Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru; tgim1@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 638 учащихся, из них 11 иностранных граждан |
| У нас учат: | 42 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 221 ( 222 ) 223 224 225 226 227 228 229 230 >>
-
День открытия лагеря 28.05.2015

В День открытия лагеря 28 мая ученики работали над оформлением и созданием отрядных газет вместе с воспитателями.
-
«Дуслык» лагере ишекләрен ача 28.05.2015

Сагынып көткән җәй дә килеп җитте. Укулар тәмамланды, каникул башланды. Гимназиябездә 28нче майдан 26нчы июньгә кадәр “Дуслык” лагере эшли. Укучылар анда рәхәтләнеп ял итәләр, экскурсияләргә, киноларга, музейларга, паркларга йөриләр. Ял итеп кенә калмыйлар, сәламәтлекләрен дә ныгыталар.
-
Соңгы кыңгырау яңгырый... 21.05.2015

Соңгы кыңгырау яңгырый...
Сихри аваз, ул гаҗәеп моңсу, сагышлы.
Шундый көн бу, олы бәйрәм үзе,
Үзгәртә дә куя язмышны.
Бүген гимназиябездә 11нче сыйныф укучылары өчен соңгы тапкыр кыңгырау шалтырады. Бәйрәм белән 11нче сыйныф укучыларын гимназия директоры Г.Г. Шәмсиева, педагогика фәннәре докторы, профессор Ф.Ф. Харисов, яраткан укытучылары, әти-әниләре һәм 1 нче сыйныф укучылары котлады. Бәйрәмгә килгән кунакларны да күңелләре белән ерак балачак елларына алып киткән, күзләрне дымландырган бу тантанада күңелле һәм моңсу мизгелләр күп булды.
Бу көн укучыларыбыз, укытучыларыбыз өчен генә моңсу мизгелләр түгел, әти-әниләр өчен бигрәк тә кыен. Әйе, вакыт сиздерми генә үтеп киткән, балачак инде артта калды. Алда беренче сынаулар көтә. Ни генә булмасын, имтиханнарны уңышлы тапшыруыгызны телибез! Сезгә дөньяның матурлыгын, тормышның асылын, яшәү ямен һәм мәгънәсен аңлап яшәргә язсын.
-
Гимназистларны данлау тантанасы 19.05.2015

19 нчы май көнне традиция нигезендә Гимназистларны данлау тантанасы узды. “5”ле билгеләренә генә укучыларны, район, шәһәр, республика, Россия күләмендә үткәрелгән предмет олимпиадаларында, фәнни-гамәли конференцияләрдә, спорт ярышларында, интеллектуаль һәм иҗади бәйгеләрдә җиңү яулаучыларны гимназия директоры Гөлфия Гаязовна Шәмсиева котлады. Ул укучыларның фән, иҗат, спорт өлкәсендә ирешкән уңышларына югары бәя бирде.
-
Сәламәт тәндә – сәламәт акыл.
18.05.2015
13, 14 һәм 15 нче май көннәрендә җиңел атлетика буенча район ярышлары узды. Гимназиябез укучылары, ярышларда уңышлы чыгыш ясап, җиңүләргә ирештеләр. 100 м арага йөгерү буенча 9 нчы сыйныф укучысы Нуруллина Алинә 1 нче урынга лаек булды. Озынлыкка сикерү буенча 7 сыйныф укучысы Абросимова Лидия 1 нче урын, 8 сыйныф укучысы Басыров Максим 2 нче урын, 9 нчы сыйныф укучысы Нуруллина Алинә 3 нче урын яулады. Җиңүчеләрне тәбрик итәбез, алга таба да унышлар телибез!!!
-
“Мәдәниятләр берләшүе. Музыка”дип исемләнгән IV халыкара фестивальдә ирешкән уңышлар. 12.05.2015

10 нчы майда «УНИКС» мәдәният-спорт комплексында “Мәдәниятләр берләшүе. Музыка”дип исемләнгән IV халыкара фестивальдә Миневалиева Г. Н. җитәкчелегендәге Миневалиева Айсылу, Зиннәтуллина Диләра дуэты һәм педагог Жеранина К. А. әзерләгән хореография коллективы 1 нче дәрәҗәдәге дипломга лаек булды. Җиңүчеләрне котлыйбыз!
-
Картаймагыз әле, ветераннар! 08.05.2015

Картаймагыз әле, ветераннар.
Картаймагыз,әй сез,тынмас җаннар,
Сезгә тиеш әле бик күп назлар,
Сезгә тиеш әле бик күп язлар.
Хөрмәтле сугыш һәм тыл ветераннары! Сезне Бөек Җиңүнең 70 еллыгы белән чын күңелдән тәбрик итәбез, киләчәк тормышыгызның тыныч, имин булуын телибез. -
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан “Йолдыз” сайты барлыкка килде 07.05.2015

Илебездә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган зур чаралар үткәрелә. Бөек Ватан сугышы илебездә яшәүче һәр гаилә ишегенә фаҗига һәм кайгы булып килеп керә.Утлы яу кырында калган гомерләрне,ни аяныч, кайтарып булмый. Дәһшәтле сугыш чоры, дистә еллар узса да, хәтерләрдә ераклардан килгән бер кайтаваз, киләчәккә сабак булып кабат – кабат яңара. Гимназиябездә укучылар һәм укытучыларның эзләнү эшләре нигезендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан “Йолдыз” сайты барлыкка килде.
-
Бөек сугышта Бөек җиңүләр 07.05.2015

Халкыбызның сугышта күрсәткән батырлыклары, күргән михнәтләре турында мөгаллимнәр җитәкчелегендә укучылар һәм ата-аналар ике ел дәвамында “Гаиләм тарихында Бөек Ватан сугышы”, “Бөек сугышта Бөек җиңүләр” проектын башкардылар. Ике проектның нәтиҗәсе буларак Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган китап әзерләнде.
-
06.05.2015
Күпме газап,
Күпме әрнүләр
Без кичердек
Авыр елларда.
Без җиңүгә ышандык.
Тик ул булды
Безнең уйларда.
Ватандашларыбызның Бөек Ватан сугышы елларында күрсәткән батырлыклары, тырыш хезмәтләре белән таныштыру, сугыш һәм тыл ветераннарына олы хөрмәт уяту максатыннан гимназиябездә сыйныфтан тыш чаралар, сыйныф сәгатьләре уздырылды.














