Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru; tgim1@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 638 учащихся, из них 11 иностранных граждан |
| У нас учат: | 42 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 241 242 243 244 ( 245 ) 246 247 248 249 250 >>
-
Мавыктыргыч фән һәм техника йорты 28.11.2013

27нче ноябрьдә 6а сыйныф укучылары мавыктыргыч фән һәм техника йортында булдылар.
Музейда интерактив экспонатлар бар иде. Балалар, аларны тотып карап, үзләре төрле экспериментлар үткәрделәр.
“Музейга сәяхәт бездә онытылмас тәэсирләр калдырды”,- диделәр 6нчы сыйныф укучылары. -
Әниләр көне 25.11.2013

24нче ноябрьдә илебездә “Әниләр көне” булып үтте. Һәр кеше өчен иң кадерле кеше- Әни, әлбәттә. Ул, төн йокыларын калдырып, безне иркәләп- назлап үстерә. Балам чын кеше булсын, дип бөтен тырышлыгын, сәламәтлеген бирә. Ә без аларны хөрмәтли беләбезме соң?
Гимназиядә “Әниләр көне” уңаеннан сыйныф сәгатьләре, иншалар язу конкурсы; мәктәп газетасына мәкаләләр, шигырьләр язу; “Әниемнең портреты” дигән исем астында фото һәм рәсемнәр бәйгесе узды. Соңгысында укучылар аеруча актив катнаштылар. 2нче катта аларның эшләреннән күргәзмә оештырылды. Һәркем сокланырлык иҗат җимешләре бик күп иде. -
Внимание! Он-лайн голосование в республиканском конкурсе "IT - чемпион"
23.11.2013
Он-лайн голосование в республиканском конкурсе "IT - чемпион" (Творческая номинация).
Учащиеся могут проголосовать на портале edu.tatar.ru "Электронное образование в РТ" только со своего личного кабинета и только 1 раз.
Процедура голосования:
1) Зайти в личный кабинет.
2) В разделе "IT - чемпион" рядом с записью "Творческая номинация" нажать "Голосование", где будут представлены работы учащихся по различным номинациям.
3)Выбрав одну из работ нажать "Нравится". -
Кул көрәше уздырылды 22.11.2013

Бүген, 22 нче ноябрьдә, укучылар үзидарәсе һәм физик тәрбия укытучылары җитәкчелегендә егетләр, кызлар арасында кул көрәше уздырылды, җиңүчеләр билгеләнде. 7-8, 9-11 сыйныфларның призерлары катнашында үткәрелгән өстәмә турнирда 1нче урынны 9а сыйныфы укучысы Семенев Рөстәм, 2нче урынны 8а сыйныфы укучысы Габидуллин Нур, 3нче урынны 11а сыйныфы укучысы Сәләхов Рөстәм яулады. Җиңүчеләрне ихлас күңелдән котлыйбыз, киләчәк ярышларда уңышлар телибез.
-
Югары сыйныфлар өчен тәрбия сәгате уздырылды 22.11.2013

Бүген, 22 нче ноябрьдә, Балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссияcе инспекторы Тәнзилә Корбанова катнашында гражданнарның сәламәтлеген тәмәке төтененнән, аның зыянлы тәэсиреннән саклау турында югары сыйныфлар өчен тәрбия сәгате уздырылды. Тәнзилә Корбанова 2013нче елның 1 нче июленнән кулланылышка кергән 15 нче номерлы федераль законны укучыларга төшендерде.
-
Гимназия китапханәсендә китаплар күргәзмәсе 21.11.2013

Безнең гимназия китапханәсендә ноябрь аенда түбәндәге юбилярларның китаплары күргәзмәсе үтә:
9 ноябрьдә - И.С.Тургеневның тууына 195 ел
20 ноябрьдә -С.Лагерлефның тууына 155 ел
23 ноябрьдә - Н.Н.Носовның тууына 105 ел
28 ноябрьдә - Г.Кутуйның тууына 110 ел
30 ноябрьдә - В.Ю.Драгунскийның тууына 100 ел.
Балалар китапханәгә бик теләп киләләр һәм андагы күргәзмә белән кызыксынып танышалар, тәкъдим ителгән китапларны өйгә укырга алалар. -
ГИМНАЗИЯДӘ ТАТАРСТАНДАГЫ МАТӘМ КӨНЕ БУЕНЧА СЫЙНЫФ СӘГАТЬЛӘРЕ УЗА 18.11.2013

Бүген Татарстанда матәм көне игълан ителде. Республикада дәүләт әләмнәре төшерелде, күңел ачу чаралары туктатылды. Мәчетләрдә һәм чиркәүләрдә догалар кылына.
Искә төшерәбез, кичә “Татарстан” авиакомпаниясенең “Боинг- 737” самолеты җиргә төшкәндә һәлакәткә очрады. Аның бортында 50 кеше бар иде, шул исәптән 2 бала. Алар барысы да һәлак булдылар -
Гимназиядә Бөтенроссия паралимпиада дәресләре үтте 16.11.2013

15 нче ноябрьдә гимназиядә Бөтенроссия паралимпиада дәресләре үтте.Олимпиада һәм Паралимпиада хәрәкәте, уеннарның барлыкка килү тарихы, XXII кышкы олимпия уеннарына Сочидагы әзерлек эшләре, XI Паралимпия уеннары турында бик тулы һәм кызыклы мәгълүмат алды 1-11нче сыйныф укучылары.
Бу дәрестә паралимпиада спортсменнарының, тормыш авырлыкларына карамыйча, шундый югары үрләр яулый алуларына сокландылар балалар. -
Әниләр көне 15.11.2013

“Әниләр көне” алдыннан гимназиядә китаплар күргәзмәсе оештырылды , “Минем әниемнең портреты” дигән темага күмәк-иҗади эш һәм шулай ук бәйрәм концертына әзерлек эшләре алып барыла.
-
Министрлар аппараты
14.11.2013
Гимназиядә укучылар үзидарәсенең лидерларын сайлаганнан соң, Хөкүмәт аппараты оешты. Аңа түбәндәгеләр керә:
Мәдәният һәм ял итү эшләре буенча министрлар – Павлова Зарина, Чекменева Диана;
Хезмәт министрлары – Юсупова Гузель, Хидиятуллина Ляйсан, Ахмадуллина Наиля;
Экология министрлары – Сабирзянова Эльвина, Марданова Ляйсан;
Мәгариф министрлары – Волкова Анастасия, Хасанова Рамиля;
Спорт һәм сәламәтлек министрлары – Суфияров Раиль, Султангареева Лилия, Габидуллин Нур ;
Мәгълүмат үзәге министры – Галиуллина Гульшат;














