Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru; tgim1@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 638 учащихся, из них 11 иностранных граждан |
| У нас учат: | 42 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 221 222 223 224 225 226 227 228 229 ( 230 ) >>
-
Әниләр көне 28.11.2014

28 ноябрьдә башлангыч сыйныф укучылары әниләр көненә багышланган кичә үткәрделәр. Балалар иң кадерле кешеләренә шигырьләр сөйләделәр, матур җырлар җырладылар һәм биеделәр. Бәйрәм бик күңелле узды.
-
Бөек Ватан сугышы ветераны белән очрашу 27.11.2014

Бүген, 27 нче ноябрьдә, Бөек Ватан сугышы ветераны Ислам ага белән хезмәт ветераны Өммегөлсем ханым Шакировлар белән очрашу узды. Очрашуны тележурналистика җитәкчесе Абдуллина Ф.Г. 5нче “А” сыйныфы кучылары белән әзерләде.
Балалар ветеранга сораулар бирделәр, шигырьләр, җырлар әзерләделәр. Очрашуда 3нче А, 7нче А, 6нчы һәм 5нче сыйныфлар катнашты.
Очрашудан соң укучылар ветеран белән әңгәмә кордылар,фотога төштеләр. Очрашу укучылар күңелендә җылы хисләр калдырды. -
Кабинетлар конкурсы
25.11.2014
19 – 21 ноябрь көннәрендә Вахитов һәм Идел буе районнарының белем бирү оешмалары арасында кабинетлар конкурсы үтте. Инглиз теле укытучылары бу бәйгедә үзләренең эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. Шушы бәйгедә югары квалификацион категорияле инглиз теле укытучысы Хайсарова Чулпан Мубиновна 2нче урынга лаек булды. Аны зур җиңүе белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Киләчәктә иҗади уңышлар телибез.
-
24.11.2014

Бүген, 24 ноябрьдә, 10-11 сыйныф укучылары өчен Татарстан Республикасының Хезмәт һәм мәшгульлек министрлыгы вәкиле Халяпина Ирина Викторовна очрашу үткәрде. Ирина Викторовна хәзерге вакытта хезмәт базары таләпләрен истә тотып белем алу кирәклеген искәртте. Ул укучылар арасында анкета үткәрде, бу балаларга һөнәр сайларга ярдәм итәчәк.
-
Казан елга портының Бөек Ватан сугышына багышланган музеена сәяхәт 20.11.2014

Бүген, 20 нче ноябрьдә, гимназиянең 5а һәм 5в сыйныф укучылары Казан елга портының Бөек Ватан сугышына багышланган музеенда булдылар.Музей директоры Власенко А.И балаларга елга портын ачу тарихы, Бөек Ватан сугышында елга портында эшләүчеләрнең батырлыгы турында сөйләде.Сугыш ветераннарына, Советлар Союзы Герое М.П.Девятаевка багышланган Дан почмагы укучыларга аеруча ошады.
-
К.Тинчуринның тууына 127 ел булуга багышланган конференциянең нәтиҗәләре шушы көннәрдә билгеле булды
20.11.2014
К.Тинчуринның тууына 127 ел булуга багышланган конференциянең нәтиҗәләре шушы көннәрдә билгеле булды. Гимназиябезнең 10А сыйныфы укучысы Җамалиев Нияз, драматургның “Сүнгән йолдызлар” әсәреннән Надир монологын сөйләп, гала-концертта чыгыш ясау хокукын яулады. Ниязның зур җиңүенә без чын күңелдән шатланабыз, киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез.
-
Уроки доброты 19.11.2014

19 ноября в гимназии прошел «Урок доброты». Особенно ярко он прошел в начальных классах. На примерах доступных детскому восприятию, был объяснён, какой смысл люди вкладывают в понятия «добро и зло». На уроках учащиеся создавали «сад» доброты. Уроки мотивировали детей на совершение добрых поступков.
-
Парламентские урок 17.11.2014

К 20-летию Государственного Совета Республики Татарстан 17 ноября 2014 года в гимназии прошел единый Парламентские урок – 2014 по теме «Здесь рождаются законы».
-
Поэзия Победы 15.11.2014

13 ноября на базе ЦВР Приволжского района прошел конкурс чтецов «Поэзия Победы» в номинации «Произведение поэтов- очевидцев Великой Отечественной войны» среди учащихся старших классов 1 место занял наш ученик, Фасахов Булат. Сердечно поздравляем!
-
Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге 12.11.2014

2014 ел Татарстанда һәм илебездә Мәдәният елы буларак билгеләп үтелә. Шушы уңайдан Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тарафыннан “Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге” дигән проект гамәлгә ашырыла.Мәдәни көндәлектә беренче сыйныф укучысы үзенең тарихи-мәдәни урыннарга сәяхәт кылгач алган мәгълүматларын язып барачак. Көндәлеген пөхтә итеп алып барган укучыларга бәйгедә катнашу мөмкинлеге бирелә.
Бүген гимназиядә беренче сыйныф укучыларына әлеге көндәлекне тапшыру тантанасы үтте. Кич белән ата-аналар җыелышында бәйгенең нигезләмәсе белән таныштыру булачак. Җиңүчеләр арасында 1нче гимназия укучыларын да күрергә телибез. Уңышлар сезгә, кадерле балалар!














