Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru; tgim1@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 638 учащихся, из них 11 иностранных граждан |
| У нас учат: | 42 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 221 222 223 224 ( 225 ) 226 227 228 229 230 >>
-
28.03.2015

21-25 мартта балалар һәм яшьләр иҗатының Халыкара фестиваль-конкурсы узды. Гимназиябез укучылары Миневалиева Айсылу, Зиннәтуллина Диләрә һәм Хөснетдинова Карина бәйгедә уңышлы чыгыш ясап, 1 нче һәм 2 нче дәрәҗәге дипломнарга лаек булдылар. Кызларны уңышлары белән котлыйбыз!
-
Ел укытучысы 2015 27.03.2015

26 мартта башлангыч сыйныф укытучысы Хәбибуллина Эльвира Наилевна “Ел укытучысы 2015” бәйгесенең зона этабында уңышлы чыгыш ясады. Ул әйләнә-тирә дөнья фәненнән "Азия" темасы буенча ачык дәрес һәм "Критик фикерләүне үстерү ысуллары" темасына мастер-класс күрсәтте. Аңа алга таба да уңышлар телибез!
-
Cугыш һәм тыл ветераннарын бүләкләү тантанасы 19.03.2015

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан гимназиядә 18 март көнне сугыш һәм тыл ветераннарын бүләкләү тантанасы булды. Вахитов һәм Идел буе районнарының аппарат җитәкчесе Әхмәдуллин Айрат Наилевич ветераннарны Бөек Җиңү белән котлады һәм медальләр тапшырды. Бүләкләү тантанасыннан соң гимназия укучылары концерт куйды.
-
"Илһам" Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесе
17.03.2015
Татар әдәбиятына, мәдәниятенә кызыксыну уяту, әдәби иҗатка сәләтле булган яшьләрне ачыклау, үстерү максатыннан, Мәгариф һәм фән министрлыгы "Илһам" Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесе уздыра. Бәйгегә Татарстаннан һәм Россия төбәкләреннән 622 эш кабул ителгән. Беренче тур таләпләре буенча, экспертлар төркеме барлык әсәрләр арасыннан163 иң яхшы шигъри әсәрне, 117 иң яхшы проза әсәрен, 17 драма әсәрен сайлап алган.
21 нче март көнне 2 нче лицей-интернатта уздырылачак 2 нче турда гимазиянең 2 нче сыйныф укучысы Закирова Эльвина, 3 нче сыйныф укучысы Шадалиева Динә, 4 нче сыйныф укучысы Миннегарипов Рәдиф, 9 нчы сыйныф укучысы Галиев Нияз, 10 нчы сыйныф укучысы Җамалиев Нияз, 11 нче сыйныф укучысы Фасахов Булат катнашачак. Укучыларны II турга чыгулары белән кайнар котлыйбыз, алга таба да иҗади уңышлар телибез! -
“Казан-Йорт” шәһәркүләм бәйгенең сайлап алу этабы узды 17.03.2015

17 нче мартта Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган “Казан-Йорт” шәһәркүләм бәйгенең сайлап алу этабында Фасахов Булат нәфис сүз номинациясе буенча, «Умырзая» театр студиясе, Әмирхан Еникинең “Мәк чәчәге” нәсерен сәхнәләштереп, театраль коллективлар номинациясендә чыгыш ясадылар.
-
“Илебездә, телебездә, күңелләрдә Тукай мәңгелек” шәһәркүләм шигырь сөйләүчеләр бәйгесене
17.03.2015
17 нче мартта “Илебездә, телебездә, күңелләрдә Тукай мәңгелек” шәһәркүләм шигырь сөйләүчеләр бәйгесенең район этабы узды. 10 нчы сыйныф укучысы Җамалиев Нияз, 3 нче сыйныф укучысы Турлов Нияз Г. Тукай шигырьләре номинациясендә, 2 нче сыйныф укучылары Шәрәфетдиова Адилә, Гатауллина Анаит, 3 нче сыйныф укучысы Шамсина Динә, 10 нчы сыйныф укучысы Җамалиев Нияз Г.Тукай һәм сугышка багышлап үзләре язган шигырьләр номинациясендә катнаштылар.
-
Ел укытучысы 2015
16.03.2015
Башлангыч сыйныф укытучысы Хәбибуллина Эльвира Наилевна, “Ел укытучысы 2015” бәйгесенең шәһәр этабында өченче урын яулап, зона этабында чыгыш ясарга әзерләнә. Ул 26 нчы март көнне ачык дәрес һәм мастер-класс күрсәтәчәк.
-
«Живая классика» Бөтенроссия яшь шигырь укучылар бәйгесенең район этабы узды
16.03.2015
16 мартта «Живая классика» Бөтенроссия яшь шигырь укучылар бәйгесенең район этабында 7 нче сыйныф укучысы Фаекова Дилә уңышлы чыгыш ясады.
-
Д.С. Лихачев исемендәге IX филологик фәнни-гамәли конференциясе узды 14.03.2015

14 нче мартта укучыларның Д.С. Лихачев исемендәге IX филологик фәнни-гамәли конференциясе узды. “Яшь тикшеренүче” секциясендә Салбанова Айбикә , Шаталина Самира, Сабирова Камилә , Хәсәнҗанова Эльзия, “Рус теле һәм әдәбияты өлкәсендә филологик тикшеренүләр” секциясендә Волкова Анастасия уңышлы чыгыш ясадылар. Укучылар грамоталар һәм үзләренең тезислары бастырылган җыентыклар белән бүләкләнделәр.
-
“Манзара” тапшыруында кунакта 13.03.2015

«Татар егете» бәйгесенең район этабында җиңү яулаган Фасахов Булат “Татарстан –Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясенең “Манзара” тапшыруында катнашты. 1нче сыйныфтан район, шәһәр, республика, россиякүләм шигырь бәйгеләрендә зур җиңүләр яулаган Булат, соңгы елларда гармунда, курайда уйнау һәм җырлау сәләтләрен үстерде.
Булат һәр татар егете үзенең туган телен, халкының тарихын, мәдәниятен, әдәбиятын белергә тиеш дип саный. Ул интервью барышында шушы фикерләре белән уртаклашты.














