Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422077, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Юлбат, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-37-26;+7(843)-624-37-56 |
| E-Mail: | ulbatsaba@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Юлбатская ООШ" |
| Руководитель: | Хазиев Ильнар Ильдарович |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 89 учащихся |
| У нас учат: | 25 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 171 172 173 174 175 176 177 178 ( 179 ) 180 >>
-
Биологиядән 3 урын 29.11.2012

7 сыйныф укучысы Рахимуллина Чулпанны (җитәкчесе Хазиева А.Р.) биологиядән Бөтенроссия олимпиадасының муниципаль этабында III урын алуы белән котлыйбыз!
Аңа алга таба да укуында зур уңышлар телибез.
-
Технологиядән II урын 26.11.2012

Юлбат урта гомумбелем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Кәримова Гүзәл Раил кызы технология фәненнән район олимпиадасында 2 урынга лаек булды. Проект эшенең темасы: Панно “Ышаныч һәм өметләр елы”.Проект эше бик уйланылып, эмблема, символлар дөрес урнаштырылган, чигү алымнары камилләштерелгән. 2013 елда Казанда узачак бик зур спорт чарасы турында гаять олы истәлек.
Аңа алга таба да укуында зур уңышлар, саулык-сәламәтлек телибез.
-
24.11.2012

22 ноябрь көнне Саба гимназиясенең актлар залында район күләмендәге “Самый умный пятиклассник” исемле интеллектуаль уен үткәрелде. Уенда һәр мәктәптән 1әр укучы катнашты. Әлеге чарада безнең мәктәптән 5 нче сыйныф җитәкчесе Шакирҗанова Ф.Г. үзенең укучысы Гайфуллина Альбина белән катнашты. Уңышлы чыгыш ясап, Сертификатка һәм 100 сумлык истәлек бүләгенә лаек булды.
-
Әниләр көне белән! 24.11.2012

Кадерле, хөрмәтле әниләр! Сезне чын күңелебездән күркәм бәйрәм – Әниләр көне белән тәбрик итәбез. Сезнең һәркайсыгызга ныклы сәламәтлек, бәрәкәтле озын гомер, ак бәхетләр, гаиләләрегезгә иминлек телибез. Газиз балаларыгызның игелеген күреп, яраткан әни һәм әби булып, шатланып-куанып яшәүләр насыйп булсын!
-
"КИТ" 21.11.2012

Бүген Бөтенроссия конкурсы - КИТ та (компьютерлар, информатика, технологияләр) 35 укучы үзләренең көчләрен сынадылар. Конкурс укучыларның белемнәрен яңартырга, яңа сораулар өстендә уйланырга, информатика белән кызыксынуны арттырырга ярдәм итә.
Укучыларыбызга яхшы нәтиҗәләр һәм информатика фәнен өйрәнүдә зур уңышлар телибез!
-
"Иделем акчарлагы" 19.11.2012

Мәктәбебезнең 8 нче сыйныф укучысы - Кәримова Гүзәл ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы Дәүләт оешмасы “Идел” яшьләр үзәге оештырган XII ”Иделем акчарлагы” яшь язучылар бәйгесенең йомгаклау турында катнашып, яхшы нәтиҗәләргә һәм зур уңышларга ирешеп кайтты. Аның фотосы һәм иҗат иткән шигыре әдәби җыентыкка кертелде.
Афәрин, Гүзәл! Син – милләтебезнең киләчәге. Каләмеңнең карасы кипмәсен, иҗат итүдән туктама. Сиңа һәм укытучың Дания Гайфетдиновнага яңа биеклекләр, зур уңышлар телибез.
-
"Русский медвежонок"
16.11.2012
«Русский медвежонок» конкурсы мәктәбебездә уза торган конкурслар арасында иң кызыгы, иң мавыктыргычы. Бу уку елында да, мәктәбебезнең 46 укучысы шушы конкурста катнашты. Бездә җиңелүчеләр юк! Шуңа күрә дә укучыларыбыз бик тырышып башваткыч биремнәрен чиштеләр.
-
Көзге каникулларда 12.11.2012

Көзге каникул көннәрендә мәктәптә түгәрәкләр үз эшчәнлекләрен дәвам иттеләр.
“Вокал” , “Бадминтон” , “Хореография” , “Драма” һәм башка түгәрәкләр эшләде.
Ә 10 нчы ноябрьдә 4, 5, 6,7, 8 сыйныф укучылары белән “Нарат” боз сараенда булу оештырылды. Укучылар бозда шуарга бик яраталар. Аларның шат авазларыннан боз сарае гөрләп торды.
-
08.11.2012

Көзге каникулларда "Оста куллар" түгәрәгенә йөрүчеләр җиләк-җимеш, яшелчәләрдән төрле кулинар уйланмалар эшләделәр. Укучылар бик теләп үзләренең эшчәнлекләре белән уртаклаштылар.
-
Класс җитәкчеләре семинары 01.11.2012

31 нче октярбь көнне мәктәбебездә сыйныф җитәкчеләре семинары булып үтте. Киңәшмәдә катнашучылар хозурына 9 сыйныфта “Гаиләм – минем шатлыгым !” дип аталган мастер класс тәкъдим ителде. Сыйныф җитәкчесе Фирдания Габдельхаковна хәзерге көн кадагында торган гаилә темасын, андагы проблемаларны чишү юлларын балаларга матур итеп җиткерә белде. Укучыларның сәнгатьле сөйләме, гаиләләре хакындагы фикерләре сыйныф җитәкчеләрендә җылы хисләр калдырды.










