Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru; tgim1@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 638 учащихся, из них 11 иностранных граждан |
| У нас учат: | 42 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 211 212 213 ( 214 ) 215 216 217 218 219 220 >>
-
Гимназия Конфуция Институты белгечләре белән тыгыз элемтәдә тора: әледән-әле очрашулар оештырыла, ачык дәресләр уздырыла. 19.01.2016

Бу елның сентябрь аеннан ук Казанның дүрт мәктәбендә эксперименталь рәвештә кытай теле өйрәтелә башлаган иде. Алар арасында безнең 1нче татар гимназиясе дә тәҗрибә уза. Гимназия Конфуция Институты белгечләре белән тыгыз элемтәдә тора: әледән-әле очрашулар оештырыла, ачык дәресләр уздырыла.
-
Бердәм Хәтер дәресе узды 15.01.2016

Нюрнбергтагы Халыкара хәрби трибуналның 70 еллыгына багышланган Бердәм Хәтер дәресе гимназиябездә бүген, ягъни 15 гыйнвар көнне үткәрелде.
-
Варислар иленә сәяхәт 15.01.2016

Бүген, 15нче гыйнвар көнне, гимназиябезнең 5нче сыйныф укучылары да, “Варислар иленә сәяхәт” кылып, Татарстан Варислар Берлеге сафларына кабул ителде. Берлек янәдән 53 яшь вариска артты!
-
Гимназия Үзидарәсенең җыелышы булып узды
14.01.2016
12нче гыйнвар көнне тәрбия эшләре буенча директор урынбасары тарафыннан оештырылган Гимназия Үзидарәсенең җыелышы булып узды. Үткән чиреккә, узган эшләргә йомгак ясалды, нәтиҗәләр чыгарылды.
-
Гимназиядә каникул вакытында түгәрәкләр һәм консультацияләр эшчәнлеге дәвам итте
11.01.2016
Быел укучыларның кышкы каникуллары 28 декабрьдән башланып, 10 гыйнварга кадәр дәвам итте. Гимназиядә каникул вакытында түгәрәкләр һәм консультацияләр эшчәнлеге дәвам итте.
-
Күңелле бәйрәм яллары һәм озын каникуллардан соң мәктәптә укуның иң озын чиреге - III чирек башланды
11.01.2016
Күңелле бәйрәм яллары һәм озын каникуллардан соң мәктәптә укуның иң озын чиреге - III чирек башланды. Сагындырып кына яуган ап-ак карга күмелеп кышкы каникуллар да үтеп китте.
Чыршы бәйрәмнәре дә тыныч һәм куркынычсыз узды. Ә бүгеннән инде - укырга! Хәерле сәгатьтә! -
Яңа ел бәйге-тамашасы 26.12.2015

Гомуми урта белем бирүче уку йортларында Яңа ел алды тамашалары башланып китте. 25нче декабрь көнне 1нче санлы татар гимназиясе укучылары да яңа ел тамашасында катнашып, үз иҗатларын тамаша кылды.
-
Кышкы могҗиза 24.12.2015

Кыш – әкияткә тиң могҗизалар вакыты. Бу бигрәк тә балаларга яхшы таныш. Нәкъ менә могҗизага тиң табигатьнең серле бер фасылы, яңа елның якынлашуы 1нче санлы гимназия укучыларын да битараф калдыра алмады. Һәр укучы “ Кышкы могҗиза” дигән темага рәсем һәм кул эшләнмәләре ясады. Иң матур рәсемнәрдән күргәзмә оештырылды. Ә кул эшләнмәләре арасында нидиләре генә юк! Кул астында гына булган җисемнәргә яңача “җан өргән” алар! Афәрин!
-
Cпортка кагылышлы күрсәтмә чыгышлар чарасы булып узды 23.12.2015

22нче декабрь көнне гимназиянең спорт залында 5-7 сыйныфлар арасында физик тәрбия укытучылары тарафыннан оештырылган спортка кагылышлы күрсәтмә чыгышлар чарасы булып узды.
-
СПИДка каршы Халыкара көрәш көне 15.12.2015

15нче декабрь көнне гимназиягә йогышлы чирләрне кисәтү һәм СПИДка каршы көрәш турында сөйләшү өчен ТР Сәламәтлек саклау Министрлыгына караган махсус үзәк хезмәткәре чакырылып, өлкән сыйныф укучыларын замана чиреннән кисәтеп, лекцияләр үткәрелде.














