Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru; tgim1@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 638 учащихся, из них 11 иностранных граждан |
| У нас учат: | 42 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 231 232 ( 233 ) 234 235 236 237 238 239 240 >>
-
Яшь тамашачы театрына сәяхәт 25.09.2014

Бүген, 25 нче сентябрьдә, гимназиянең 1-4 сыйныф укучылары, Яшь тамашачы театрына барып, “Суыкның өч теләге” дигән спектакль карадылар. Ятим кыз Дуняша үзенең миһербанлыгы белән суыкны җиңеп, бәхетен таба. Тамашаны укучылар бик җылы кабул иттеләр.
-
Музейга сәяхәт
22.09.2014
19 нчы сентябрьдә 2б сыйныфы укучылары 1 нче татар гимназиясенең музеена сәяхәт кылдылар. Балаларга музейдагы экспонатлар бик ошады. Милли киемнәр, әби-бабаларыбыздан калган борынгы җиһазлар укучыларны серле бер дөньяга алып кереп киттеләр. Балалар татар халкы тарихында тирән эз калдырган галимнәрнең иҗаты белән дә таныштылар. Югары үрләр яулаган кешеләрдән үрнәк алу, һәрвакыт алга, яңалыкка омтылу – һәр укучының изге бурычы.
-
В гимназии прошел праздничный концерт 15.09.2014

14 сентября 2014 года в гимназии прошел праздничный концерт в день выборов депутатов Государственного Совета Республики Татарстан пятого созыва
-
05.09.2014

Бүген кешенең әйләнә-тирәсендәге куркыныч һәм тискәре факторларны тану, алардан саклану күнекмәләре формалаштыру максатыннан, өлкән лейтенант Закиров Марат Тәлгатович укучыларга ачык дәрес үткәрде.
-
Сәламәтлек сәгатьләре 04.09.2014

Бүген гимназиядә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, укучыларны физик тәрбия белән кызыксындыру максатыннан сәламәтлек сәгатьләре узды.
-
Барысы да хәтердә 03.09.2014

2004 нче елның 1нче сентябрендә бертөркем террорчылар Төньяк Осетия республикасы Беслан шәһәренең 1нче номерлы мәктәбендә 1128 кешене тоткын итеп алалар. Терракт нәтиҗәсендә 186 бала һәм 148 өлкән кеше һәлак була, шәһәрнең 728 кешесе төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре ала.
Россия Федерациясе президенты 2004 нче елның 3 нче сентябрен Хәтер көне дип игълан итте.
Бүген безнең гимназиядә дә Беслан шәһәрендә булган фаҗигале хәлләрнең 10 еллыгы уңаеннан, толерантлык, туган илгә мәхәббәт тәрбияләү максатында сыйныф сәгатьләре узды. -
Гимназиядә олимпия чемпионнары белән очрашу булды. 03.09.2014

Россия спорты уңышларын һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, гимназия укучыларын физик тәрбия белән кызыксындыру максатыннан, бүген гимназиядә олимпия чемпионнары белән очрашу булды. Озынлыкка сикерү буеча күп тапкыр дөнья чемпионы Игорь Арамович Тер-Ованесян , бозда фигуралы шуучы Алекса́ндр Генна́дьевич За́йцев, биатлончы Александр Васильевич Прива́лов, волейболчы Людмила Васи́льевна Жиги́лий, гандбол буеча атказанган спорт мастеры Лариса Михайловна Савкина спортта уңышка ирешү серләре турында сөйләделәр. Әңгәмә барышыда спортчылар укучыларда патриотик хисләр тәрбияләүгә игътибар бирделәр.
-
Беренче бөтендөнья сугышы башлануның 100 еллыгы уңаеннан бердәм дәрес үткәрелд 02.09.2014

2 нче сентябрьдә 1 нче гимназиядә Беренче бөтендөнья сугышы башлануның 100 еллыгы уңаеннан, укучыларда гражданлык үзаңын үстерү, Россия гражданнарының үз туган илләренә, аның тарихына, өлкән буыннарга хөрмәт тәрбияләү максатыннан, бердәм дәрес үткәрелде.
-
02.09.2014
02.09.2014г. в 8.40 с инспектором ОНД по Вахитовскому району г.Казани «Центральный» старшим лейтенантом внутренней службы Гатауллиной А.Ю. проведена тренировочная эвакуация в МБОУ «Татарская гимназия №1» Вахитовского района г.Казани по адресу: М.Гафури д.34а.
-
Белем бәйрәме 01.09.2014

Кояшлы 1 сентябрь таңы безне кабат бергә җыйды. Бүген мәктәпләрдә һәр бала көтеп алган кызыклы вакыйгаларга бай булган яңа уку елы башлана. Бу көнне һәрберебез дулкынланып, шатланып каршы ала: беренче тапкыр мәктәпкә баручы да, өлкән сыйныфларда укучы да, әти-әниләр дә.
Гимназия директоры Гөлфия Гаязовна Шамсиева укытучыларны, укучыларны һәм әти-әниләрне көтеп алынган ямьле бәйрәм белән тәбрик итте.
Тантанадан соң “Минем кече Ватаным” темасына сыйныф сәгатьләре узды.














