Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422077, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Юлбат, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-37-26;+7(843)-624-37-56 |
| E-Mail: | ulbatsaba@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Юлбатская ООШ" |
| Руководитель: | Хазиев Ильнар Ильдарович |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 89 учащихся |
| У нас учат: | 25 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 171 172 173 174 ( 175 ) 176 177 178 179 180 >>
-
Белдерү!
25.02.2013
Белдерү!
Юлбат урта гомумбелем бирү мәктәбе беренче сыйныф укучыларын туплый.
Оештыру эшләре буенча ата-аналар җыелышы
2013елның 2 мартында 11 сәг. 00 мин.та үткәрелә.
Безнең адрес: Мәктәп урамы,1
Белешмәләр өчен телефон : 43-7-26, 43-7-56
-
Әти-әни һәм мин... 22.02.2013

22 февраль көнне мәктәбебездә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан “Әти – әни һәм мин – спорт сөюче гаилә” исеме астында зур бәйрәм булып узды. Бу чарада 5-8 сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре катнашты. Бәйрәмне Гөлсинә Раяновна һәм Раушания Зәкәриевна төрле- төрле уеннар, матур җырлар белән бәйләп алып бардылар. Кичә бик күңелле, оешкан төстә уздырылды.
-
Театрда-кунакта
19.02.2013
Бүген, 19 нчы февраль көнне, Юлбат урта һәм Йосыф-Алан башлангыч мәктәбенең I-IV сыйныф укучылары, Саба районы мәдәният йортында, Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры артистлары тарафыннан куелган Рафис Корбанның “Бүре һәм Кәҗә” исемендәге музыкаль әкиятен тамаша кылдылар.Әлеге әкият балалар күңеленә хуш килде. Тамашадан алган матур хисләр алар күңелендә озак сакланыр әле!
-
Котлыйбыз! 18.02.2013

Мәктәбебезнең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Дания Гайфетдиновна Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы Кукмара муниципаль районы җирлегендә Р.Фәхретдинның эшчәнлегенә багышланган 10 нчы республикакүләм фәнни укуларында катнашты. Балаларга белем һәм тәрбия бирүдә Р.Фәхретдин хезмәтләреннән нәтиҗәле файдаланганы өчен Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
-
Әфганчылар белән очрашу 16.02.2013

15 нче февраль Совет гаскәрләре Әфганстан территориясеннән чыгарылганга 24 ел тулу һәм интернационалист сугышчыларны искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге уңайдан, мәктәптә “Әфганстан -йөрәк ярам” дигән очрашу-кичә үтте. Мөбәрәкҗанов Рәфис Раиф улы оештырган әлеге кичә укучылар өчен тәрбияви һәм мавыктыргыч булды. Кичәдә катнашкан Гәлләмов Фирдинат Равил улы һәм Харисов Илсур Тимершаех уллары үзләренең истәлекләре белән таныштырдылар, укучыларны туган илнең патриотлары булырга өндәделәр.
-
13.02.2013
Мәктәптә патриотик тәрбия айлыгы дәвам итә. 12 нче февраль көнне мәктәбебезгә Чернобыль афәтен үз җилкәләрендә татыган авылдашларыбыз Хафизов Нурмый һәм Ганиев Альбертлар абыйлар белән очрашу үткәрелде. Алар үз чыгышларында әлеге афәтнең ни дәрәҗәдә куркыныч булуын төшендереп гыйбрәт итеп алырлык чыгышлар ясадылар, тыныч тормышның кадерен белеп яшәргә кирәклеген күп тапкырлар кабатладылар. 8 нче сыйныфлар белән үткәрелгән әлеге әһәмиятле кичәне, тормыш иминлеге дәресләре мөгаллиме Рәфис Раифович кызыклы һәм мавыктыргыч итеп алып барды.
-
“Күңелле стартлар” 11.02.2013

Безнең мәктәбебездә 8 нче февраль көнне, яшь геройларны искә алу көне уңаеннан, 1-7 сыйныф укучылары арасында “Күңелле стартлар”уены үткәрелде. Укучылар ике командага бүленделәр.Һәр команданың капитаннары билгеләнде. Командалар бер-берсен сәламләгәннән соң, күңелле уеннар башланып китте.
-
"Лыжня России" 09.02.2013

Бүген барлык Юлбат мәктәбе укучылары, укытучылар коллективы чаңгыга бастылар, мәктәп чаңгы трассасында үзләренең сәламәтлекләрен ныгыттылар.
-
Укытучылар спартакиадада
07.02.2013
4 – 6 февраль көннәрендә районыбызда укытучылар спартакиадасы булып узды. Мәктәбебез укытучылары да ярышлардан читтә калмадылар. Чаңгы ярышы, шорт – трек, өстәл теннисы, турникта тартылу, идәннән этелү, дартс, шахмат, аркан тартышы төрләре буенча көч сынаштылар. Куанырлык нәтиҗәләрдә бар. Мәктәбебез директоры Нигъмәтҗанов Ф.Т., математика укытучысы Каримова Р.Р. лар шахмат буенча III урынны яуладылар. Район мәктәпләре арасында Юлбат урта мәктәбе 7 урында. Хезмәттә генә түгел, спортта да сынатмаучы мөгалимнәребезне уңышлары белән котлыйбыз.
-
4 сыйныфта мониторинг 07.02.2013

6, 7 февральдә IV сыйныфта математика, рус теле, әйләнә – тирә дөнья , татар теле фәннәреннән мониторинг үткәрелде. Шушы ук көннәрдә IX, XI сыйныф укучылары сайлап алу фәннәре буенча Саба гимназиясендә БДИ форматында белемнәрен сынадылар.










