Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422077, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Юлбат, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-37-26;+7(843)-624-37-56 |
| E-Mail: | ulbatsaba@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Юлбатская ООШ" |
| Руководитель: | Хазиев Ильнар Ильдарович |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 89 учащихся |
| У нас учат: | 25 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 161 162 ( 163 ) 164 165 166 167 168 169 170 >>
-
18.10.2013
17 нче октябрьдә мәктәбебездә Гает уңаеннан Корбанга чалынган мал итеннән аш әзерләнде. Табын янында авылыбыз мөәзине Рәхимуллин Миңнегали абый вәгазь сөйләде һәм изге догалар укыды.
-
Юбилеең белән! 17.10.2013

Хөрмәтле Рафис Раиофович!
Сезне чын күңелебездән 50 яшьлек юбилеең белән котлыйбыз. Сиңа корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, эшеңдә һәм тормышыңда зур уңышлар, гаилә бәхете телибез.
-
Бөтенроссия конкурсында җиңү
16.10.2013
Cаба муниципаль районы башкарма комитетының мәгариф бүлеге тарафыннан җибәрелгән нигезләмәдә хәбәр ителгәнчә, 2 сентябрь һәм 10 октябрь аралыгында Россия Федерациясе Конституциясенең 20 еллыгына багышланган бөтенроссия конкурсының муниципаль этабы үтте. Конкурска хикәяләр, иншалар, проект эшләре һәм методик эшкәртмәләр җибәрергә мөмкин иде. Безнең мәктәп укучылары да конкурста бик теләп катнаштылар һәм алдынгы урыннар яуладылар. 7 сыйныф укучысы Галләмова Алсу хикәяләр конкурсында I урынны алды (җитәкчесе Хаҗиева А.Р.). Иншалар конкурсында 6 сыйныф укучысы Гайфуллина Альбина ( җитәкчесе Галәвиева М.М.) һәм 5 сыйныф укучысы Рахимуллин Тәбрис (җитәкчесе Мәҗитова Р.Г.) алдынгы урыннарга ирештеләр.
-
Корбан бәйрәме мөбәрәк булсын! 15.10.2013

Барыбызны да изге Корбан бәйрәме белән чын күңелебездән котлыйбыз!
Изге Корбан бәйрәме көнендә кылган догаларыбыз һәм игелекләребез кабул булсын, изге ниятләребез һәм якты хыялларыбыз тормышка ашсын. Күңелләребезгә – иман нуры, гаиләләребезгә иминлек һәм мәхәббәт хисләре иңсен. Барчабызга да саулык-сәламәтлек, бәхетле озын гомер, бәрәкәтле тормыш телибез! -
12.10.2013
11 октябрь көнне, татар теле укытучысы Галимуллина Д.Г. һәм башлангыч сыйныфлар укытучысы Гомәрова Р.Т., Саба гимназиясендә үткәрелгән “Универсаль укыту гамәлләре” дип исемләнгән республика семинарында булдылар. Семинар бик эшлекле узды, ачык дәресләр күрсәтелде. Татар теле дәресләрендә универсаль укыту гамәлләрен чынга ашыру һәм яңа технологияләр кулланып укыту буенча чыгышлар ясалды.
-
Реализация ФГОС
11.10.2013
На днях учитель истории нашей школы Сафин И.Ф. принял участие на всероссийском семинаре "Реализация ФГОС ОО". На семинаре рассматривались цели и задачи основного общего образования в условиях реализации требований Федерального государственного образовательного стандарта.
-
Баскетбол ярышларына әзерлек
10.10.2013
Район укытучыларының баскетбол буенча ярышлары оештырылу уңаеннан мәктәбебездә әзерлек эшләре башланды. Баскетбол командасының составы сайланды, шөгыльләнү графигы билгеләнде. Юлбат мәктәбе укытучылары укучылар командасы белән уйнарга да өлгерделәр.
-
09.10.2013
Бүген, 9 октябрь көнне, мәктәбебезнең 9 нчы сыйныф укучылары, Шәмәрдән лицее базасында математика фәне буенча яңа формадагы имтиханга әзерлек максатыннан тест биремнәре эшлиләр. Аларга уңышлар телибез!
-
"Наркотикларсыз тормыш" айлыгы
08.10.2013
Планда каралганча, очрашулар, тәрбия сәгатьләре уздырыла. “На краю пропасти” дип исемләнгән тема кысаларында башлангыч класс укучылары белән китапханәче Мансурова Э.В. җитәкчелегендә китап күргәзмәсе оештырылды.
10-11 кл. укучылары белән “Наркомания-билет в один конец» темасына презентация каралды.
«Быть здоровым-это стильно!» 5-7 кл. класс сәгатьләрендә әңгәмәләр.
8 кл. укучылары әти-әниләре белән берлектә түгәрәк өстәл янында сөйләшү алып барылды. Темалары да уңышлы сайланган иде. “Горькие плоды сладкой жизни». Әлеге әңгәмә матур тормыш шартларында яшәүче балаларның ничек итеп упкынга тәгәрәүләрен төшергән видео-сюжет белән йомгакланды.
-
Мәктәбебездә - семинар 08.10.2013

Бүген мәктәбебездә районның яшь укытучылары өчен химия һәм биология фәннәре буенча семинар үткәрелде. Укытучы Хаҗиева Әлфира Рифгатовна 11нче сыйныфларда - биологиядән, 10 нчы сыйныфларда –химиядән ачык дәресләр күрсәтте. Соңыннан киңәшмә өлеше булды. Яшь укытучылар үзләре өчен бик күп файдалы мәгълүмат алып, алга таба үзләренең эшләрендә дә файдаланачакларын белдереп, чыгышлар ясадылар, дәрескә карата булган уңай фикерләрен җиткерделәр.










