Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422077, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Юлбат, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-37-26;+7(843)-624-37-56 |
| E-Mail: | ulbatsaba@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Юлбатская ООШ" |
| Руководитель: | Хазиев Ильнар Ильдарович |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 89 учащихся |
| У нас учат: | 25 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 156 ( 157 ) 158 159 160 >>
-
Кышкы лагерьның җиденче көне 31.12.2013

“Хыял” ял һәм сәламәтләндерү лагеренда соңгы көн. Бу көн дә укучыларыбыз бик файдалы үзды. Бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнделәр. Яңа ел алдыннан күңелле уеннар уйналды. Укучыларга кышкы каникулларда кызыклы яллар телибез!
-
Кышкы лагерьның алтынчы көне 30.12.2013

Юлбат урта гомумбелем бирү мәктәбендәге “Хыял” ял һәм сәламәтләндерү лагереның алтынчы көне уңышлы узды. Программа буенча иртәнге линейка, иртәнге аш, отрядларда эшчәнлек –барысы да эзлекле рәвештә узды.
-
Кышкы лагерьның бишенче көне 29.12.2013

Лагерьның бишенче көне күңелләрдә онытылмас мизгелләре белән калыр. Яңа ел көне маҗаралар белән тулы көн. Барыгызны да бәйрәмнәр белән котлыйбыз. Яңа ел бары шатлыклар, куанычлар китерсен иде. Саулык булсын, байлык булсын, Яңа ел котлы булсын.
-
Кышкы лагерьның дүртенче көне 28.12.2013

дүртенче көнебез түгәрәкләр,консультацияләр, Яңа елга әзерлек эшләре белән үтте.
-
Кышкы лагерьның өченче көне 27.12.2013

Лагерьның өченче көне укучыларның җыелулары, иртәнге зарядка белән башланды.Иртәнге аштан соң консультацияләр, түгәрәкләр башланып китте. Кышкы спорт уеннары, яңа елга әзерлек көнебезне тагын да ямьләндерде.
-
Кышкы лагерның икенче көне 26.12.2013

Кышкы “Хыял” ял һәм сәламәтләндерү лагерыбызның икенче көне тагын да истә калырлык булды. Иртән җыелу, көн тәртибе белән таныштыру. Иртәнге гимнастикалар, отрядларда эшчәнлек, баскетбол уены һәм районыбызга сәяхәт.Кыш уртасында су коену барлык кешегә дә эләкми әле.
-
Кышкы лагерьның беренче көне 25.12.2013

Юлбат урта гомумбелем бирү мәктәбендә “Хыял” ял һәм сәламәтләндерү лагеры башланып китте. Көн тәртибе буенча балаларны җыю, отрядларга бүлү, лагерьны ачу тантанасы, күңелле чаралар булды. Тагын бер күңелле мизгел - мәктәп флагын кабул итү тантанасы .
-
Хуш киләсең, Яңа ел! 23.12.2013

Мәктәптә Яңа елга әзерлек эшләре бара: сыйныф бүлмәләрен бизәү, стенгазета чыгару, мәктәп янына сыннар ясау, бәйрәмгә концерт номерлары әзерләү һ.б. Тиздән көтеп алган Чыршы бәйрәмнәре җитә. Яңа еллар тынычлык, иминлек алып килсен. Күкләребез һаман шулай аяз булсын, илебез тыныч булсын. Ат елы безгә гел яхшы хәбәрләр генә китерсен!
-
Көрәш
23.12.2013
21 декабрь көнне мәктәбебезнең көрәш командасы Саба спорт комплексында үткәрелгән көрәш ярышында катнаштылар. Призлы урыннарга лаек булмасалар да, алар көрәш алымнарын яхшы үзләштерүләрен күрсәттеләр. Спортчыларыбызга киләчәктә яңа бәйгеләрдә уңышлар елмаюын телибез!
-
Хоккей ярышы
21.12.2013
20 декабрь көнне мәктәбебезнең хоккей командасы Лесхоз боз сараенда 1999-2001 нче елгы укучылар арасында үткән хоккей ярышының зона этабында катнаштылар. Алар алты команда арасында дүртенче урынга лаек булдылар.










