Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru; tgim1@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 638 учащихся, из них 11 иностранных граждан |
| У нас учат: | 42 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 221 222 223 224 225 226 227 228 ( 229 ) 230 >>
-
Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрына сәяхәт 22.12.2014

20 нче декабрьдә 8б сыйныфы укучылары Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрына К.Тинчурин әсәре буеча куелган “Зәңгәр шәл” спектаклен тамаша кылырга бардылар.
Халык мәхәббәтен казанган бу үлемсез әсәр укучыларга бик ошады. Татар халкының ике зур талантлы шәхесе К.Тинчурин һәм С.Сәйдәшев иҗат иткән “Зәңгәр шәл” спектакле ничә буын тамашачыны сокландыра. Безнең гимназия укучылары да бу бөек ике талантның иҗаты алдында баш ияләр. -
Посещение кинотеатра 20.12.2014

20.12.14 учащиеся 6б класса посетили кинотеатр «Родина», где с удовольствием посмотрели анимационный фильм «Пингвины Мадагаскара».
Четвёрка пингвинов-шпионов — Шкипер, Ковальски, Рико и Прапор — объединяется с командой «Северный ветер», помогающей беззащитным животным.
Предпраздничное новогоднее настроение гарантировано! -
Яңа Татар бистәсе буенча җәяүле экскурсия үзәгенә кунаклар даими килеп тора 19.12.2014

Яңа Татар бистәсе буенча җәяүле экскурсия үзәгенә кунаклар даими килеп тора. Бүген экскурсоводлар Казан шәһәренең 144 нче мәктәбе укучыларын гимназия музее, Таш мәчет тарихы белән таныштырдылар. 5 нче сыйныф укучыларына музей экспонатлары ошады, экскурсоводларга үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр. Укучыларның җитәкчеләре Абрарова Н.Х., Төхфәтуллина Л.Р. экскурсия өчен рәхмәт сүзләрен язып калдырдылар.
-
И снова наша победа 18.12.2014

Ученицы 1 а класса, Васильева Серафима и Синичкина Яна, стали лауреатами Всероссийского творческого конкурса « Рассударики», в номинации « Декоративно- прикладное творчество».
Сердечно поздравляем! Так держать! -
Яңа ел хыяллары 15.12.2014

Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан башлангыч сыйныф укучылары кулдан уенчыклар ясыйлар. Шул әйберләрдән “Яңа ел хыяллары” дигән күргәзмә оештырылды.
-
Кояшлы күпер 15.12.2014

13 декабрь көнне шәһәрнең экологик-биологик үзәгендә “Кояшлы күпер” фестивалендә җиңүчеләрне бүләкләү буенча Гала-концерт үткәрелде. Бу фестивальдә Минневәлиева Айсылу 2 нче урын яулады, Хөснетдинова Карина дипломант булды. Музыкаль трио (Зиннәтуллина Диләрә, Минневәлиева Айсылу, Хөснетдинова Карина) 3 урын яулады. 2 нче сыйныф укучыларыннан торган хор 2 нче урынга лаек булды.
-
Җиңүче укучыларыбызны котлыйбыз
11.12.2014
25 ноябрьдә математика буенча 4 сыйныф укучылары арасында Республика олипиадасының муниципаль туры үткәрелде. Бу олимпиада катнашып, 4 сыйныф укучылары Ключникова Анна һәм Кәримуллин Кәрим шәһәр күләмендә призер булдылар. Җиңүче укучыларыбызны һәм аларның укытучылары М.А.Исмәгыйлеваны зур уңышлары белән кайнар котлыйбыз. Олимпиаданың республика этабында да уңышка ирешүләрен телибез.
-
Гомумроссия сүзлек диктанты 10.12.2014

9 нчы декабрьда М.Ю. Лермонтовның тууына 200 ел булу уңаеннан “Гомумроссия сүзлек диктанты” акциясе кысаларында 8 – 10 сыйныф укучылары арасында сүзлек диктанты үткәрелде. Әлеге чарада кырыктан артык укучы катнашты һәм алар барысы да рус телен, әдәбиятын яхшы белүләрен күрсәттеләр.
-
Яңа үрләр яулыйбыз 03.12.2014

2 нче декабрьдә Кәрим Тинчуринның тууына 127 ел булу уңаеннан уздырылган “Ул кабызган утлар сүнмәс алар” бәйгесенең йомгаклау концерты булды. Бу концерт Кәрим Тинчурин исемендәге VII халыкара милли драматургия театр фестивале кысаларында үткәрелде. Гимназиябезнең 10а сыйныфы укучысы Җамалиев Нияз, әлеге бәйгедә катнашып, “Кәрим Тинчурин спектакленнән монолог сөйләү” номинациясендә Гран-прига лаек булды. Нияз – район, шәһәр күләмендә уздырылган шигырь бәйгеләрендә күп тапкырлар җиңү яулаган егет. Бу бәйгедәге Гран-при алуы – аның Республика күләмендә ирешкән зур уңышы. Ниязны, аны бәйгегә әзерләгән укытучыларны җиңүләре белән кайнар котлыйбыз.
-
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан сугыш чоры балалары – тыл ветераннары белән очрашу булды 02.12.2014

Бүген, 2 нче декабрьдә, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан сугыш чоры балалары – тыл ветераннары белән очрашу булды. Алар туганнарын сугышка озату, фронттан хатлар көтү, сугыш чоры авырлыклары турында сөйләделәр. Беренче гимназия укучылары аларга олы рәхмәтләрен белдерделәр, сугыш чоры турында сораулар бирделәр. Очрашуга балалар зур концерт әзерләгәннәр иде. Бәйрәм чәй өстәле янында дәвам итте.














