Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru; tgim1@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 638 учащихся, из них 11 иностранных граждан |
| У нас учат: | 42 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 241 242 243 244 245 ( 246 ) 247 248 249 250 >>
-
Педагогик киңәшмә утырышы 13.11.2013

12 нче ноябрь көнне гимназиядә педагогик киңәшмә утырышы узды . “Авторлык программалары, методик кулланмалар төзү аша укытучыларның һөнәри осталыкларын үстерү” - төп тема итеп алынган иде. Киңәшмәнең 1нче өлешендә Мәгарифне үстерү институты хезмәткәре , Татарстанның атказанган укытучысы, педагогика фәннәре докторы Ахбарова Г.Х. чыгыш ясады. Ул укытучыларны авторлык программасын язу эше белән тәфсилләп таныштырды. Аның чыгышы бик кызыклы һәм файдалы иде.
Киңәшмәнең 2нче өлешендә 1нче чирек нәтиҗәләре буенча директор урынбасары Рамазанова Чулпан Рәҗәповна чыгыш ясады. Укытуның сыйфатын күтәрү өчен нинди алымнар файдалырак, үтемлерәк, шул турыда укытучылар фикер алыштылар. -
Татарстан Республикасы Конституциясе 02.11.2013

2013 нче елның 2 нче ноябрендә ел саен уздырыла торган Парламент дәресләре үтте. Укучыларга парламент һәм аның эшчәнлеге турында сөйләнелде. Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан укучылар яңадан Конституцияне укыдылар.
-
Бөтенроссия дәресе 01.11.2013

4 нче ноябрьдә булачак Халыклар бердәмлеге көне алдыннан 1нче татар гимназиясендә 1-11сыйныф укучылары өчен Бөтенроссия дәресе узды.
Әңгәмә барышында Россия халыкларының милләтара мөнәсәбәте турындагы сорауларга да кагылдылар. Толерантлык һәм түземлелек турында сөйләштеләр. Бөтенроссия дәресе кызыклы һәм җанлы үтте.
Укучылар әти-әниләренә, яшьтәшләренә, укытучыларга карата яхшы мөгамәләдә булырлар дип ышанып каласы килә. -
Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы көне 30.10.2013

2013 нче елның 30 нчы октябре гимназиядә “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы көне” дип игълан ителде. Шул уңайдан балалар катнашында юл фаҗигасен кисәтүгә юнәлдерелгән рәсемнәр бәйгесе уздырылды.
-
Иҗади көз 29.10.2013

28нче октябрь көнне укучыларда әхлакый һәм рухи кыйммәтләр тәрбияләү максатында 5-10 сыйныфлар арасында “Иҗади көз”дип аталган бәйге узды. Бәйге 3 этаптан торды:
1.Көзге эшләнмәләр, аларны тәкъдим итү
2.Гимназия кызлары, егетләренең сәхнәдә көзге киемнәр күрсәтүе
3.Иҗади номер
Җиңүчеләр түбәндәгечә билгеләнде:
I урын – 8а сыйныфы
II урын – 6а сыйныфы
III урын – 9а сыйныфы, 10а сыйныфы.
Котлыйбыз! Уңышлар телибез! -
Көзге байлыктан ясалган эшләнмәләр күргәзмәсе. 28.10.2013

Ни арада җәй үткән,
Алтын көз килеп җиткән.
Җимешләр өлгергәч, бакча
Бигрәк тә матур икән!
Бүген безнең гимназиядә яшелчә , җиләк-җимештән һәм табигый материалдан ясалган эшләнмәләр күргәзмәсе бара. Аларны башлангыч сыйныф укучылары үзләренең әти-әниләре белән бергәләп ясаган. Эшләнмәләр искиткеч! Тик кызганыч, аларны озак саклап булмый. Ләкин бүген бу матурлыкка барыбыз да соклана.Карагыз, нинди гүзәллек монда! -
Көзге кәеф 26.10.2013

Сары, сары, сап-сары
Агачның яфраклары.
Җил исә, ява яфрак –
Көзнең матур чаклары.
Бигрәк матур көзге табигать! Тирә-якта сары, кызгылт, яшел, көрән төсләр. Бу күренешкә карап һәркем хозурлана. Шул тәэсирләрдән яңа иҗат җимешләре туа...
Гимназиядә “Көзге кәеф” исемендәге күмәк иҗади эшләр күргәзмәсе бара. Укучылар, табигатьне күзәтеп, матурлыкка сокланып, яңадан-яңа иҗади эшләр тудыралар һәм бәйгегә тәкъдим итәләр. -
Гимназия Үзидарәсенең президенты сайланды 25.10.2013

Бүген актлар залында гимназия Үзидарәсенең президенты сайланды.
Кандидатларның берсе, Галиуллина Гөлшат, кандидатурасын кире алды, моны ул үзенең барлык вакытын Бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнүгә бирү белән аңлатты.
Башка кандидатлар: Фасахов Булат, Галиуллина Миләүшә, Һидиятуллина Диана программаларының төп тезислары белән таныштырдылар, үзләре турында сөйләделәр.
Президетлыкка кандидатларның бер-берсенә сораулар бирүе аеруча җанлы үтте. Тавыш бирүнең ахырында сайлау комиссиясе нәтиҗәләр ясады, беркетмә тутырды һәм сайлау нәтиҗәләрен игълан итте.
Сайлау нәтиҗәләре:
Галиуллина Миләүшә - 11 тавыш,
Фасахов Булат - 10 тавыш,
Һидиятуллинна Диана - 2 тавыш.
Галиуллина Миләүшәне ихлас күңелдән котлыйбыз. Аның гимназия Үзидарәсе активы белән гадел, кызыклы, җаваплы идарә итүенә ышаныбыз. -
Поздравляем!
25.10.2013
Поздравляем учителя информатики и ИКТ Багаутдинову Резеду Рашатовну, прошедшую на очный тур XI республиканского конкурса «Использование современных информационно-коммуникационных технологий в образовательной деятельности». Желаем успехов и дальнейших побед!
-
Ата-аналар һәм укучылар игътибарына!
24.10.2013
Укучыларның көзге ялы 2013 нче елның 3 нче ноябрендә башлана һәм 10 нчы ноябрендә тәмамлана. Икенче чирекнең беренче уку көне 2013 нче елның 11 нче ноябре - дүшәмбе көн.














