Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru; tgim1@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 638 учащихся, из них 11 иностранных граждан |
| У нас учат: | 42 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 221 222 223 224 225 226 227 ( 228 ) 229 230 >>
-
“Казан шәһәренең иң яхшы укытучысы – 2015” бәйгесенең район туры башланды
30.01.2015
“Казан шәһәренең иң яхшы укытучысы – 2015” бәйгесенең район туры башланды. Быел гимназиябез данын башлангыч сыйныф укытучысы Хәбибуллина Эльвира Наилевна яклаячак. Бүген, 23 гыйнварда, ул “Тәнкыйди фикер йөртүне үстерү технологиясен кулланып, башлангыч сыйныф укучыларының фикерләү сәләтен активлаштыру”дигән темага методик семинарда чыгыш ясады
-
Чолганышта калган Ленинград балалары 23.01.2015

Бүген, 23 нче гыйнварда, гимназиябезнең актлар залында 5-8 нче сыйныф укучылары өчен Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан “Чолганышта калган Ленинград балалары” дип исемләнгән театральләшкән күренеш куелды. 7А сыйныфы укучылары һәм аларның җитәкчесе, тарих укытучысы Алсу Тәлгатовна оештырган чара сугыш чоры кешеләре, бигрәк тә балалар кичергән авырлыклар, кайгы-хәсрәтләр, фидакярлекләр, каһарманлыкларны чагылдырды. Чарадан соң югары сыйныф укучылары тарафыннан үткәрелгән сорашу нәтиҗәләре шуны күрсәтә: балалар җир йөзендә һәрвакыт тынычлык булуын тели.
-
“Ватан варислары” проекты 22.01.2015

Гимназиябезнең 10 А сыйныфы укучылары Идел буе районының дәрестән тыш эшләр үзәге үткәргән “Ватан варислары” проекты кысаларында уздырылган “Җиңү проспекты” программасында катнаштылар һәм 1 нче урын яуладылар. Укучыларны әлеге бәйгегә әзерләгән тарих укытучысы Әхмәтшина Алсу Тәлгатевнаны һәм 10 А сыйныфы укучыларын җиңүләре белән кайнар котлыйбыз.
-
Театраль коллективлар бәйгесе
20.01.2015
19 нчы гыйнвар көнне Балалар иҗат үзәгендә Вахитов районы белем бирү оешмаларының театраль коллективлары бәйгесе узды. Бәйге Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгына багышланды.
Безнең гимназия укучылары җиңүләргә ирештеләр. “Иң яхшы театраль коллектив” номинациясендә “Фикердәш” театраль студиясе 1 нче урынга лаек булды. “Әдәби сүз остасы” номинациясендә Турлов Нияз 2 нче урын, Җамалиев Нияз 2 нче урын, Хисамиев Таһир 3 нче урынны яуладылар.
Җиңүчеләрне зур уңышлары белән чын күңелдән котлыйбыз! -
“Хәтер” редакциясенә экскурсия 16.01.2015

15 нче гыйнварда 5 “А” сыйныфы укучылары “Хәтер” редакциясенә экскурсиягә бардылар.Анда укучыларны Татарстанда соңгы елларда басылып чыккан “Хәтер” китабының томнары белән таныштырдылар.Йөздән артык томда Бөек Ватан сугышында һәлак булган һәм исән кайтучылар турында мәгълумат тупланган.Саузиханова Э., Рамазанов Д., Шәйхетдинова Л. ,Ибниева Л. үзләренең ерак бабалары турында яңалыклар белделәр.Бабайларының исемнәре теркәлгән “Хәтер” китабын редакция хезмәткәрләре тантаналы рәвештә укучыларга тапшырдылар.
-
Уроки музыки с оркестром
14.01.2015
В рамках реализации образовательного проекта «Уроки музыки с оркестром», с целью воспитания общей культуры и эстетического вкуса у школьников и формирования знаний в области музыкального искусства 13.01.15 учащиеся 5б и 5в классов посетили ГБКЗ имени Сайдашева.
-
Профсоюзный час 13.01.2015

Сегодня для учащихся 10-11 классов прошел необычный классный час, на который был приглашен заместитель председателя Федерации профсоюзов Республики Татарстан, Гафаров Марат Рустэмович.
Урок был проведен с целью повышения информированности учащихся о трудовых и социально-экономических правах работников и роли профсоюзов по защите этих прав. Ведь пройдёт совсем немного времени и учащиеся 11-х классов начнут свою самостоятельную деятельность. -
Якынлашып килүче Яңа 2015 нче ел белән котлыйбыз!!! 30.12.2014

Хөрмәтле хезмәттәшләр!
Сезне чын күңелебездән якынлашып килүче Яңа 2015 нче ел белән котлыйбыз, саулык-сәламәтлек, иминлек телибез. Гаиләгездә һәрвакыт бәхет һәм муллык булсын. Яңа елны, туган һәр яңа көнне елмаеп, зур өметләр һәм хыяллар белән каршы алыгыз!
Киләсе ел сезгә зур уңышлар, яңа җиңүләр, матур бәхетле тормыш алып килсен! -
14 ноябрьдән 24 декабрьгә кадәр Бөтенроссия һәм Республика олимпиадаларының муниципаль туры узды
29.12.2014
14 ноябрьдән 24 декабрьгә кадәр Бөтенроссия һәм Республика олимпиадаларының муниципаль туры узды. Гимназия укучылары 16 фәннән олимпиадада катнашты, 11 укучы шәһәркүләмендә призер булдылар. Зәйнуллина Гөлназ (татар һәм рус телләреннән, биологиядән), Бакирова Яна (рус теле һәм әдәбиятыннан), Афлетонова Алина (рус теле), Хәсәнова Рамилә (татар теленнән), Гафурова Аделина (татар теле), Фаекова Дилә (татар теле), Кәримулин Кәрим (математика), Ключникова Анна(математика) - гимназия данын Бөтенроссия һәм Республика олимпиадаларының муниципаль турында яклаган укучылар. Аларны зур җиңүләре белән котлыйбыз, олимпиадаларның республика этабында зур уңышларга ирешүләрен телибез.
-
Кыш бабай башлангыч сыйныфта белем алучы укучыларга Яңа ел бүләкләре тапшырды 26.12.2014

Бүген, 26 нчы декабрь көнне, гимназиянең башлангыч сыйныф укучылары В.И Качалов исемендәге Казан дәүләт академия Рус зур драма театрында спектакль карадылар. Театрдан кайткач, 8а сыйныфы укучылары - Кыш бабай һәм Кар кызы - башлангыч сыйныфта белем алучыларга Яңа ел бүләкләре тапшырдылар.














