Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru; tgim1@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 638 учащихся, из них 11 иностранных граждан |
| У нас учат: | 42 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 221 222 223 ( 224 ) 225 226 227 228 229 230 >>
-
Бөтендөнья Космонавтика көне 11.04.2015

12 апрель – Бөтендөнья Космонавтика көне. Шул уңайдан гимназиябездә космонавтикага багышланган бердәм дәрес уздырылды. Укучыларга космос, аны өйрәнү тарихы,бу өлкәдә эшләгән галимнәр, беренче очучы-хайваннар, беренче космонавт Ю.А.Гагарин, беренче хатын-кыз космонавт В.Терешкова, космонавтлар, космик очышлар тарихы турында бай мәгълүмат бирелде. Башлангыч сыйныф укучылары Космонавтика көненә багышланган кул эшләнмәләре ясадылар.
-
Бөтендөнья сәламәтлек көне 08.04.2015

7 апрель – Бөтендөнья сәламәтлек көне. Бөтендөнья сәламәтлек көне ел саен планетаның сәламәтлек саклау системасы алдында торган глобаль проблемаларга багышлана һәм төрле шигарьләр астында уза. Быел сәламәтлек көне “Туклану ризыкларының куркынычсызлыгына” багышланды. Шушы уңайдан гимназиядә сыйныф сәгатьләре узды. Шәфкать туташы Г.А. Сираева укучыларга дөрес туклану, файдалы һәм зарарлы ризыклар турында сөйләде. Укучылар дөрес туклануның кеше сәламәтлеге өчен ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуын аңладылар.
-
“Сәяр” шәһәркүләм театр фестиваленең йомгаклау этабы
06.04.2015
Мәктәп укучылары арасында оештырылган “Сәяр” шәһәркүләм театр фестиваленең 6 нчы апрель көнне йомгаклау этабы узды. Гимназиябезнең “Умырзая” театр студиясе коллективы, Ә.Еникинең “Мәк чәчәге” нәсерен сәхнәләштереп, лауреат исеменә лаек булды. Төп рольне башкаручы 7 нче сыйныф укучысы Гафурова Аделина «Тамашачы мәхәббәте”номинациясендә җиңү яулады. “Умырзая” театр студиясенә киләчәк иҗатларында уңышлар телибез. Афәрин!
-
Илебездә, телебездә, күңелләрдә Тукай мәңгелек
04.04.2015
3 нче апрель көнне “Илебездә, телебездә, күңелләрдә Тукай мәңгелек” дип исемләнгән шәһәркүләм шигырь сөйләүчеләр бәйгесе узды. Әлеге бәйгедә 10 “А” сыйныфы укучысы Җамалиев Нияз һәм 3 “А” сыйныфы укучысы Турлов Нияз II дәрәҗәдәге лауреат исеменә лаек булдылар. Укучыларны җиңүләре белән кайнар котлыйбыз.
-
Халыкара балалар китабы көне 03.04.2015

2-нче апрель - халыкара балалар китабы көне.
Бу бәйрәмне 1967нче елдан Һанс Христиан Андерсен туган көнне бөтен дөнья бәйрәм итә.
Гимназиябез китапханәсендә, шушы бәйрәм уңаеннан, китаплар күргәзмәсе оештырылды. Китапханәче В.М. Умарова башлангыч сыйныф укучыларын Һанс Христиан Андерсенның иҗаты белән таныштырды. -
Кошлар - безнең канатлы дусларыбыз 01.04.2015

Бүген гимназиядә Халыкара кошлар көненә багышланган сыйныф сәгатьләре узды. Укучылар сыйныф җитәкчеләре белән берлектә сыерчык оялары элделәр. “Кошлар - безнең канатлы дусларыбыз. Без алар турында кайгыртырга бурычлы”, - ди гимназия укучылары.
-
Күпкырлы талант иясе Фасахов Булат “Талантлы егет” номинациясендә җиңү яулады 31.03.2015

30 нчы мартта «Татар егете» һәм “Татар кызы” шәһәр бәйгесенең йомгаклау туры узды. Вахитов районы данын гимназиябезнең 11А сыйныфы укучысы Фасахов Булат яклады. 1нче сыйныфтан район, шәһәр, республика, россиякүләм шигырь һәм театр бәйгеләрендә зур җиңүләр яулаган Булат, соңгы елларда гармунда, курайда уйнау һәм җырлау сәләтләрен үстерде. Күпкырлы талант иясе Фасахов Булат “Талантлы егет” номинациясендә җиңү яулады. Аны чын күңелдән котлыйбыз!
-
Укучыларның Идел буе конференциясе 31.03.2015

1 нче гимназия укучылары ел дәвамында фәнни-гамәли конференцияләрдә уңышлы чыгыш ясый. Укучыларның Идел буе конференциясендә быел 4 укучы катнашты. 10 А сыйныфы укучылары Җамалиев Нияз, Таһирова Динә, “Фольклор һәм татар әдәбияты”, “Татарстан тарихы” секцияләрендә катнашып, фәнни эшләре өчен дипломга лаек булдылар.
-
«Живая классика» Бөтенроссия яшь шигырь укучылар бәйгесенең район этабы нәтиҗәләре
29.03.2015
Гимназиябезнең 7 нче сыйныф укучысы Фаекова Дилә «Живая классика» Бөтенроссия яшь шигырь укучылар бәйгесенең район этабында III урын яулады һәм бәйгенең региональ этабында чыгыш ясау мөмкинлегенә ия булды. Диләгә алга таба да уңышлар телибез!
-
Туфан Миңнуллин исемендәге II республика конференциясе нәтиҗәләре 28.03.2015

27 мартта Туфан Миңнуллин исемендәге II республика конференциясе узды. Гимназиябез укучылары әлеге конференциясенең төрле номинацияләрендә уңышлы чыгыш ясадылар. “Журналистика. Кызыл тышлы дәфтәрдән” номинациясендә 10 нчы сыйныф укучысы Җамалиев Нияз II дәрәҗәле дипломга лаек булды, “Драматургия. “Театр яктылыкка, нурга илтә...” номинациясе буенча гимназиябезнең “Умырзая” театраль коллективы, Әмирхан Еникинең “Мәк чәчәге” нәсерен сәхнәләштереп, Гран-при яуладылар. Укучыларны һәм аларның җитәкчеләре Хөснетдинова Эльмира Рөстәмовнаны, Жиранина Катарина Алексеевнаны зур җиңүләре белән котлыйбыз!














