Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru; tgim1@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 638 учащихся, из них 11 иностранных граждан |
| У нас учат: | 42 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << ( 241 ) 242 243 244 245 246 247 248 249 250 >>
-
Казан шәһәренең иң яхшы укытучысы – 2015 31.01.2014

23 нче гыйнвардан “Казан шәһәренең иң яхшы укытучысы – 2015” бәйгесенең район туры уза . Быел гимназиябез данын башлангыч сыйныф укытучысы Хәбибуллина Эльвира Наилевна яклый. Ул “Тәнкыйди фикер йөртүне үстерү технологиясен кулланып, башлангыч сыйныф укучыларының фикерләү сәләтен активлаштыру”дигән темага методик семинарда уңышлы чыгыш ясады һәм әйләнә-тирә дөнья фәненннән ачык дәрес күрсәтте. Эльвира Наилевна методик семинар һәм ачык дәрес нәтиҗәләре буенча бәйгенең өченче турына узды. 5 нче февраль көнне мастер-класс үткәрәчәк. Аңа уңышлар телибез!
-
30.01.2014
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шәфигуллина Эльвира Илгисовна “Казан шәһәренең иң яхшы ел укытучысы 2014” бәйгесенең беренче, икенче турларын узып, өченче, дүртенче турларыны чыкты. Бу турларда Эльвира Илгисовна балалар белән сыйныф сәгате уздыру, ата-аналар җыелышы үткәрүдәге осталыкларын күрсәтте. Укучыларны иҗади фикер йөртергә өйрәтү, хәзерге җәмгыяттә үз урыныңны табу, балаларга рухи-әхлакый тәрбия бирү мәсьәләләре буенча тәҗрибә уртаклашты.
-
Казан шәһәренең иң яхшы ел укытучысы 2014 28.01.2014

Бүген, 28 нче гыйнварда, “Казан шәһәренең иң яхшы ел укытучысы 2014” шәһәр бәйгесенең район этабы кысаларында Шәфигуллина Эльвира Илгисовна татар теленнән ачык дәрес күрсәтте. Дәреснең темасы - “Сыйфатларның җөмләдәге роле”. Укучылар тавыш бирү пультлары ярдәмендә теманы кабатладылар, интерактив такта кулланып, барлык биремнәрне дә бик уңышлы башкардылар. Балалар актив, тырыш булдылар, һәр биремне кызыксынып эшләделәр. Дәрестә проектлар методын куллану укучыларның иҗади фикерләү сәләтен, җаваплылык, үз-үзеңә бәя бирү күнекмәләрен формалаштырырга ярдәм итүче методларның берсе булуы ассызыкланды.
-
Ленинград блокадасы 27.01.2014

27 нче гыйнвар – Ленинград блокадасы өзелгәнгә 70 ел тулган көн. 1941 нче елның 8 нче сентябреннән 1944 нче елның 27 нче гыйнварына кадәр шәһәр камалышта кала. 871 көн буе Ленинград фашистларга бирелмәс өчен көрәшә. Шәһәр эчендә туктаусыз бомбалар ява, ачлык, кая карама җимереклек. Бердәнбер тормыш юлы - Ладога күле аша уза торган юл. Мондый шартларда да рухын сындырмаган, бирешмәгән халкыбыз өчен горурлык хисләре уяна бездә.
Бүген, 27 нче гыйнварда, гимназиябездә Ленинград блокадасы темасына багышланган сыйныф сәгатьләре үткәрелде. Сугыш чоры балалары язмышы турында сөйләгәндә, күбесенең күзендә яшь иде. Башка беркайчан да сугыш булмасын, илебездә тынычлык, иминлек булсын иде, дип тели балалар. -
Талантлы кеше - матур кеше 24.01.2014

24 нче гыйнвар көнне 1 нче татар гимназиясенең 6 а сыйныфында Мәдәният елына багышланган “ Талантлы син, кеше туганым “ темасына сыйныф сәгате үткәрелде. Дәреснең беренче өлешендә матурлык турында шигырьләр тыңланды, сәләтле кешеләр Фәнис Яруллин, Илһам Шакиров, Фатих Сибгатуллин турында мәгълүмат бирелде. Укучыларга өй эшенә үзләре турында презентация әзерләп килергә кушылган иде. Алар дипломнарын сыйныфташларына күрсәттеләр, кайберләре тактага эленде. Сыйныф каршында җырлау, бию, шигырь башкару балаларның күңелләренә аеруча хуш килде. Укучылар талантлы кеше - матур кеше, вакытыңны бушка, файдасыз үткәрергә ярамый дигән нәтиҗә ясадылар.
-
Ел укытучысы 2014
23.01.2014
Бүген, 23 нче гыйнварда, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шәфигуллина Э.И., башлангыч сыйныф укытучысы Анжуева О.В. “Ел укытучысы 2014” бәйгесенең беренче этабында катнаштылар.
Укытучылар үзләренең методик темалары буенча тәҗрибә уртаклаштылар. Жюри әгъзалары алар эшенә югары бәя бирде. -
Йолдызлы сәгать 21.01.2014

20 нче гыйнварда укытучылар Зәйнуллина З.Ф., Кәримулина Л.М. 7-10 нчы сыйныф укучылары өчен “Йолдызлы сәгать” математик уены үткәрделәр. Укучылар уенда, математикадан мавыктыргыч биремнәр үтәү белән бергә, бөек грек галимнәре, рус математиклары турында да кызыклы мәгълүматлар алдылар. Җанатарлар өчен дә танып белү сәләтен үстерә, белем һәм күнекмәләрне арттыра торган биремнәр күп иде. Дәрестән тыш үткәрелгән математик чара табигать һәм математика фәннәре атналыклары кысаларында үзды, укучыларның кызыксынулары киңәюгә ярдәм итте.
-
Югары категорияле укытучы Гыймадиев Наил Галләмович физикадан 8а сыйныфында ачык дәрес күрсәтте 20.01.2014

Бүген югары категорияле укытучы Гыймадиев Наил Галләмович физикадан 8а сыйныфында ачык дәрес күрсәтте. “Электр тогы” темасына үткәрелгән дәрес математика һәм табигать фәннәре атналыклары кысаларында үздырылды. Физика кануннарын гамәлдә куллану һәм химия дәресе белән бәйләп укыту укучылар өчен тагын да кызыклы, файдалы булды. Физика дәресләрендә үткәрелгән тәҗрибәләр теоретик материалны аңлауның нәтиҗәлелеген арттыра. Директор урынбасарлары, хезмәттәшләре ачык дәрескә югары бәя бирде.
-
Бердәм сыйныф сәгате 17.01.2014

Гимназиядә “1нче татар гимназиясенең белем порталы” дигән темага бердәм сыйныф сәгатьләре булып узды. Укучылар ул дәрестә порталны яңарту мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Яңа проектлар, фикерләр әйтелде.
Сыйныф җитәкчеләре порталдагы яңалыклар сәхифәсе (GymLine) турында искә төшереп киттеләр. Бу сәхифә гимназия өчен бик уңайлы. Документлар әйләнеше, кирәкле мәгълүматны тиз генә җиткерү, әти-әниләргә һәм укучыларга белдерүләр һәм башка функцияләре бар ул сәхифәнең. -
Математика һәм табигать фәннәре атналыгы кысаларында, информатика укытучысы Баһаутдинова Резеда Рашатовна ачык түгәрәк шөгыле үткәрде 16.01.2014

Математика һәм табигать фәннәре атналыгы кысаларында, бүген информатика укытучысы Баһаутдинова Резеда Рашатовна ачык түгәрәк шөгыле үткәрде. Укучылар роботларны эшләтү өчен үзләре программа төзергә өйрәнделәр, программаларын гамәлдә кулланып та күрсәттеләр.














