Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru; tgim1@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 638 учащихся, из них 11 иностранных граждан |
| У нас учат: | 42 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 211 212 ( 213 ) 214 215 216 217 218 219 220 >>
-
Әдәби тел нормаларына кагылышсыз лексикага каршы көрәш көне 03.02.2016

3нче февральдә гимназиядә Әдәби тел нормаларына кагылышсыз лексикага каршы көрәш көненә багышлап, “ Тел сафлыгы” темасына әңгәмәләр, бердәм сыйныф сәгатьләре узды
-
Китапханәдә Нюрнбергтагы Халыкара хәрби трибуналның 70 еллыгына багышланган күргәзмә оештырылды 02.02.2016

2нче февраль көнне гимназия китапханәсендә Нюрнбергтагы Халыкара хәрби трибуналның 70 еллыгына багышланган тематик күргәзмә укучылар игътибарына тәкъдим ителде.
-
“Сәламәтлек” проектларын яклау 29.01.2016

Гимназиядә атна башыннан ук старт алган “Сәламәтлек” проектларын яклау дәвам итә. Бүген гимназиянең актлар залында 7 проект якланды. Проектларны укучылар үзләренең сыйныф җитәкчеләре белән берлектә әзерләгән иде.
-
“ ТАССРга 95 ел : тарихи истәлекләр, шәхесләр һәм вакыйгалар” темасына багышланган интерактив чара 29.01.2016

«Кадрлар резервы» дип исемләнгән Республика күләмендәге проект кысаларында 1нче татар гимназиясендә “ ТАССРга 95 ел : тарихи истәлекләр, шәхесләр һәм вакыйгалар” темасына багышланган интерактив чара булып узды.
-
Күңелле стартлар 29.01.2016

Бүген 3нче сыйныфлар арасында «Күңелле стартлар» уены узды. 3 А, 3Б, 3 В сыйныфы укучылары әлеге бәйгедә бик теләп катнашты. Уен дүрт төрле сынаудан гыйбарәт иде: эстафета, туплы йөгереш, кыршау белән йөгереш һ.б.
-
“Кар кызына – алкалар” бәйгесе нәтиҗәләре 28.01.2016

Яңа ел алдыннан гына «Казан Кремле» Дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгында “Кар кызына – алкалар” дип исемләнгән бәйге узды. Шушы бәйгедә 1нче сыйныф укучысы Калинина М. катнашып, (сыйныф җитәкчесе- Җиһаншина Гүзәлия Хәбибулловна) җиңү яулады һәм гран-при дипломына лаек булды. Афәрин! Миленаны һәм Гүзәлия Хәбибулловнаны уңышлары белән котлыйбыз!
-
Укучылар исә тарих битләренә күз салып, дәһшәтле сугыш еллары, Ленинград блокадасы мәхшәрен сурәтләгән язмалар белән якыннан танышты. 27.01.2016

Ленинград блокадасы Россия тарихында озакка сузылган һәм иң фаҗигале вакыйгаларның берсе. Гитлер Ленинградны юкка чыгарырга теләгән, әмма герой-шәһәр калкан булып яуга күтәрелгән. Нәкъ 871 көн (1941нең 8 сентябреннән - 1944 елның 27 гыйнварынача) дәвам иткән мәхшәрдән соң Ленинград, ниһаять, 1944 елның 27 гыйнварында тулысынча немец гаскәрләреннән азат ителгән.
-
Гимназиядә бу атнадан сәламәтлек проектлары старт алачак 25.01.2016

Гимназиядә бу атнадан сәламәтлек проектлары старт алачак. Сәламәтлеккә багышланган төрле чаралар уздыру, гамәли эшләр башкару гимназиябездә инде күптәннән гадәткә кергән күренеш.
-
22.01.2016

Әле 2015нче елның көзендә генә Казан мәктәпләрендә белем бирүче 600 дән артык укытучы барлык фәннәрдән дә тест тапшырган иде.Быелның 22 нче гыйнварында Республика күләмендә 300гә якын укытучы җөмһүриятебезнең төрле районнарыннан килеп, 1нче Татар гимназиясендә аттестация алдыннан хәзерлек тестларын тапшырды. Аның нәтиҗәләре укытучыларны яңадан әзерләү һәм аларның квалификациясен күтәрү буенча эшне оештырырга ярдәм итәчәк.
-
“Илһам” Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенә әзерлек 20.01.2016

Гимназиянең иҗатка сәләтле укучылары Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан Г. Тукайның тууына 130 һәм М. Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышлап уздырылачак “Илһам” Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенә әзерләнә.














