Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru; tgim1@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 638 учащихся, из них 11 иностранных граждан |
| У нас учат: | 42 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 231 232 233 234 235 236 237 ( 238 ) 239 240 >>
-
21 нче март - көн белән төн тигезләшкән көн
21.03.2014
21 нче март - көн белән төн тигезләшкән көн. Татарларның борынгы бабалары, башка төрки халыклар кебек, бу көнне бәйрәм иткәннәр. Тарихтан билгеле: Казан татарлары 18 нче гасырның азагында да Яңа елны көн белән төн тигезләшкән көнне үткәргәннәр. Бүген 1 нче гимназия укучылары татар, рус, инглиз теле дәресләрендә әлеге бәйрәмнең үзенчәлекләре турында сөйләштеләр.
-
Әниләр һәм дәү әниләр өчен зур бәйрәм 20.03.2014

Бүген, 20 нче мартта 3 нче сыйныф укучылары, укытучылары Исмәгыйлева М. А. һәм Зиһаншина Г.Х. җитәкчелегендә, әниләре һәм дәү әниләре өчен зур бәйрәм оештырдылар. Укучылар сөйләгән күңелгә үтеп керерлек мәгънәле шигырьләр, оста итеп башкарылган биюләр, матур итеп җырланган җырлар залда утыручы бер генә тамашачыны да битараф калдырмады.
-
Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы көне 20.03.2014

2014нче елның 20нче мартында гимназиядә Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы көне узды.
Мәктәбебезнең күп кенә укучылары башка районнарда яшиләр, шуңа күрә гимназиягә мәктәп автобусы белән һәм мөстәкыйль рәвештә киләләр. Укучылар юлда дөрес хәрәкәтләнергә, җир асты һәм җир өсте юлларын чыкканда, юнәлешне дөрес таба белергә дәресләрдә дә өйрәнәләр. Юлда йөргәндә, куркынычсызлыкны саклау көне кебек чаралар үткәрүгә дә гимназиядә аерым урын бирелә. Бүген ЮХИДИ хезмәткәрләре укучыларга юлда йөрү кагыйдәләре турында лекция үткәрделәр. -
Гимназиядә “Туберкулез һәм аны булдырмау өчен, профилактика чаралары” дигән темага ункөнлек бара 19.03.2014

Сәламәтлек- зур байлык. Шул байлыкны саклау өчен, һәрьяктан да хәбәрдар булырга кирәк.
Гимназиядә “Туберкулез һәм аны булдырмау өчен, профилактика чаралары” дигән темага ункөнлек бара. Чара кысаларында сыйныф сәгатьләре, әңгәмәләр үтте, шәфкать туташы чыгышы тыңланды, укучылар тарафыннан рефератлар эшләнде. Бу куркыныч авыруны йоктырмас өчен, ниләр эшләргә кирәклеген һәр укучы аңлагандыр, дип уйлыйбыз. -
Яңа автобус 19.03.2014

Гимназиядә, яхшы укыр өчен, барлык шартлар да тудырылган. Шуларның берсе – уңайлы автобус. Районда иң беренчеләрдән булып, 2006 елдан бирле укучыларыбыз гимназиягә иркен, матур автобуста киләләр, ә 2011 елдан укучылар гимназиягә 2 автобуста йөриләр. 2014нче елның март аеннан тагын да зур шатлык: укучылар һәм аларның әти-әниләре өчен - бездә яңа автобус. Әти-әниләр шушы автобуста балаларының исән-имин гимназиягә барып җитүләренә, дәресләрдән соң өйләренә рәхәтләнеп кайтуларына бик сөенәләр.
-
Милли көрәш батырлары бездә дә әзерләнә! 17.03.2014

1 нче татар гимназиясендә Зиннәтов Наил Шәйдуллович җитәкчелегендә дүртенче ел “Милли көрәш” түгәрәге эшли. Егетләребез 2 нче сыйныфтан башлап бу түгәрәккә бик теләп йөриләр, 8 нче “А” сыйныфы укучылары (алар 5 нче сыйныфтан шөгыльләнә) зур уңышларга да ирешә башлады. Бу уку елында алар Яр Чаллы, Кайбычта булган ярышлардан 3 нче, 4 нче урыннарга лаек булып кайттылар. 15 нче мартта 1998-1999 нче елгы егетләр арасында “Татарча көрәш” буенча Казан шәһәре беренчелегенә уздырылган ярышта Фәйзрахманов Рөстәм 3 нче, Кадыров Руслан 4 нче, Габидуллин Нур 5 нче урынны яулады. Егетләргә алдагы ярышларда уңышлар телибез, киләчәктә аларның милли көрәш батырлары булуына ышанабыз!
-
Укучыларны әхлаклы, зәвыклы итеп тәрбияләүдә музейларның да роле зур 13.03.2014

Кешелек нинди дәвердә яшәсә дә, җәмгыять күптөрле үсеш юлларының кайсын сайласа да, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне көйләүдә төп рольне әхлак нормалары үти. Укучыларны әхлаклы, зәвыклы итеп тәрбияләүдә музейларның да роле зур. 4В сыйныфы укучылары укытучылары Гөлнара Нурисламовна җитәкчелегендә татар халкының бөек композиторы С.Сәйдәшев музеенда булдылар. Татар сәнгате, С.Сәйдәшев иҗаты турында алган яңа мәгълүматлар укучыларның зәвыгын үстерүгә зур өлеш кертә.
-
07.03.2014

Бүген, 7 нче мартта, 1 нче татар гимназиясе укучылары, укытучыларны, әниләрне Халыкара хатын-кызлар көне белән котлап, зур бәйрәм концерты куйдылар. Җыр, бию түгәрәкләрендә, “Фикердәш” театр студиясендә шөгыльләнүче балалар иҗаты һәркемне сокландырды. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ләйсән Ибраһимовна, музыка укытучысы, җыр түгәрәге җитәкчесе Фәридә Шамилевна, өстәмә белем бирү педагогы Гөлчәчәк Нургалиевна, бию түгәрәге җитәкчесе Лилия Гаделшина тарафыннан әзерләнгән концерт күңелләрне күтәрде. Балаларга, бәйрәмне оештыручыларга зур рәхмәтебезне белдереп, барчагызны бәйрәм белән кайнар котлыйбыз.
-
Бәйрәм белән!!! 07.03.2014

Көннең яктылыгы кояшта, күкнең матурлыгы йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге хатын-кызларда.
Хөрмәтле хезмәттәшләр !
Сезне халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәбез!
Бәйрәмнең һәркайсы тәнгә җиңеллек, рәхәтлек, җанга ял алып килә.Шушы бәйрәм көне, елмаеп баткан кояш матурлыгын,табигатьнең самимилеген өстәп, күңелегезгә шатлык, тәнегезгә сихәтлек, өегезгә иминлек алып килсен. -
Һади Атласи исемендәге фәнни-тикшеренү укучылар конференциясе 06.03.2014

Казан шәһәрендә “Татарстан Республикасы халыкларының тарихи һәм мәдәни-әхлакый хәзинәләре” дигән Һади Атласи исемендәге фәнни-тикшеренү укучылар конференциясе ел саен үткәрелә. Конференциянең максаты - гуманитар һәм табигый-математик фәннәр өлкәсендәге тикшеренү эшчәнлегенә тарту юлы белән укчыларның интеллектуаль иҗатын үстерүгә стимуллаштыра торган шартлар тудыру. Бу конференциядә безнең гимназиядән 10 укучы катнашты, 4а сыйныфы укучысы Гыйзединова Аделина III дәрәҗәдәге дипломга лаек булды. Аны зур җиңүе белән котлыйбыз, киләчәктә дә зур уңышлар телибез.














