәл Раиль кызы , Казанда Рәшит Нәҗметдиновның 100 еллыгы уңаеннан үткәрелгән шахмат ярышында уңышлы гына катнашты . Аңа алга таба да уңышлар телибез.
-
Зона семинарында 25.12.2012

24 декабрь көнне Балтач районы Субаш урта мәктәбе базасында математика укытучыларының зона семинары үткәрелде. Семинарда “ачык” дәресләр, класстан тыш чара , “Дәүләт имтиханнарына әзерләү үзенчәлекләре”дигән темага түгәрәк өстәл артында фикер алышулар булды. Семинар эшендә Н.И.Лобачевский исемендәге математика һәм механика институтының (К(П)ФУ) математика һәм информатика укыту теориясе һәм технологияләре кафедралары җитәкчесе, профессор Шакирова К.Б. “Заманча математика укытуның проблемалары” дигән темага чыгыш ясады.










