Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru; tgim1@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 638 учащихся, из них 11 иностранных граждан |
| У нас учат: | 42 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 211 ( 212 ) 213 214 215 216 217 218 219 220 >>
-
“Ломоносов укулары” шәһәркүләм фәнни-гамәли конференциянең җиңүчеләре – безнең гимназия укучылары. 29.02.2016

27 нче февраль көнне 1нче санлы Татар гимназиясе укучылары традиция буенча шәһәр күләмендә Казан шәһәренең 7 нче гимназиясендә уза торган «Ломоносов укулары»ның 20 нче фәнни-гамәли конференциясендә катнашы. Безнең гимназияне 8Б сыйныфы укучылары Ч. Хәбибуллин, А. Шаһабиев һәм З. Зиятдиновалар тәкъдим итте.
-
Чаңгы ярышы 29.02.2016

29 нчы февральдә башлангыч сыйныф укучылары арасында гимназия беренчелегенә чаңгы ярышы булып узды. Ярыш 2 төрдән чыгып бәяләнде:
1) Командалар беренчелеге;
2) Шәхси беренчелек. -
«Иң шәп футболчылар сыйныфы” бәйгесендә катнашу турында 26.02.2016

Бүген, ягъни 26нчы февраль көнне гимназиябезнең актлар залында 5нче мартта “Казан- Арена” стадионында узачак “Рубин”- “Кубань” уенына барып, Казан шәһәре мәктәпләре арасында игълан ителгән “Иң шәп футболчылар сыйныфы” бәйгесендә катнашу мөмкинлегенә ия булу хакында укучыларның бердәм утырышы булып узды.
-
Әдәби-музыкаль кичә 25.02.2016

Муса Җәлилнең 130 еллыгы уңаеннан гимназиядә шагыйрьне искә алу кичәләре дәвам итә. Бүген актлар залында шундый кичәләрнең чираттагысы булып узды. 4 А сыйныф укучылары, сыйныф җитәкчеләре Фәридә Фәимовна җитәкчелегендә , герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 130 ел тулу уңаеннан әдәби – музыкаль кичә әзерләп, гимназия укучыларына һәм шагыйрь иҗаты белән кызыксынучыларга тәкъдим итте.
-
Гаилә сәламәтлеге көн
24.02.2016
Укучыларның һәм ата-аналарның сәламәтлекләрен саклау һәм ныгыту, шул исәптән, кышкы спорт уеннарын гомумиләштерү максатыннан, 22нче февраль 1-11 сыйныфларда “Гаилә сәламәтлеге көне ” дип игълан ителде. Сыйныф җитәкчеләре 1-11нче сыйныф укучылары арасында чаңгыда , тимераякта шуу һ.б. буенча саф һавада спорт уеннары оештырды.
-
Гимназиядә “Парламент дәресләре – 2016 ” исеме астында рәсем күргәзмәсе оештырылды. 15.02.2016

Башлангыч сыйныф укучыларының Татарстан Республикасы һәм Дәүләт Советы турындагы күзаллауларын тирәнәйтү, иҗади фикерләү сәләтләрен үстерү һәм рәсемдә чагылдырырга өйрәтү максатыннан “ Татарстан – без ул!”, “ Мин - үз илемнең гражданины ”, “ Нәрсә ул яхшы, нәрсә ул начар” дигән темаларга рәсем күргәзмәсе оештырылды.
-
Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулу уңаеннан 15.02.2016

Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көнен искә алу уңаеннан бүген, ягъни 15нче февраль көнне, гимназиядә сыйныф сәгатьләре узды, 4 “А” сыйныфы укучылары шагыйрь иҗаты турында “Гомерем минем моңлы бер җыр иде” дип исемләнгән әдәби-музыкаль чара әзерләде.
-
Спортның хәрби – гамәли төрләре буенча гимназия укучылары район күләмендәге Спартакиадада катнашты
13.02.2016
Укучыларда хәрби-ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләү, шул исәптән, сәламәт яшәү рәвешен яшүсмерләр арасында киң күләмдә җәелдерү максатыннан, 12нче февраль көнне гимназиянең 8-11 сыйныф егетләр командасы спортның хәрби – гамәли төрләре буенча район күләмендәге Спартакиадада катнашты
-
“Мәгариф. Карьера» күргәзмәсе 10.02.2016

Бүген, ягъни 10нчы февраль көнне “Казан ярминкәсе”ндә “Мәгариф. Карьера» дип исемләнгән махсус күргәзмә узды. Гимназиянең югары сыйныф укучылары да бүген бу күргәзмәдә булып кайтты. Укучылар сайлаячак һөнәрләре белән якыннан танышты, һөнәрләренең хезмәттә чагылачак үзенчәлекләренә төшенде.
-
Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы көне 06.02.2016

5нче февральдә гимназиядә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы көне булып узды. Юл кагыйдәләренә буйсыну, аны бозмау һәм куркынычсызлыкны кисәтү максатыннан, сыйныф сәгатьләре уздырылды.














