Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru; tgim1@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 638 учащихся, из них 11 иностранных граждан |
| У нас учат: | 42 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 231 232 233 234 235 236 237 238 239 ( 240 ) >>
-
“Татарстан Республикасы халыкларының тарихи һәм мәдәни-әхлакый хәзинәләре” дигән фәнни-тикшеренү укучылар конференциясе 15.02.2014

“Татарстан Республикасы халыкларының тарихи һәм мәдәни-әхлакый хәзинәләре” дигән фәнни-тикшеренү укучылар конференциясе ел саен Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең башкарма комитеты мәгариф идарәсе, югары профессиональ белем бирүче дәүләт мәгариф учреждениесе “Казан (Идел буе) федераль университеты”, Казан (Идел буе) федераль университетының педагогика һәм психология институты, муниципаль методик учреждениесе “Шәһәр методик үзәге”, Казан шәһәре Идел буе районының “40 нчы гимназия” гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе тарафыннан үткәрелә.
Конференциянең максаты: Гуманитар һәм табигый-математик фәннәр өлкәсендәге тикшеренү эшчәнлегенә тарту юлы белән укучыларның интеллектуаль иҗатын үстерүгә стимуллаштыра торган шартлар тудыру.
Гимназиябезнең 8 укучысы әлеге конференциядә уңышлы чыгыш ясадылар һәм катнашучы сертификаты белән бүләкләнделәр. -
"Оста куллар" студиясе 15.02.2014

“Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс”, -диелә татар халык мәкалендә. Шушы сүзләрне истә тотып, гимназиябезнең укучылары төрле түгәрәкләргә, студияләргә йөриләр. Шуларның берсе – “Оста куллар” студиясе. Ниләр генә эшләмиләр алар биредә: әкияти аккошлар, тал чыбыкларыннан ясалган Убырлы карчык өе, пластмасса чәнечке һәм тасмалар ярдәмендә ясалган җилпәзә, мамык һәм тукымадан ясалган кар бабайлар, бәйләү җебеннән ясалган йөрәкләр, чәчәкләр һ.б.
Үзегез дә килеп карый аласыз иҗат җимешләрен. “Оста куллар” студиясенең күргәзмәсе икенче катта эшли. Рәхим итегез! -
“Сәламәт гаиләдә - сәламәт балалар” темасына бөтенроссия дәресе узды. 14.02.2014

2014нче елның 13 нче февралендә гимназиядә “Сәламәт гаиләдә - сәламәт балалар” темасына бөтенроссия дәресе узды.
Дәреснең максаты - укучыларны гаилә кыйммәтләренә өйрәтү, балаларның сәламәтлеген саклау һәм ныгыту, аларның гармонияле үсешен тәэмин итү, республикабызда уза торган сәламәтлек саклау буенча программаларны пропагандалау. Интерактив тавыш бирү пультлары, мобиль кабинет, интерактив такта һәм өстәл куллану дәресләрнең нәтиҗәлелеген арттырды. Кулланылган алымнар, ысуллар укучыларның кәефен күтәрде, сәламәт яшәү рәвешен үстерергә ярдәм итте. -
13.02.2014

11-13 февральдә “Казан шәһәренең иң яхшы укытучысы – 2014” шәһәр бәйгесенең беренче туры үткәрелде. Гимназиябезнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шәфигуллина Эльвира Илгисовна бәйгенең бу турында уңышлы чыгыш ясады. Бүген ул балалар белән сөйләшүдә, укучыларның яшь үзенчәлекләрен, кызыксынуларын исәпкә алып, алар өчен әһәмиятле мәсәләләрне оста хәл итә алуын раслады.
Эльвира Илгисовна ата-аналар белән әңгәмә вакытында катлаулы педагогик ситуацияләрне чишү мөмкинлекләрен күрсәтте. -
Гимназиядә рус теле һәм әдәбияты айлыгы бара 10.02.2014

Гимназиядә рус теле һәм әдәбияты айлыгы бара. Бүген яшь укытучы Таланова Ольга Сергеевна 6”А” сыйныфында ачык дәрес үткәрде. Ул сыйфатларны дөрес язарга өйрәтү белән бергә, укучыларның бәйләнешле сөйләмен үстерү, рус әдәбиятына кызыксыну уятуга да зур игътибар бирде. Яшь укытучыга остазлары киңәшләрен җиткерделәр, директор урынбасарлары дәрескә тулы анализ ясады.
-
“Татар кызы” бәйгесенең район туры 07.02.2014

Бүген Балалар иҗат үзәгендә Вахитов һәм Идел буе районнары мәктәпләрендә укучы туташлар “Татар кызы” бәйгесенең район турында катнашты. Гимназиябезнең 11 нче сыйныф укучы Гыйләҗева Айгөл, район турының беренче бүлегендә җыр, бию, нәфис сүз сөйләүдәге осталыкларын күрсәтеп, финалга узды. Айгөл уңышлы чыгышы белән тамашачылар күңелен яулады, аңа зур җиңү телибез.
-
Гимназиядә татар телендә үткәрелә торган шәһәр олимпиадасының район туры узды 06.02.2014

Бүген 1нче татар гимназиясендә география, химия, информатикадан татар телендә үткәрелә торган шәһәр олимпиадасының район туры узды. Вахитов һәм Идел буе районы мәктәпләреннән барлыгы 100дән артык бала катнашты. Жюри укучыларның эшен югары бәяләде, җиңүчеләрнең исеме алдагы көннәрдә билгеле булачак.
-
Гимназиябездә үткәрелгән «Талантлы син, кеше туганым» әдәби кунакханәсенә очрашуга Роберт Миңнуллин килде 06.02.2014

Бүген гимназиябездә үткәрелгән «Талантлы син, кеше туганым» әдәби кунакханәсенә очрашуга Г. Тукай, М.Җәлил, А.Алиш исемендәге премияләр лауреаты, Г.Х.Андерсен исемендәге Халыкара Мактаулы Диплом иясе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, “Бөтенроссия татар гаиләсе” фонды рәисе Роберт Миңнуллин килде.
Роберт Миңнуллин җәмгыятьнең хәзерге үсеш чорында, яшь буынның рухи кыйммәтләргә мөнәсәбәте үзгәргән вакытта ,”Бөтенроссия татар гаиләсе” фондының эшчәнлеге турында укучылар, укытучылар күңелендә якты хисләр уятырлык итеп сөйләде. Р.Миңнуллинның шигърият диңгезенә килү юллары бормалы һәм кызыклы булган. Әлеге истәлекләр укучылар күңелендә озакка калачак. Р.Миңнуллин үзенең балалар шагыйре булуы белән горурлана, Г.Тукай, Ш.Галиев, С.Хәкимнәрне үзенең остазлары саный. Кичәдә Р.Миңнуллин шигырьләрен 7 яшьтән 17 яшькә кадәрле балалар да, “Бөтенроссия татар гаиләсе” фонды директоры Гайфуллина Миләүшә Хафизовна да искеткеч осталык белән сөйләде. Шагыйрь сүзләренә язылган җырларны Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиева һәм гимназия укучылары башкарды. Очрашу һәркем күңелендә якты хатирә, җанга сеңгән моң булып калачак.
Безнең җаныбыз
Моңга коенган.
Безнең йөрәкләр
Моңнан коелган. (Р. Миңнуллин) -
Февраль ае рус теле һәм әдәбияты айлыгы дип игълан ителде 04.02.2014

1нче татар гимназиясендә февраль ае рус теле һәм әдәбияты айлыгы дип игълан ителде. Шушы айлык кысаларында беренче категорияле рус теле һәм әдәбияты укытучысы Шугурова Лариса Николаевна ачык дәрес үткәрде.
Дәреснең темасы - “ Иярченле кушма җөмләдә тыныш билгеләре кую”. Дәрес башында куелган максатка ирешү өчен, укучылар төрле биремле күнегүләр башкардылар. Дәрестә рус әдәбияты, тел тарихы белән бәйле кызыклы материал күп бирелде, укучыларны имтиханга әзерләү эше һәр дәрестә нәтиҗәле оештырыла. Дәрескә директор урынбасарлары, хезмәттәшләре югары бәя бирде. -
03.02.2014

Бүген, 3 нче февральдә, “Казан шәһәренең иң яхшы ел укытучысы 2014” шәһәр бәйгесенең район этабы кысаларында Шәфигуллина Эльвира Илгисовна мастер-класс күрсәтте. “Театр яктылыкка, нурга илтә” темасына үткәрелгән мастер-класс жюри тарафыннан югары бәяләнде.














