Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru; tgim1@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 638 учащихся, из них 11 иностранных граждан |
| У нас учат: | 42 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 211 212 213 214 215 216 217 218 ( 219 ) 220 >>
-
Ышаныч телефоны 21.09.2015

Буген яшүсмер яшьтәге мәктәп укучылары үзләрен борчыган сорауларны 8-800-2000-122 телефоны аша җиткерә ала . Билгеле булганча, яшүсмерләр кайчагында әти-әниләре, яшьтәшләре , укытучылары белән уртак тел таба алмыйча, килеп туган проблема алдында югалып кала. Проблема белән ялгыз калу очраклары еш кына балаларны кискен фаҗигаләргә этәрә. Серләреңне сөйләр дустың, яисә якын кешең булмаса, “ Ышаныч телефоны”на шалтырата аласың.
Безнең гимназиядә дә 14-20 сентябрь көннәрендә “Время доверять” исеме астында балаларның « Ышаныч телефоны”н презентацияләү, аларны әлеге телефонга психологик яктан хәзерләү дәресләре узды. Дәресләр мавыктыргыч уен рәвешендә дә, сыйныфтан тыш чаралар буларак та үтте. Кыскасы, дәресләр укучылар өчен дә, укытучылар һәм ата-аналар өчен дә файдалы булып, балаларда “Ышаныч телефоны”на тулысынча ышаныч тудыру максатыннан чыгып эшләнде. Гимназиядә бердәм гомумроссия номеры күрсәтелгән “ Кызыл тартма” да булдырылды.
-
Международный день грамотности 09.09.2015

8 сентября 2015 года в МБОУ «Татарская гимназия №1» Вахитовского района г.Казани учителя гимназии провели классные часы и уроки, посвященные Международному дню грамотности. Грамотность является основным фактором устойчивого развития. Навыки грамотности являются необходимым условием приобретения более обширных знаний, навыков, взглядов и ценностей, требующихся для создания устойчивых обществ. В этом году празднование Международного дня грамотности было посвящено изучению ключевых связей и взаимодействия между грамотностью и будущими Целями устойчивого развития, которые будут приняты в ходе 70-й сессии Генеральной Ассамблеи ООН в сентябре 2015 года.
-
Беслан - безнең хәтердә 04.09.2015

3 сентябрь Россиядә терроризмга каршы көрәштә халыкара бердәмлек көне буларак билгеләп үтелә. Ул 2004 елның 1-3 сентябрендәге Бесландагы фаҗигә белән бәйле рәвештә 2005 елның 6 июлендә "Россиянең хәрби дан көннәре" федераль законы белән кертелә.3 сентябрьдә гимназиядә уздырылган "Беслан- безнең хәтердә" сыйныф сәгатенең төп максаты -балаларда терроризмга каршы нәфрәт уяту,мәрхәмәтлелек хисләре, актив гражданлык позициясе булдыру.
-
Балалар куркынычсызлыгы айлыгы 03.09.2015

Балалар куркынычсызлыгы айлыгын үткәрү кысаларында 3 нче сентябрьдә гимназиябездә тормыш куркынычсызлыгы кагыйдәләрен саклау буенча сыйныф сәгатьләре узды. МЧС инспекторы Сафин Р.Р. 5, 6 сыйныф укучылары белән “Янгынга юл куймыйк” дип исемләнгән кисәтү әңгәмәсе үткәрде.
-
Белем көне! 01.09.2015

1 сентябрь - Белем көне.
Белем бирү оешмаларында яңа уку елы башланды. Гимназиябез бу уку елында өч беренче сыйныф туплады. Кояшлы беренче сентябрь иртәсендә 530 бала белем ишекләрен ачып керде. Укучыларны, мөгаллимнәрене, ата-аналарны гимназия директоры Г.Г. Шәмсиева яңа уку елы башлануы белән котлады, барына да уңышлар теләде. -
Пробный день!!! 26.08.2015

Вниманию учащихся и их родителей!!!
Пробный день состоится 28 августа в 11.00. -
Вниманию родителей!!!
20.07.2015
На cайте Казанского образовательного портала размещена анкета для опроса родителей о качестве образовательных услуг "Оцени свою школу" .
Вы можете оценить качество образовательных услуг в МБОУ "Татарская гимназия №1" пройдя по ссылке http://test-kazanobr.ru/node/138 -
Чыгарылыш сыйныф укучыларына олы тормышта зур уңышлар телибез! 26.06.2015

Гимназиябезнең 11 нче сыйныф укучылары, төп дәүләт имтиханнарында яхшы нәтиҗәләргә ирешеп, бүген урта гомуми белем турында аттестат алдылар.Гимназия директоры Гөлфия Гаязовна укучыларның барысын да 11 нче сыйныфны уңышлы тәмамлаулары белән кайнар котлады һәм тормышларында максатларына ирешүләрен теләде.
Гимназиядә уку дәверендә бу чыгарылыш укучылары үзләрен иҗатка сәләтле укучылар итеп күрсәттеләр. Алар ел саен шигъри сүз бәйгеләрендә, театр фестивальләрендә, фәнни-гамәли конференцияләрдә зур уңышка ирештеләр, район, шәһәр, республика, россиякүләм бәйгеләрдә гимназия данын якладылар. Чыгарылыш сыйныф укучыларына олы тормышта зур уңышлар телибез. -
Олимпиа көне 26.06.2015

26 нчы июньдә мәктәп яны лагеренда Олимпиа көне үткәрелде.
-
«Дуслык» лагеренда Сабантуй 26.06.2015

Күктә кояш елмая, күңелдә сөенеч, шатлык, чөнки бүген бездә зур бәйрәм – Сабантуй. 26 нчы июнь көнне “Дуслык” лагеренда Сабантуй гөрләде. Балалар бик тырышып төрле бәйгеләрдә катнаштылар: чүлмәк ваттылар, аркан тарттылар, кашыкка йомырка куеп йөгерделәр, капчык киеп сикерделәр, җырладылар, биеделәр. Чын Сабантуйдагы кебек истәлекле бүләкләр дә бар иде. Иң өлгер, иң тырышлар гына ия булды ул бүләкләргә. Бәйрәм бик күңелле узды. Балаларның йөзендә бәхет, елмаю, зур шатлык иде!














