Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422077, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Юлбат, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-37-26;+7(843)-624-37-56 |
| E-Mail: | ulbatsaba@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Юлбатская ООШ" |
| Руководитель: | Хазиев Ильнар Ильдарович |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 89 учащихся |
| У нас учат: | 25 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 166 167 ( 168 ) 169 170 >>
-
Лагерьда Сабантуй 24.06.2013

Бүген лагерьда балалар өчен Сабантуй оештырылды. Өч төркемгә бүленеп укучылар Сабантуе ярышларында катнаштылар: кашыкка йомырка куеп йөгерделәр, капчык киеп сикерделәр, кашык белән су ташыдылар, судагы алманы ашадылар һ.б. Аннары җиңүче отрядлар билгеләнде, барлык укучыларга Сабантуй бүләкләре тапшырылды. Укучылар канәгатьләнү хисләре белән лагерьның соңгы көнен үткәрделәр. Аларга җәйге каникулларын исән-имин үткәреп, ял итеп яңа уку елларына аяк басуларын теләп калабыз.
Күңелле каникуллар Сезгә кадерле укучыларыбыз!
-
Сау бул лагерь! 23.06.2013

Бүгенге көн лагерь белән хушлашу көне буларак оештырылды. Тәрбиячеләр "Сау бул лагерь!" дип аталган музыкаль кичә үткәрделәр. Лагерь тормышына йомгак ясап "Кем иң актив! Кем иң тырыш!" дигән исем астында укучыларның активлыгын билгеләделәр. Һәр укучыга бүләкләр,мактау кәгазьләре тапшырдылар. Беренче көнне үк күтәрелгән мәктәп флагын төшерер көннәр дә җитте.
-
Без беркайда да, беркайчан да сугыш теләмибез! 22.06.2013

Лагерьда бүген Бөек Ватан сугышы башлану көне буларак тәрбиячеләр тарафыннан "Без беркайда да, беркайчан да сугыш теләмибез!" дип аталган чара оештырдылар. Монда сугыш вакытында ватан сакчыларының рухын күтәрергә булышкан, Җиңүне якынайткан җырларны өйрәнделәр, Бөек Ватан сугышчыларына куелган һәйкәлгә чәчәкләр ясадылар. Һәйкәлгә барып сугыш каһарманнарын бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Һәм , әлбәттә, физик мөмкинлекләрне үстерү максатыннан саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнадылар.
-
Саба кадет-мәктәбендә дусларча очрашу 21.06.2013

Бүген "Хыял" лагере Саба кадет-мәктәбенә дусларча очрашуга барды. Балалар андагы укучылар белән дуслаштылар, аларның мәктәпләре һәм лагерь эшчәнлеге белән таныштылар. Бигрәк тә "Күңелле стартлар" уенында җиңеп кайтулары белән дә шатландылар. Төштән соң Юлбат китапханәсе мөдире Хаҗиева Кадрия апалары белән татарча кроссворд чиштеләр. Үзләренең белемле, эрудицияле булуларын күрсәттеләр.
-
Милли традицияләрне искә төшереп 20.06.2013

Бүгенге көн "Татар халык уеннары" дип аталган исем астында үтте. Балалар борынгы заманнардан ук яратып уйналган "Гөлбану", "Сәлим-Сәлимә", "Бишпарлы" һәм башка уеннарны кызыксынып уйнадылар. Көннең икенче яртысы табигатьтә дару үләннәре җыюга багышланды. Балалар һәрбер үләннең файдасы хакында әңгәмәдән соң аларны бик тиз таба белделәр, кышкы сезон өчен бик күп үләннәр җыйдылар.
-
Бассейнга сәяхәт 19.06.2013

Балалар Саба бассейнына сәяхәтне көтеп алалар. Бүген, ниһаять, аларның теләкләре чынга ашты. Укучылар бассейнда йөзәргә өйрәнделәр, бергәләшеп уйнадылар, суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр. Ә төшке аштан соң Фаляхова Ф.Г. ”Татарстан шәһәрләренә сәяхәт” дигән чара оештырды. Монда укучылар Республикабыз шәһәрләре белән якыннанрак таныштылар, презентация карадылар. Көн бик күңелле үтте.
-
Лесхоз бистәсенә сәяхәт 18.06.2013

Бүген балалар Лесхоз бистәсендәге Дендрологик бакча һәм Урман питомнигына бару бәхетенә ирештеләр. Экскурсиядә робот ярдәмендә агач утырту һәм үстерү процессын күзәттеләр, чит илләр үсемлекләрен безнең як табигате шарларында үстерү ысуллары белән таныштылар. Укучылар Лесхоздан бик бай мәгълүмат туплап кайттылар. Шулай ук кызыклы мультфильмнар карау, саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнау да читтә калмады.
-
"Хыял"да 14 нче көн 17.06.2013

Иртәнге чаралардан соң Шакирҗанова Ф.Г. балаларга "Математик ребуслар чишү" оештырды. Укучылар математика фәненнән белемнәрен искә төшерделәр, анаграммалар, башваткычлар чиштеләр, мәктәп белән бәйле сүзләрне ачыкладылар, саннар кергән мәкальләрне искә төшерделәр интерактив тактада эшләү күнекмәләрен ныгыттылар. Аннары Сафина Р.Г. "Волшебное слово" дип аталган чара үткәрде. Монда балалар бер сүздән күп сүзләр, сүздән бер хәрефен үзгәртеп икенче сүз төзеделәр, сүзнең эченә керүче сүзләрне таптылар. Көн бик кызыклы һәм файдалы үтте.
-
Җәйге "Аҗаган" 15.06.2013

Бүген 15 июнь көнне лагерьда укучыларга Фаляхов З.В. һәм тәрбиячеләр тарафыннан “Аҗаган” оештырылды. Балалар дару үләннәре эзләделәр, географик сорауларга җавап бирделәр, спорт уеннарында катнаштылар һәм иң соңгы этапта мәктәп территориясе буенча пакет эзләделәр. Әлеге чарада патриотик хис тәрбияләнде, тирә-юньдә ориентлашу алымнарына өйрәтелде.
Ә аннары милли үзаңны үстерү юнәлешендә татарча мультфильмнар карау оештырылды.
-
"Хыял"да 12 нче көн 14.06.2013

“Хыял” лагерендә бүген инглиз теле белән шөгыльләнделәр. Амирова Г.Р. тарафыннан инглиз телендә "Туган ягым-гөлләр иле!” дип аталган КВН үткәрелде. Балалар инглиз телендә үзләренең туган яклары турында сөйләделәр.Төштән соң Китапханәче Кадрия апа “Китаплар иленә сәяхәт” дигән темага әңгәмә оештырды. Укучылар өчен бик тә файдалы һәм кызыклы мәгълүмат бирелде.










