Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru; tgim1@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 638 учащихся, из них 11 иностранных граждан |
| У нас учат: | 42 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 231 232 233 234 ( 235 ) 236 237 238 239 240 >>
-
Лагерь 3нче июнь 03.06.2014

-
Гимназиябездә мәктәп яны лагерьлары өчен Яңа Татар бистәсе буенча җәяүле экскурсияләр үзәге ачылу тантанасы булып узды 02.06.2014

Бүген, 2 нче июньдә, гимназиябездә мәктәп яны лагерьлары өчен Яңа Татар бистәсе буенча җәяүле экскурсияләр үзәге ачылу тантанасы булып узды. Экскурсия үзәгенең директоры Шәмсиева Гөлфия Гаязовна үзәк оештыруның максаты, бурычлары һәм эш юнәлешләре белән таныштырды.
Ачылу тантанасына Татарстан Республикасының милли музеенда эшләүче Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Дәминова Флера Каюмовна , Казан шәһәренең почетлы граңданины Биктимерова Нурания апа кебек мөхтәрәм кунаклар да килгән иде.
Иң беренчеләрдән булып, җәяүле экскурсия 27 нче гимназия, 13 нче мәктәп һәм гимназиябезнең җәйге лагерьга йөрүче балалары өчен оештырылды.
Программада:
• XVIII-XX гасыр башы тарихи-мәдәни һәйкәлләре белән танышу (“Иске-Таш”, “Зур Таш”, “Кече Бохара” мәчетләре);
• Татарның бөек мәгрифәтчеләре яшәгән урыннарга җәяүле экскурсия;
• 1 нче татар гимназиясенең Яңа Татар бистәсе музеена экскурсия (ТР Дәүләт музее филиалы);
Экскурсия татар, рус, инглиз телләрендә үткәрелде. -
Лагерь 2нче июнь 02.06.2014

-
Соңгы кыңгырау 2014 23.05.2014

Соңгы кыңгырау яңгырый...
Сихри аваз, ул гаҗәеп моңсу, сагышлы.
Шундый көн бу, олы бәйрәм үзе,
үзгәртә дә куя язмышны.
Бүген гимназиябездә 11нче сыйныф укучылары өчен соңгы тапкыр кыңгырау шалтырады. Бәйрәм белән 11 сыйныф укучыларын гимназия директоры Г.Г. Шәмсиева, яраткан укытучылары, әти-әниләре һәм 1 нче сыйныф укучылары котлады. Бәйрәмгә килгән кунакларны да күңелләре белән ерак балачак елларына алып киткән, күзләрне дымландырган бу тантанада күңелле һәм моңсу мизгелләр күп булды.
Бу көн укучыларыбыз, укытучыларыбыз өчен генә моңсу мизгелләр түгел, әти-әниләр өчен бигрәк тә кыен. Әйе, вакыт сиздерми генә үтеп киткән, балачак инде артта калды. Алда беренче сынаулар көтә. Ни генә булмасын, имтиханнарны уңышлы тапшыруыгызны телибез! Сезгә дөньяның матурлыгын, тормышның асылын, яшәү ямен һәм мәгънәсен аңлап яшәргә язсын.
Соңгы кыңгырау яңгырый бүген
Яңа юл яра гомер агышы.
Соңгы кыңгырау - әнкәй догасы,
Изге юл тели аның тавышы.
Сезнең юллар вакыт юлында гел,
Сезнең юллар вакыт иркендә.
Хәерле юл!
Хәерле юл, сезгә, укучылар! -
“Гимназистларны данлау” тантанасы 19.05.2014

17 майда 1нче татар гимназиясендә ел саен үткәрелә торган “Гимназистларны данлау” тантанасы уздырылды. Ул “Гимназия Олимпы – 2014” дип аталды.Шушы мәһабәт тауга бары тик талантлы, өлгер, акыллы укучылар гына күтәрелә ала. Бу тантанада уку алдынгылары, фән олимпиадаларында, интеллектуаль һәм иҗади бәйгеләрдә, спорт ярышларында, фәнни-гамәли конференцияләрдә җиңүчеләр бүләкләнде. Аларны гимназия директоры Г.Г.Шәмсиева котлады. Алдынгыларны бүләкләүләр барышында матур җырлар, биюләр башкарылды, спектакльләрдән өзекләр күрсәтелде. Укучыларга гына түгел, аларны әзерләүче, җиңүләре өчен күп көч куючы укытучыларга да зур рәхмәт сүзләре әйтелде.Чөнки укучыларның уңышлары иң беренче чиратта мөгаллимнәр тырышлыгына һәм белеменә бәйле.
-
16.05.2014
Гимназиябезнең тирә-ягы ел саен аллы-гөлле чәчәкләргә күмелә. Нинди генә чәчәкләр үсми бездә: кып-кызыл розалар, алсу лалә чәчәкләре, аксыл нәркисләр, ал дәлияләр, зәңгәрсу умырзаялар һ.б. Ә менә бу матурлыкны кемнәр ясый соң? Әлбәттә, без үзебез!
Быел да кояшлы майның бер көнендә укучылар һәм укытучылар гимназиябезнең бакчасына гөл-чәчәкләр утыртты. Бергә-бергә эшләве бигрәк күңелле! Тиздән бу нәни үсентеләр матур чәчәкләр булып үсеп җитәрләр һәм безнең гимназиябез тагын да ямьләнеп, матураеп китәр. -
Бердәм экология дәресе 13.05.2014

Бүген Татарстанның барлык мәктәпләрендә “Бердәм экология дәресе “ үтте. Аны ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә уздырды.
Безнең гимназиядә дә “Бердәм экология дәресе” һәр сыйныфта узды. Аның максаты - укучыларның экологик белемнәрен арттыру, балаларда Туган як табигатенә сакчыл караш тәрбияләү. Укучылар глобаль экологик проблемалар турында видеофильм карадылар, табигатьне саклауга карата үз тәкъдимнәрен җиткерделәр. -
Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан ветеран укытучыларны котлау 06.05.2014

Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан ветеран укытучыларны котлау – гимназиябезнең матур традицияcе.
Бүген, 6 нчы майда, гимназиядә озак еллар хезмәт иткән ветеран укытучылар өчен тантаналы чара үткәрелде. Ветераннар белән очрашу гимназия директоры Шәмсиева Гөлфия Гаязовна котлавыннан башланды.Ул, өлкән укытучыларны Җиңү бәйрәме белән тәбрикләп, аларның уңышларын искә алды, мактаулы хезмәтләре өчен яшь буынның рәхмәтен җиткерде. Чараның беренче өлешендә укучылар дәһшәтле сугышта бөек халкыбыз күрсәткән батырлыклар, Җиңү шатлыгы турында шигырьләр, җырлар башкардылар, ветераннарга, өлкән буын вәкилләренә олы рәхмәтләрен белдерделәр. Өлкән һәм яшь буын укытучыларның җылы әңгәмәсе чәй табыны янында дәвам итте. -
Гимназиябездә “Без бергә” дигән Парламент дәресләре үтте 30.04.2014

Гимназиябездә Россия, Севастополь, Кырым Республикасының берләшүенә багышланган “Без бергә” дигән Парламент дәресләре үтте. Дәресләрнең максаты - укучыларда гражданлык позициясе, патриотизм тәрбияләү, илнең дүләт төзелеше турында белемнәрне тирәнәйтү. Дәресләр төрле формаларда үткәрелде: эшлекле уен, дискуссия, конференция, түгәрәк өстәл янында сөйләшү
-
Су анасында кунакта 29.04.2014

29нчы апрель көнне башлангыч сыйныф укучылары өчен бөек шагыйребез Габдулла Тукай иҗатына багышланган “Су анасында кунакта” дигән бәйрәм булды.
Су буенда балык тотып утырган малайларның кармагына Су анасы эләгә. Ул аларга: “Шигырьләр, җырлар башкарсагыз, алтын тарагымны бирәм,”-ди. Балалар, берсен-берсе уздыра-уздыра, шигырь сөйлиләр, җырлыйлар, Тукай әкиятләреннән өзекләр күрсәтәләр, бииләр. Ләкин Су анасының тарагын алмаска булалар, чөнки алтын тараксыз Су анасы булмый бит инде.
Бәйрәм “Туган тел ” җыры белән тәмамланды.














