Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422077, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Юлбат, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-37-26;+7(843)-624-37-56 |
| E-Mail: | ulbatsaba@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Юлбатская ООШ" |
| Руководитель: | Хазиев Ильнар Ильдарович |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 89 учащихся |
| У нас учат: | 25 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 171 172 173 174 175 176 177 ( 178 ) 179 180 >>
-
Сыннар конкурсы 24.12.2012

Мәктәбебездә Яңа елны каршылауга әзерлек эшләре дөвам итә. Һәрбер сыйныфка бирелгән сыннар ясау конкурсы да төгәлләнде. Барсы да җентекләп каралып, мәктәп директоры Нигъматзянов Ф.Т. тарафыннан бәя бирелде.
-
Кар малай бәйрәмгә ашыга 24.12.2012

1 нче сыйныфта «Кар малай бәйрәмгә ашыга» темасына әти-әниләр каршында сыйныф җитәкчесе Гумерова Рузия Тимершәеховна тарафыннан ачык шөгыль күрсәтелде. Укучылар кыш турындагы белемнәрен ныгыттылар, кар бабай тәгәрәтүнең үзенчәлекләрен өйрәнделәр һәм үзләре дә шөгыль барышында кар малай рәсемен ясадылар.
-
Тарих декадасы 22.12.2012

21нче декабрь көнне мәктәбебездә тарих декадасы кысаларында үткән эшләргә йомгак ясалды. Тарих һәм җәмгыять фәне укытучысы Сафин Илдар Фатхуллович бу декаданы бик кызык һәм мавыктыргыч итеп оештырды. Укучылар бик теләп Саба районына багышланган викторина сорауларына җаваплар яздылар, мәктәп музейын баетуга үзләреннән өлеш кертергә тырыштылар.
-
Якташыбыз белән очрашу! 20.12.2012

19 нчы декабрь көнне мәктәбебездә ”Укучыларның укуга карата кызыксынуын үстерү: традицияләр һәм яңарышлар” дип аталган тема астында район китапханәчеләренең эшлекле киңәшмәсе булып узды.Киңәшмә Юлбат урта мәктәбенең китапханә эшчәнлеге белән танышудан башланды. Китапханәче Мансурова Энҗе Вазиховна эш тәҗрибәсе белән таныштыру барышында укучыларның китапханәгә кызыксынып йөрүләрен, җанлы тормыш белән яшәүләрен, мәктәпнең дәреслекләр белән яхшы тәэмин ителүен белдерде.
-
17.12.2012
Декабрь аенда районда башлангыч сыйныф укучылары өчен төрле конкурслар үткәрелде. Ул конкурсларда Юлбат урта мәктәбе укучылары да актив катнашып, уңышлы чыгыш ясадылар. Ә 17 нче декабрь көнне район мәгариф бүлеге тарафыннан башлангыч сыйныф укучылары өчен татар теленнән олимпиада үткәрелә. Мәктәп турында җиңү яулап, 4 сыйныф укучысы Нигъмәтов Аяз олимпиадада катнашу хокукын яулады.
Аязга уңышлар телибез!
-
Җәмгыять белеменнән 3 урын 14.12.2012

Юлбат урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Кәримова Гүзәлне җәмгыять белеменнән Бөтенроссия олимпиадасының муниципаль турында 3 нче урын алуы белән котлыйбыз!
Аңа алга таба да укуында зур уңышлар теләп калабыз.
-
Химиядән 3 урын 12.12.2012

Юлбат урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Фаляхова Фәридәне химиядән Бөтенроссия олимпиадасының муниципаль турында 3 нче урын алуы белән котлыйбыз!
Аңа алга таба да укуында зур уңышлар теләп калабыз.
-
Инвалидлар ункөнлеге 05.12.2012

Бүген,”Инвалидлар ункөнлеге” уңаеннан, 8 сыйныфларда Галәвиева М.М. тарафыннан сыйныф сәгате үткәрелде. Укучыларда, мөмкинлекләре чикле кешеләргә карата, мәрхәмәтлелек хисләре уятылды.
-
Географиядән 3 урын 03.12.2012

Юлбат урта мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Идрисова Алияне Бөтенроссия олимпиадасының муниципаль турында 3 нче урын алуы белән котлыйбыз!
Аңа алга таба да укуында зур уңышлар теләп калабыз.
-
Әниләр көне 01.12.2012

“Әниләр көне” уңаеннан мәктәбебездә “Әниләр белән бергәләп” дигән Зур уен үткәрелде. Әлеге чарада 4нче, 5нче һәм 6нчы сыйныф укучылары һәм аларның әниләре катнашты. Алар 4 командага бүленеп, күрсәтелгән маршрутлар буенча хәрәкәт итеп, төрле биремнәр үтәделәр. Нәтиҗәдә иң күп баллар җыйган “Информ” командасы җиңүче дип танылды. Соңыннан әниләргә укучылар көче белән әзерләнгән концерт күрсәтелде.










